Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Өйрәнгәнне тормышта да кулланалар

Богады мәктәбендә укучылар үз куллары белән татар орнаментлары төшерелгән калфаклар тегәләр икән дигән сүзләрне ишеткәч, үзләрен күреп сөйләшәсе килү теләге белән, әлеге авылга юл тоттык.

– Әлеге мәктәпкә 1993 елда эшкә кайткан идем. 2001 елдан технология дәресләре дә укыта башладым. Тормышта иң кирәкле дәресләрнең берсе дип исәплим аны. Чөнки ул балаларны тормышка яраклашырга өйрәтә, – ди укытучы Лениза Фәттахова. 

Мәктәпнең тегү машинасы шактый иске булса да, кызларга ул өйрәнү өчен бик уңайлы, ди укытучы. Балаларының шундый кул эшләре белән мавыгуын күргән әти-әниләре өйдә дә тегү машинасын булдыра. Шулай итеп, мәктәптә өйрәнгәнне өйдә дә дәвам итә алар. Атнага бер тапкыр гына кергән дәрестә  барысына да җитешү мөмкин түгел. Шуның өчен дәрестән соң калып, түгәрәктә дә шөгыльләнәләр. 

Кызлар төрле фасондагы сумкалар, мендәр тышлары да теккән. Башмаклар бәйләгәннәр. Узган уку елында, пандемия башлангач, битлекләргә сорау зур булуын күреп, шуны тегә башлаганнар. Үзләренә генә түгел, якыннарына, дусларына да теккәннәр. Сораган кешеләргә сатканнар. Быел исә, олимпиадада катнашу өчен, аңа чигүле бизәкләр дә төшерә башлаганнар. 

Укучылар дәресләр белән генә чикләнми, технология фәненнән район, республика олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә дә катнаша. Призлы урыннар яулыйлар. Быел да район олимпиадасында  IX сыйныф укучысы Айзилә Арсланова җиңүче булган. Әминә Гаянова, Энҗе Арсланова, Эльвина Сабироваларның да күрсәткечләре яхшы.  

2019 елда Энҗе һәм Айзилә Арслановалар “Мин – мастер”  республика бәйгесендә II-III урыннарга лаек булган. Болар барысы да укытучы һәм укучыларның, әти-әниләрнең бердәм тырышлыгын дәлилли. 

– Кечкенәдән кул эшләре белән шөгыльләнәм. Тегәргә, чигәргә яратам. Күлмәк тә тектем. Өйрәнгәнне тормышта да кулланабыз. Күп кенә битлекләр тегеп саттым. Өйдә иске әйберләрнең берсен дә ташламыйбыз. Алардан ни дә булса тегеп куям, – ди Айзилә. 

– Күп кеше күлмәк итәген, чалбар балагын кыскартырга кирәк булса, тегүчегә йөгерә. Мин аларны үзем башкарам. Сораган кешеләргә  дә кыскартып бирәм.

Аның өчен акча алмыйм. Бу – минем яраткан эшем. Тегү машинасын әти-әнием алып бирде. Уңышларымда Лениза апаның, әти-әниемнең өлеше зур. Мин аларга бик рәхмәтле, – ди VIII сыйныф укучысы Энҗе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев