“Омикрон”нан ничек сакланырга?
Коронавирус инфекциясе чигенергә уйламый. Аның әледән-әле яңа төрләре барлыкка килә. Хәзер “Омикрон” дигән вирус һөҗүм ясый. Аннан ничек сакланырга? Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифинг шул темага багышланды.
Луиза Хафизова, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге Федераль хезмәтнең Яр Чаллы шәһәрендәге Актаныш районы буенча җитәкче урынбасары авырулардан саклану чаралары турында сөйләде.
– Коронавирусның куркыныч авыру икәнен ике ел дәвамында һәр
район, авыл җирлеге, һәр гаилә аңлады. Киләчәктә дә шушы шартларда яшәвебезне дәвам итәчәкбез. Чөнки вирус мутацияләнә, яңа штаммалар барлыкка килә. Һәм аның таралу куркынычы да зуррак. Бу инде гаиләдә, эш урыннарында авыру таралуны булдырмау чараларын күрүне таләп итә. Узган ел коронавирус авыруы белән теркәлү статистикасына күз салсак, өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе һәм пневмония авырулары гыйнвар, ноябрь һәм декабрь айларында күп теркәлгән. Ә февраль, март айларында һәм җәйге чорда кимү күзәтелде. Быел да гыйнварда лаборатор юл белән расланган ковид авыруының теркәлүе арта. Районда да 4 очрак теркәлде. Алар барысы да пенсионерлар һәм ковид авыруына вакцина алмаганнар.
Кем вакцина алган һәм алты ай үткәч ревакцинация ясаткан, алар авырсалар да, чирне җиңел формада уздырачаклар.
– Пандемиягә бәйле рәвештә сезнең тарафтан куелган таләпләрдә үзгәрешләр юкмы?
– Үзгәрешләр юк. Алар саклана. Эш урыннарында хезмәткәр килгәч иртәнге фильтр аша узарга тиеш. Температурасы булганнар эшкә кертелергә тиеш түгел. Үзендә авыру билгеләре сизелгән кеше өендә калырга һәм кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Узар әле дип көтеп, үз белдегең белән дарулар кабул итү, төрле катлаулануларга китерергә мөмкин. Үзебез ясаган анализлардан күренгәнчә дә, авырый башлап, ике-өч көн үткәч кенә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Алар инде бу вакыт эчендә башкаларга да чир йоктырырга ихтимал.
Эш урыннарында үз вакытында җилләтүләр оештырылырга, дезинфекция үткәрелергә тиеш.
Массакүләм чараларны 70 процент сыешлыкны тәэмин итеп үткәрү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта QR-код һәм температураны карап кертү, ара калдыру да саклана. Социаль ара калдыруны кибетләрдә дә кеше сакласын иде. Бу үзләренең сәламәтлеген кайгырту булып тора.
– «Омикрон» штаммына бәйле рәвештә өстәмә чикләүләр кертү күздә тотылмыймы?
– Бу, халыктан тора. Әгәр кеше барлык саклык чараларын тиешенчә үти икән, авыру таралу очрагы аз була һәм чикләүләр кертелми. Әгәр кеше шушыларны үтәми икән, авыру күпләп таралса, әлбәттә, өстәмә чикләүләр кертеләчәк.
Бу урында минем туклану режимына да игътибар итәргә кирәк диясем килә. Чөнки чиргә каршы торучанлык кешенең тиешенчә туклануыннан тора. Витаминнарга бай ризыклар, яшелчәләр күбрәк ашарга кирәк. Вирус организмга күз аша да, борын аша да, ризык аша да керергә мөмкин. Шуның өчен кулларны һәрвакыт юу, дезинфекция средстволары белән эшкәртү зарур.
Тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 21 гыйнвар санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев