Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Пешерүдән яшәвемә көч алам”

Ул пешергән, телеңне йотарлык ризыклардан авыз иткәч, һич кенә дә сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кеше әзерләгән дип уйламыйсың. Чөнки кондитер әйберләре пешерү күпме көч, сабырлык һәм ихтыяр көче сорый. Айзилә исә аларны яратып башкара. Шулардан үзенә ләззәт ала.

 

Ә бит аның да иптәшләре белән бергәләп яшел чирәмнәрдә йөгергән, ата казлардан качкан бәхетле балачагы булган. Әти-әнисен җитәкләп беренче сыйныфка барулары, беренче бишлесен алгач, очып өенә кайткан вакытлары бүгенгедәй күз алдында.

Әйе, 1987 елны, сау-сәламәт булып туган, Апач авылында яшәүче Асия апа белән Рамазан абыйның иң тәүге, көтеп алган мәхәббәт җимешләре ул. Үзеннән соң туган сеңлесе Алия белән энесе Илгизнең яраткан апалары.

Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый Айзилә. Әмма өченче сыйныфта укыганда килеп чыккан бәхетсезлек очрагы аның тормышын тамырдан үзгәртә. Физкультура дәресендә мостик төшкән вакытта егыла ул. Авыртудан аңын югалта.

–Бик хәтерләмим дә инде. Әтинең Әтәс авылында яшәүче апаларыннан чыгып алганы гына истә калган, – ди Айзилә. Ул вакыйга бәлки шулай онытылыр да иде, әмма табиблар медицина күзәтүе үткәрергә килгәч, умыртка баганасында тайпылышлар булын әйтәләр. Тора-бара аркасы, башы бик нык авырта башлый. Хастаханәдә табиблар умыртка баганасы күчеп, йөрәк белән үпкәне кыса башлаган диләр. Нишләргә белмәгән әти-әнисе балаларын җитәкләп хастаханә юлларын аз таптамый.

–Яшел Үзәндәге тернәкләндерү үзәгендә беренче елны биш айлап, икенче елны өч айлап дәвалану алдым. Шунда ук укыдым да, –ди Айзилә.

Тик алга китеш сизелми. 2004 елны аңа Казанда операция ясап, умыртка баганасын тарттырып, турайтып, пружина куеп җибәрәләр. Әмма ул кызның хәлен тагын да авырайта. Айзилә йөри алмас була.

 –Нишләргә дә белмәдек. Тумыштан ук шулай булмаганлыктан, кире тәэсир биргән дип аңлаттылар. Тимерен алдыргач, аяклары әкренләп үз хәленә кайтты. Ул ел ярым вакыт бик авыр булды. Айзиләгә төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәргә тырыштык,–ди әтисе.

Рамазан абый үзе дә 3 төркем инвалид. 1996 елда туганнары ярдәме белән йөрәгенә операция ясаткан. Соңгы 11 елда Әтәс җирлегенең башлангыч инвалидлар оешмасын җитәкли.

Авырлыклардан курыкмаган Айзилә исә мәктәпне тәмамлый, аннан Чаллыдагы хисапчылар курсында белем ала. Бераз вакыт сатучы да булып эшли. Соңыннан тортлар, кондитер әйберләре ясау белән кызыксына башлый. Үзлегеннән аларны пешерергә өйрәнә. Мастер-класслар уза. Кулы да шомара. Әти-әнисе дә аны канатландырып, булдырасың, дип мактап торалар.

–Нишлисең, безгә бирелгән сынау икән, түзәргә, алга таба яшәргә кирәк. Мин булдырам дисәң, барысы да була дибез. Сау-сәламәт баланың шушы хәлгә калуы үзәкне өзә инде, – ди күңеле тулган Рамазан абый.

Әти-әнисенең, туганнарының ышанычы, киләчәккә өметләр уятып торуы Айзиләгә гүя канатлар куя. Аның пешергән тортларына заказлар көннән-көн күбәя. Пироглары, пәхлевәләре дә авызда эри аның. Өендә генә бикләнеп тә ятмый. Яңадан-яңа реөептлар буенча пешерергә өйрәнә. Төрле бәйгеләрдә катнаша.

–Узган ел “Тәмле марафонда” катнаштым. Аның шартлары буенча 21 көн дәвамында татарның милли ризыкларын пешереп, инстаграмга яисә контакт челтәренә рецептларын язып, фотоларын куеп барырга кирәк иде. Анда 1 урынга чыктым. Ә Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән “Татар табыны” бәйгесендә 3 урын алдым. Мин бәйләм дә бәйләп карадым. Тик ашарга пешерү күңелгә рәхәтлек бирә, –ди Айзилә.

undefined

Сеңлесе белән энесенең балаларын тәрбияләшүдә дә үзеннән өлеш кертә ул. Дүрт тиктормас кечкенәләр авылга апаларын сагынып кайта һәм җәй буе төп йортта - әби-бабай янында ял итә. Айзилә аларны тәмлүшкәләр белән сыйлап кына тора. Алай гына түгел, Чаллыга барып та, нәниләрне карарга булыша.

Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бәхетенә урау юллар аша булса да килгән ул.

–Киләчәктә дә пешеренүемне туктатмыйча, заказга тортлар, пироглар, пәхләвәләр пешерүемне дәвам итәргә иде, –дип озатып калды безне Айзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев