Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Өлкәннәребез җиңү яулады

Рәсәй пенсионерлар союзы быел беренче тапкыр “Мин яратам сине тормыш!” дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Коронавирус пандемиясе аркасында аны онлайн форматта гына уздырдылар. 

Бәйгенең шартлары буенча анда өлкәннәр тарафыннан  җыр яздырып җибәрергә кирәк булган. Рәсәй пенсионерлар союзының Актаныштагы бүлекчәсе җитәкчесе Булат Басыйров районның ветераннар оешмасы өлкәннәренә катнашырга тәкъдим иткәч, алар шатланып риза булганнар. 

–Сөйләштек тә, “Мирас” хор коллективының хатын-кызлар  вокаль ансамбле чыгышын һәм ни булса, шул булыр дип,  ирләр вокаль ансамбленең дә чыгышын җибәрдек. Әлеге бәйгедә хатын-кызларыбыз 1 урынны яулады. Ә ир-егетләр ансамбленең чыгышы махсус призга ия булды, чөнки әлеге фестивальдә башка ир-атлар чыгышы булмаган, – ди районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев. 

“Мирас” хор коллективының оешуына 12 еллап булса да, аларның башка исем астында чыгыш ясый башлауларына егерме елдан артык вакыт узган. Шушы чорда андагы кешеләр алышынса да, чыгыш ясаулары, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар алулары дәвам итә. Чын-чынлап сәнгать дөньясында кайнап яши алар. Үзләрен шулай оештырып йөргәннәре, җыр-моң дәрьясында йөздергәннәре өчен җитәкчеләре Луиза Исламова белән гармунчылары Мирзанур Фәрухшинга чын күңелдән рәхмәт укыйлар.  Моны аскы Актаныштагы бүләкләү тантанасында да ассызыкладылар. 

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, районның пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров та катнашты. 

Реклама

–Без сезгә бик тә рәхмәтле, хөрмәтле өлкәннәребез. Үзебезнең районда гына түгел, күрше-тирә районнарда, хәтта Башкортстанда да чыгышлар ясавыгыз, ике арада дуслык күпере булдыруыгыз олы хөрмәткә лаек. Без дә сезнең үрнәктә эш алып барырга тырышабыз. Әлеге бәйгедә җиңүегез белән сезне ихластан тәбрик итәм. Алга таба да иҗат уңышлары телим. Әлеге чир вакытында исә үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз, – диде Ләйсән Нурлыева.  

Булат Басыйров җиңүче коллективның һәр әгъзасына республикадан җибәрелгән бүләкләрен – җылы юрганнарны тапшырды. Аларга алга таба да уңышлар теләде. Форсаттан файдаланып, ул, җәй айларында Рәсәй пенсионерлар союзы аша компьютерда эшләргә өйрәтү курсларында  укыган пенсионерларга сертификатларын да тапшырды. 

–Әлеге курсларны тагын да дәвам итәргә иде. Укырга теләүчеләр бар. Төркем тулыланса, бәлки яңа елдан соң, аны башларбыз да. Өлкәннәргә сәламәтлек телим, тагын да активрак булырга чакырам, – диде Булат Басыйров. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев