Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Пенсия фонды белгече – түзем, ихтирамлы, җаваплы

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан пенсия фондының райондагы җитәкчесе Булат Басыйров белән әңгәмә корып, коллективның эшчәнлеге белән кызыксындык. Филиза ГОМӘРОВА.

– Районда пенсия фондының Актаныштагы бүлекчәсе нинди эшләр башкара?
– Пенсия билгеләү, түләү вазифасы Чаллы шәһәрендәге бүлекчәгә йөкләнгән. Ә без яше җиткән яисә инвалидлык алган, шулай ук туендыручысын югалткан кешеләрне пенсиягә чыгарга әзерлибез. 
Хезмәткәрләребез көн саен уртача 50-60 тирәсе кешене кабул итә. Төрле сорау белән киләләр. Белгечләребез  аларга хезмәт күрсәтә. 2се булачак пенсионерларның документлары белән эшли. Ташламалы шартларда пенсиягә чыгучылар белән эшләүгә исә аерым хезмәткәребез беркетелгән. Калганнары оешма-предприятиеләр белән эшчәнлек алып бара. Документлар барлана, тикшерелә. Ябылган оешмаларның мәгълүматын сорап, архивка мөрәҗәгать итәләр. Җитмәгән документларны соратып алалар. Кыскасы, кануннар нигезендә ачыклык кертелә.
– 80 яшенә җиткән кешеләргә 1200 сум социаль түләү каралган. Аны бүген яше җиткән бөтен кеше дә аламы?
– Соңгы исәпләү буенча районда 80 яше тулган 1708 кеше гомер итә. Шуның 1321е 1200 сум өстәмә түләүне ала. 400гә якыны әлегә кадәр рәсмиләштермәгән. Без 80 яше тулган кешеләргә әлеге мәгълүматны авыл җирлекләре аша җиткереп торабыз, үзебез хәбәргә чыгабыз. Барысының да әлеге түләүне алуын тәэмин итү өстендә эшлибез. Үзләре, яки балалары, якыннары 074 телефоны аша безнең пенсия фонды белән элемтәгә керә алалар. Кесә телефоныннан чыкканда, 8-85552-074-11 санын җыярга кирәк.
Электрон рәвештә дә рәсмиләштереп була. Әгәр пенсия фондына килергә теләсәләр, паспорт, СНИЛС җитә, күчермәләрен сорамыйбыз. Иң кирәклесе – 
80 яшьлек кешенең һәм аны караучы итеп теркәлүченең ЕСИА логины һәм пароле кирәк. Чөнки икесе исеменнән дә гариза языла.
– Балалар пособиесе ничек түләнә?
– Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү” турында 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 санлы Указы нигезендә 1 майдан Россия пенсия фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.
Ул җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә билгеләнә.
8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 81 санлы федераль закон нигезендә ай саен бирелә торган пособие яки яңа төр түләү билгеләнә. Пособие билгеләгәндә, күләме буенча артыграк, ягъни алучыга отышлырак вариант сайлана.
Барлык сораулар бердәм һәм төгәл ведомствоара хезмәттәшлек барышында эшкәртелә.
– Яңа төр түләүне кемнәр ала?
– Россия Федерациясе гражданы булып торган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәгән балага айлык түләү алу хокукы, шулай ук Россия Федерациясе гражданы булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ата-аналарының берсенә яисә баланың законлы вәкиленә бирелә.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге берничә баласы булган мохтаҗ гаиләләргә түләү һәр бала өчен аерым бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.     
– Актаныш районында бүген уртача пенсия күләме күпме?
– Районда бөтен төр пенсияләрнең уртача күләме 15627 сум тәшкил итә.  
Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, аларга федераль социаль өстәмә түлибез. Безнең районда 612 кеше федераль социаль өстәмә ала. Хәзерге вакытта республикада пенсионерларның яшәү минимумы 10175 сум тәшкил итә. 

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 10 июнь саныннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев