Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Очрашулар тагын насыйп булсын

Ул көнне Югары Яхшый мәктәбе гөр килде. Бирегә 1972 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаучылар һәм аларга белем биргән укытучылар очрашуга җыелды.

            Мин аларның сыйныф җитәкчеләре идем. 30 бөртек кошчыгым иде алар. Барысы да матурлар, тырышлар, дус һәм бердәм иделәр. 
           50 ел гомер сизелми дә үтеп киткән. Әле кайчан гына япь-яшь булган егет-кызлар инде өлкәнәеп баручы, тормыш тәҗрибәсе туплаган ханымнар, ир-атларга әйләнгән. Шулай булса да, сыйныфташлар бер-берсен бик тиз танып алды. Чыннан да, сагынылган. Кочаклашулар, кызык хәлләрне искә төшереп көлешүләрдән мәктәп коридоры яңгырап торды. 
Әлеге очрашуны оештыруда башлап йөргән, аның күңелле узуында күп көч куйган Рәшит Галимуллин һәр сыйныфташын елмаеп каршы алды. Иң сөендергәне, өлкән яшьтә булуыбызга  карамастан, безне – укытучыларын да чакырулары иде. Тәндә егәр бик булмаса да, очрашуга шундый барасы, белем биргән укучыларыбызны күрәсе килде. Иң  өлкәнебезгә – 86, иң  яшебезгә – 
73 яшь булган биш укытучы килдек. 

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 17 июнь саныннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев