Актаныш

Олы йөрәкле ана

Мәкмүнә апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Барысын да кичерергә туры килә аңа. Буыннары да ныгымаган килеш күмәк хуҗалык эшендә тырыш хезмәтен куя.

Ничектер шулай туры килә, Мәкмүнә апа үз вакытында кияүгә чыкмый кала. Сораучылар да күп була, югыйсә. Язмыштыр...

1967 елда Күҗәкә авылының тол калган бер ир-аты аларның капкасын ача. Һәм үзенең 6 бала белән ятим калуы, балаларга ана назы җитмәве, үзенә тормышны алып барырдай иптәш кирәк булуын ирештерә. Йомшак күңелле Мәкмүнә апа ятим балаларны кызганып Кәшби абыйга кияүгә чыга. Әни булу бәхетен татып карамаган көйгә, шундый батыр адым ясый ул.

Мәрхәмәтле, изге күңелле Мәкмүнә апаны авыл халкы да, балалар да сагаеп кына каршы ала. Чит авыл, чит балаларны бик тиз үз итә ул. Үз анасыннан туып кына калган Мирас та ятимлекне тоймый гына үсеп килә. Башка балалар да әкренләп-әкренләп Мәкмүнә апага елыша. Гаилә матур гына яшәп китә. 1971 елда Мәкмүнә апа үзенең сабыен кулына ала. Аңа Зинфир дип исем кушалар. Мәкмүнә апа балаларны һич тә аермый. Барвысына да мәхәббәте тигез була аның.

Бәхетле генә яшәп ятканда 1978 елда Кәшби абый бакыйлыкка күчә. Мәкмүнә апага 7 балага әти дә, әни дә булырга туры килә. Ул аларның берсен дә какмый-сукмый, олы тормыш юлына чыгара. Мәкмүнә апага балаларны аякка бастырырга күпме көч, сабырлык кирәк булгандыр?! Ул бит әле өйдә бала карап кынка утырмаган, хуҗалыкта үзенең лаеклы хезмәтен куйган. Аның хезмәте терлекчелек белән бәйле була: сыер да сава, бозаулар да карый. Балаларын да эш сөючән, тырыш итеп үстерә. Әниләренең бөтен матур сыйфатларын үзләренә сеңдереп, олыны-олы, кечене-кече иткән бердәм бу гаиләгә сокланмаган кеше юктыр.

Балалар, берәм-берәм, үз гаиләләрен коралар. Мәкмүнә әниләре барысына да, йоласын туры китереп, туй мәшәкатьләрен дә уздыра. Бүгенге көндә төпчеге Зинфир гаиләсе белән бәхетле картлык кичереп, тыныч кына яшәп ята ул. Килене Тамара да бик хөрмәтли аны. Башка балалары да һәрвакыт кайтып, әниләренең хәлен белеп, уңышлары белән сөендереп торалар.

Реклама

Бу күркәм гаилә - авылыбыз горурлыгы. Мәкмүнә апа авылдашларының хөрмәтенә лаеклы олы йөрәкле АНА. Аның турында шагыйрә Әлфия Ситдыйкова “Мирас” исемле поэмасын иҗат итте.

Авылыбызда шундый миһербанлы, сугыш чорының ачысын үз җилкәсендә татыган тыл ветераныбыз белән чиксез горурланабыз.

 

Ләйсән АКМАЛОВА,

Күҗәкә авылы китапханәчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: