Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Һәр янгын төтеннән башлана

Районда күпме янгын теркәлде, нинди профилактик чаралар үткәрелде? Бу хакта Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегеннән белештек.

– Соңгы вакытта күпме янгын чыгу очрагы теркәлде? 
Әлеге сорауга Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов җавап бирде: 
– Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр районыбыз территориясендә 3 янгын чыгу очрагы теркәлде. Ут дөрләү нәтиҗәсендә 2 мунча һәм 1 хуҗалык корылмасы зыян күрде. Янгыннарда тән җәрәхәте алучылар һәм һәлак булучылар юк. 
– Янгыннарның төп сәбәбе нәрсә?
– Электр җылыткычын кушып калдыру һәм мунча мичен артык кыздырып җибәрү әлеге янгыннарның төп сәбәбе булып тора. Килеп чыккан һәрбер хәвеф-хәтәрнең ахыры аяныч. 10 гыйнварда теркәлгән янгын нәтиҗәсендә дә шәхси торакта урнашкан мунча кызыл ут нәтиҗәсендә яраксыз хәлгә килде.
– Профилактик чаралар ел фасылына бәйлеме? Кышын нинди кисәтүләр ясала?  
– Кышкы чорда янгыннарның күпчелеге электр җиһазларын монтажлау 
кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. 
Күпләр кышкы чорда торак йортны өстәмә җылыту өчен электр җылыткычыннан файдалана. Мондый очракта әлеге приборлар электр үткәргечләренә өстәмә көчәнеш бирә. Кагыйдә буларак, электр линияләрен артык көчәндергән вакытта электр линиясе һәм контактлар кызып, янгын чыгарга сәбәпче булырга мөмкин. Завод җитештергән электр җылыткычын куллану рөхсәт ителә, әмма аларны да караучысыз калдыру кагтый тыела. 
Шулай ук янгыннарның икенче бер сәбәбен дә онытмау зарур. Мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтисезме? Саклык чаралары күреләме? Әлеге сорауны һәркем үз-үзенә бирергә тиеш. Чөнки мич һәм төтен чыгу юллары артык кызып китеп, янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Мичләрнең һәм төтен чыгу юлларының төзеклеген һәрдаим тикшереп торырга кирәк. Төтен чыгу юлларында һәм мичтә төзексезлек 
ачыкланган очракта әлеге мичне төзек хәлгә китергәнчегә кадәр кулланмаска киңәш итәбез. 
– Тәмәке төпчеге елның нинди вакытына карамастан, куркыныч тудыра.
– Тәмәке тартканда саксызлык, шулай ук, янгыннарның төп сәбәбе булып тора. Аяныч хәлләр районыбызда да кабатланып тора. Сүндерми ташланган тәмәке төпчеге  янучан материалга төшеп, ут кабынып китү мисаллары шактый. 
– 2022 елда профилактиканы көчәйтү көтеләме?
– ”Торак-2022” операциясе кысаларында Актаныш районы территориясендә профилактик чаралар дәвам итәчәк. Профилактик төркемнәр составына 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге, аерым янгын сүндерү бүлеге, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге, эчке эшләр идарәсе, социаль яклау хезмәткәрләре, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре кергән. Профилактик рейдлар барышында гражданнарга, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр бирелә. Торакта күрелергә тиешле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре җиткерелә. 
– Районыбыз халкыннан, беренче нәүбәттә, нинди чара күрү сорала?
– Шәхси секторда янгыннарны үз вакытында ачыклау, гражданнарның фаҗигале вафат булуын һәм имгәнүләр алуын кисәтү йөзеннән, йортларга автоном янгын хәбәриткечләре куярга тәкъдим итәбез. Әлеге җайланма аз гына төтен чыгуны да сизә һәм тавыш бирә башлый. Һәр янгын төтеннән башлана. Янып китү, ут кабуның башлангыч чорында төтен өскә күтәрелә һәм түшәм янында жыела, ә аннан соң аска төшә. Шуңа күрә янгын чыгу турында кисәтүче әлеге җайланманы урнаштыру нәтиҗәле. 
Автоном янгын хәбәриткечен һәр йорт хуҗасы үзе урнаштырып куя ала, махсус линияләр, өстәмә хезмәтләр таләп ителми. Әлеге җайланма “Крона” батареясе ярдәмендә эшли. Статистикага күз салсак, мондый җайланмаларның янгыннарны булдырмай калуда файдасы шактый зур.
– Бурдан кала, уттан берни калмый, диләр.
– Менә шуңа күрә, безнең бүлек 
халыкка кат-кат мөрәҗәгать итүне, кисәтүне кирәк дип саный. Хөрмәтле гражданнар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез иде, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен куркыныч астына салмасагыз иде. Хәвефсез тормыш өчен уяулык күрү бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев