Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Районыбызның актив өлкәннәре хөрмәтләнде

Җирлектә район ветераннары арасында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм район ветераннар оешмасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан Яңа Әлем җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Тәхия Әхтәм кызы Усманова, “Мирас” халык хорының сәнгать җитәкчесе Мирзанур Мулланур улы Фәрукшин, район ветераннар оешмасы президиумы әгъзасы Зәмфирә Зиннур кызы Хафизова, район ветераннар советы ревизия комиссиясе әгъзасы Юлия Фәсхи кызы Әхмәтова Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ оешмасы республика советының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

Җирлектә район ветераннары арасында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм район ветераннар оешмасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан Иске Богады авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Рафаэль Нәҗип улы Зәйнуллин, Мәсәде авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Бибизәйнәп Сәетгали кызы Шәяхмәтова, МТС бистәсе ветераннар оешмасы җитәкчесе Равил Фәрди улы Солтановка Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ оешмасы республика советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Намуслы хезмәтләре белән халык арасында абруй казанган, район, җирлек һәм хөкүмәтебез тарафыннан үткәрелгән чараларда катнашып, актив яшәү рәвеше алып барганнары һәм район ветераннар оешмасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан район ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Зөфәр Әхсән улы Шакиров, Иске Байсар җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Марат Фәрвәзетдин улы Могълиев, “Мирас” халык хорының актив әгъзасы Рәмзинә Флүн кызы Габитова Актаныш муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе белән хөрмәтләнделәр.

 Иске Кормаш җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Мирзасалих кызы Латыйпова, Актаныш коммуналь хуҗалыгы ветераннар оешмасы җитәкчесе, “Мирас” хорының актив әгъзасы Әлфия Заһит кызы Нурлыева, “Мирас” халык хорының солисты, шахмат клубының актив әгъзасы Назиф Әслах улы Әгъләмов муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

 Иске Айман җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Инсаф Әмирулла улы Әмируллин, Кәзкәй җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Илгизә Газизҗан кызы Муллаянова, аскы Актаныш ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хөсәен кызы Арсланова, Әтәс җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Изхәния Шәйхелгали кызы Бәдертдиновага район ветераннар советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 Өлкәннәр көне уңаеннан республика ветераннар советы рәисе һәм Сарман, Мөслим, Минзәлә, Азнакай, Илеш, Дүртөйле, Туймазы районнары ветераннар советы рәисләреннән котлау телеграммалары килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев