Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ришвәт аяныч хәлләргә китерә

Җәмгыятьнең иң беренче бурычы коррупциягә каршы көрәш булырга тиеш. Нәрсә соң ул коррупция?


Коррупция төрле юллар белән казна мөлкәтен урлау, сатып алуны аңлата. Төп мәгънәсе –җимерү, зарар китерү, юкка чыгару. Хәзерге вакытта ришвәтчелек шәхси файда алу буларак тасвирлана.
Ришвәтчелек барлык төр эшчәнлектә чагыла. Ул сәламәтлек саклау, хокук яклау, мәгариф системасына һәм башка өлкәләргә үтеп кергән. Аңа каршы тору һәм профилактика дәүләтнең иң беренче эше булырга тиеш.
Төрле спорт ярышларында, конкурс-бәйгеләрдә жюрине сатып алу төшенчәсе дә бар. Бу да коррупциягә кагылышлы. Чөнки аларның нәтиҗәсендә кемдер тиешсезгә бүләкләнә, кемнеңдер яклавы нәтиҗәсендә призлы урынга эләгә. Мондый төр гаделсезлек башка 
тармакларда да киң кулланыла.
Гадәттә, ришвәтне акчалата бирү очраклары күзәтелә. Әмма фатир, машина, дача яки алардан азрак суммадагы башка әйберләр белән эш йөртүчеләр барлыгы мәгълүм.
Әйе, коррупция акчалата гына түгел, башка рәвешчә дә булырга мөмкин. 
Көнкүрештә вак-төяк ришвәт бирү кайбер кешеләр өчен гадәти хәлгә әверелгән. Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше бернинди закон да бозмый, бары тик аны алучы гына гаепле, дигән фикер яши. Әмма бирүчегә дә, алучыга карата да җәза каралган. 
Гомумән, “туганлык”, “таныш-белеш”кә бәйле мөнәсәбәтләр хупланмый. Чынбарлыкта, бер төр җинаять икесенә килеп терәлә. Ягъни ришвәт алучы бар икән, димәк аны бирүче дә бар, дигән сүз.  
Кеше хокуклары һәм бурычлары законга нигезләнә. Һәркем, укырга керәме, эшкә урнашамы, кайда булуына карамастан, үз хокукын яхшы белергә тиеш. Җәмгыять белеме дәресләрендә без кешенең нинди хокукларга ия икәнен генә түгел, нинди бурычлары булуын да өйрәндек. 
Соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш комиссияләре барлыкка килде. Алар гражданнарны “Кайнар элемтә” телефоннары белән һәрдаим хәбәрдар итеп торалар. Телевидение, радио, вакытлы матбугат аша профилактик чаралар оештырыла. 
Коррупция белән шөгыльләнүчеләргә карата каты хөкемнәр чыгарылганлыгын инде күпләр бик яхшы аңлыйдыр. Кеше үзенә бүләк итеп бирелгән 
кыска гына гомерен тимер рәшәткә артында үткәрергә тиеш түгел. 
Тормыш – ул кыска гомерле чәчәк. Шуңа күрә аны бары тик шатлыклы мизгелләр белән генә баетсак иде.

Реклама

Таңсылу САДЕРТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев