Почта бүлеге хезмәткәрләренә мәдхия: Араларны якынайтучылар
Бүген почта килә торган көн. Авылыбыз зур булса да, соңгы араларда почта машинасы атнага ике генә килә. Заманасы шулай булгач, нишлисең инде…
Килгән хат-хәбәрләрне һәм почта хезмәте аша алдан заказ биреп куйган бандеролемне алдым да, почта бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтемне әйтеп, урамга чыктым. Менә, почта машинасы кузгалып та китте – әле бит аның башка авылларга да кереп чыгасы, алып килгән газета-журналларны, хат-документларны тапшырасы бардыр. Авылларны, кешеләрне тоташтыручы, ерак араларны якынайтучы да булып чыга бит инде бу почта хезмәткәрләре. Нәкъ теге җырдагыча инде:
Араларның ераклыгын кем якынайта?
Сагынганда сәлам хатын кем алып кайта? –
Почтальон, почтальон, почтальон якынайта да,
Почтальон алып кайта.
Күзләрем белән ул машинаны озатып калдым да, уйга чумдым – ә үземнең күңелем, әллә ничек, үткәннәргә бала
чакларыма, яшьлегемә алып кереп китте…
Ә бит, ул заманнарда һәр көнне килә иде почта машинасы. Кем ничек булгандыр инде, мин үзем ул почта килгәнен дүрт күз белән, түземсезләнеп көтеп ала торган идем. Әниләр кушкан эшләрне тиз генә төгәллим дә, әбәт вакытларына килеп җитә торган почта машинасын, почта бүлегенең ишек төбенә үк барып басып, көтә башлый идем. Ул вакытта авылыбызда почтальон булып Мәгъфүрә апа эшли иде. Менә почта машинасы килеп туктый да, тиз-тиз генә безнең почта бүлегенә тиешле хатларны, гәҗит-журналларны бушатып калдыра да, китеп тә бара. Мәгъфүрә апа белән почта бүлеге җитәкчесе аларны аралый башлыйлар, кайсын – кая, кемнекен – кемгә. Мин дә аларга булышам. Бер сәгать тә үтми, без инде почтальон апа белән өйдән-өйгә, капкадан-капкага йөреп, шул килгән гәҗит-журналларны тарата башлыйбыз. Әле безгә минем күрше кызым да килеп кушыла – бергә-бергә тагын да күңеллерәк булып китә. Мәгъфүрә апа тоттырган хат-конвертларны, гәҗит-журналларны алабыз да, йөгерә-йөгерә почта тартмасына илтеп салабыз. Әле анда сыймаса, кешеләрнең өйләренә үк кертеп бирә идек. Безгә, бала-чагага бу шөгыль кызык та булгандыр инде. Әмма шул ук вакытта Мәгъфүрә апага бераз ярдәм дә булсын дип эшли идек. Бүгенгедәй күз алдымда – ябык кына, чандыр гына гәүдәле Мәгъфүрә апа ничек күтәргәндер ул гәҗит-журналлар белән шыплап тулган почта сумкасын?! Безгә ул вакытта Мәгъфүрә апа бераз бер якка кыйгаебрак, алга таба иелеп тора сыман күренә иде. Әллә шундый чире булгандырмы, әллә инде авыр тормыш йөген берүзе тартып шундый хәлгә калгандырмы, белмим. Ә безгә ул сумкасы авыр булган өчен шулай иеләдер кебек тоела иде, шуңа күрә дә, без күрше кызы белән ул почтальон апага булыша идек, урамның ахырына кадәр озатып бара идек. Бер дә җиңел булмагандыр ул елларда почтальон булып эшләү. Хәзерге кебек аның асфальт урамнары, такыр тыкрыклары юк иде бит. Аякта резин итек, иңдә авыр сумка. Менә шул йөк белән бөтен авылны әйләнергә кирәк. Әле язын-көзен ул урамнар ерып чыкмаслык сазлыкка әйләнә иде бит… Әлеге язганнарым инде күптән мәрхүм булган Мәгъфүрә апаның рухына дога булып ирешсен иде…
Ә мин, күңелемнән теге җырны көйли-көйли кайтыр якка атладым:
…Туган авылымнан хәбәр һәр көн алып килә?
Кемгә кемнең хат язуын кем генә белә? –
Почтальон, почтальон, почтальон алып килә дә,
Почтальон гына белә.
Тик уйларым әле һаман, балачак
сукмаклары буйлап атлый… Әйе, ул вакытта почтальон сумкасы ничек авыр булмасын ди инде?! Ул елларда һәрбер кеше 3-4әр журналга, тагын шуңа өстәп, берничә газетага да языла иде. Шуның өстенә, әле ул сумкада хатлар, котлау открыткалары, телеграмма бланкалары да була торган иде. Әй, көтә идек без ул гәҗит-журналларны түземсезләнеп! «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Веселые картинки», «Азат хатын», «Чаян» һәм башка тагын әллә нинди журналлар, гәҗитләр. Кичә генә басмадан чыккан журналлардан әле типография буявы исе килеп тора! Алу белән: «Минем шигырь, рәсем яки хәбәр басылмадымы икән?» – дип, эчен актарасың. Бу юлы басылмаса, киләсе санны көтә башлыйсың. Һичшиксез басылачак алар! Әлегә, комсызланып, йотлыга-йотлыга журналның һәрбер битен укырга тотынасың. Кайсыбер битләрен әле кабат-кабат әйләнеп кайтып та укыйсың. Ул гына да түгел, кирәкле җирләрен, файдалы киңәшләрен кисеп алып, кадерләп аерым бер папкага туплап та барасың. Ә инде озын хикәя-повестьләр бер санга гына сыймаган очракта, дәвамын киләсе санда килгәнен түземсезләнеп көтә башлыйсың. Тәрбияви яктан да, белем ягыннан да бик файдалы иде ул гәҗит-журналлар. Күпме кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар, аш-су рецептлары, матур-матур рәсемнәр, мавыктыргыч хикәяләр, шигырьләр, җырлар… Типография буявы исе дигәннән – почта бүлекчәсенең үзендә дә кабатланмаслык үзенчәлекле исе була торган иде. Посылкаларга, бандерольләргә сугыла торган мөһер-печәтне махсус эретелгән сургучтан сугалар иде бит. Ул сургучның исе почта бүлегенең диварларына үк сеңгән булгандыр. Без – балалар почта бүлегенә еш керә торган идек. Гәҗит-журнал сорап кына түгел, ә открыткалар сатып алыр өчен дә. Ии, ниндие генә юк иде икән ул открыткаларның! Күз явын ала торган ялтыр-йолтыр бизәкләр төшерелгәне дисеңме, мультфильмдагыча матур итеп ясалган төрле җәнлекләр, аллы-гөлле чәчәкләр беләнме. Без ул открыткаларны шул рәсемнәренә кызыгып та ала торган идек инде. Кемнәрдер хәтта махсус коллекция итеп җыя иде. Һәр бәйрәмнең үз открыткасы була торган иде – Октябрь бәйрәменә, Яңа ел, 8нче Март, 1нче Май бәйрәмнәренә. Ул вакытта һәр бәйрәм уңаеннан туган-тумачаларны, дусларны, сыйныфташларны открытка язып котлау гадәте бар иде. Әле дә хәтеремдә – кич эшләр беткәч, бөтен гаилә белән җыелышып открытка яза идек, барысын да котларга кирәк. Әле әти: «Кызым шулар калмадымы, боларга язарга онытмадыгызмы», – дип исемлекне барлап чыга иде. Ә без инде, төрле төстәге авторучкалар белән матурлап-сырлап яза идек тә, почта бүлеге янында эленеп торган махсус почта тартмасына илтеп сала идек. Әле бераз үсә төшкәч хатлар языша башлыйсың. Әй, ул хат алышуларның онытылмас мизгелләре… «Хат башы – яз каршы», «Хатлар яздым утырып, ак кәгазьне тутырып», «күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр» һәм башка шундый җөмләләр белән хатның яртысына чаклы язып тутырыла торган иде. Аннан инде сәлам әйтүләргә, хәл белешүләргә күчә торган идек. Якын-тирәдәге, күрше-күләндәге кешеләрнең берсе дә калмый – барысын да барлап «чутлап» чыга торган идек. Югары оч Гариф абыйлар да, түбән оч Сәкинә апалар да… Кем кая барган, нәрсә эшләгән, нинди маҗараларга тарыган, нишләп яталар, исән-саулармы һәм башкалар… Авыл яңалыклары, кызык хәлләр һәм гайбәтләрсез нинди хат булсын ди инде ул?! Әле моның белән генә дә хат төгәлләнми, киресенчә, башлана гына әле. Шулай итеп, берничә дәфтәр битенә язылган хат, ниһаять, инде тәмам була. Аның ахырына «шуның белән хатымны тәмам итәм, сәлам белән – мин» дип өстисең дә, ипләп кенә бөкләп, алдан алып куелган почта конвертына саласың да, телең белән чылатып, келәйләп ябыштырып та куясың. Инде конверт тышына адресын һәм почта индексын гына язасы кала. Хат китеп тә өлгерми, җавап хатын көтә дә башлыйсың… Әй ул малай-шалайлар белән хат язышу дисеңме, армиягә киткән авылдаш егетләргә хат язу дисеңме – барысы да булды инде. Эх, яшьлек, яшьлек…
Ә теге җыр һаман да күңелдән китми генә бит:
Сөйгәнеңнең мәхәббәтен кем хәбәр итә?
Дусларыңа ут эченнән кем сәлам илтә? –
Почтальон, почтальон, почтальон хәбәр итә дә,
Почтальон сәлам илтә.
Әйе, чынлап та, араларны якынайтучы, туганнарны-дусларны тоташтыручы да иде ул вакытта почта хезмәткәрләре. Бик авыр да, әмма шул ук вакытта бик дәрәҗәле дә һөнәр иде ул, почтальон эше. Чыннан да, телефон элемтәсеннән кала, кешеләрне тоташтыручы бердән-бер ысул иде бит ул почта хезмәте. Бүгенге көннәрдә дә актуаль булып кала ул. Күпме генә замана технологияләрендә алга китеш булса да, инде интернет аша гына аралашып, хәбәрләшергә өйрәнсәк тә, почта хезмәте барыбер иң ышанычлы хезмәтләрдән булып кала бирә.
Тик, менә, хәзерге көндә бу өлкә, ягъни ул почта хезмәткәрләренең хезмәте тиешле дәрәжәдә бәяләнеп, хөкүмәт тарафыннан игътибар һәм ярдәмен тоеп яшиме икән соң?! Әлбәттә инде, монда яңалыкларның гәҗит-журнал аша түгел, ә электрон формат белән интернет аша гына таралуы да бераз сәбәпчедер. Шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авылларда да, күп кеше гәҗит-журналларга язылмый бит хәзер. Шулай ук, ул басмаларның саны да шактый кимегәндер. Бу инде, үз чиратында почта хезмәткәрләренең дә эшенә йогынты ясамый калмагандыр. Алар почта хезмәте белән бергә башка көнкүреш хезмәтләрен дә күрсәтәләр, төрле товарлар да сатып, сәүдә эшен дә алып барырга мәҗбүрләр. Саный китсәң, нәрсә генә сатмыйлар да, нинди генә хезмәт күрсәтмиләр алар авыл халкына. Әлбәттә инде, бу эшне авырайта да, катлауландыра да торгандыр. Кызганыч, бүгенге көннәрдә аларның хәле әлләни мактанырлык түгел бугай. Киләчәктә почта бүлеге хезмәткәрләренең эше тиешенчә бәяләнеп, хезмәтләренә тиешенчә түләнсен дә иде дигән теләктә каласы килә… Шәхсән, минем үземнең почта хезмәтенең якты киләчәгенә өметем бар. Чөнки, әле бу өлкәдә үз эшен яратып, ничек кенә авыр булса да, ул авырлыкларга түзеп, үз эшләренә тугры калып хезмәт куйган авылдашларыбыз Ләйсән Ибраһимова белән Рузилә Ибраһимовалар бар бит! Ягымлы йөзләре, фидакарь хезмәтләре белән инде алар байтак еллар шушы почта хезмәтенә тугры калып, үз эшләрен яратып башкаралар. Уңышлар гына телисем килә аларга, берүк сау-сәламәт була күрсеннәр. Безне, авыл халкын шулай гел яхшы һәм күңелле хәбәрләр белән, төрле бәйрәмнәр уңаеннан килгән котлаулар белән дә, көтеп алынган кирәкле бандерольләр белән дә сөендереп торсыннар. Чынлап та, ерак араларны якынайтучы, сагынышкан дус-туганнарны тоташтыручы фәрештәгә тиң, чын һәм мактауга лаек хезмәт ияләре бит алар!
…Менә шулай, төрле уйларга бирелеп, почта бүлегеннән өйгә кайтып җиткәнемне сизми дә калганмын. Ә күңелдә теге җыр һаман да яңгырый иде әле:
Араларның ераклыгын кем якынайта?
Сагынганда сәлам хатын кем алып кайта? –
Почтальон, почтальон, почтальон якынайта да,
Почтальон алып кайта.
Мәрьям РӘШИТОВА,
Киров авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев