Актаныш

Сак булыгыз: кош гриппы

Әлеге афәт безнең районга да килеп кермәсме?

Соңгы айларда республиканың кайбер районнарында кош гриппы чыгуы хакында күп сөйләнелә. Интернет челтәрләрендә  йөзләгән кош-кортны мәҗбүри юк итү турындагы видеолар да таралды. Бу кадәр кош-кортны юк итү өчен кансыз булырга кирәк дип уйлаучылар да юк түгел. Тик башкача була алмый. Чөнки кош гриппы кискен йогышлы авыру. Безнең районда да кошчылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Шәхси ихатасы булган һәр кеше аларны асрый. Әлеге афәт безнең районга да  килеп кермәсме? Саклык чаралары күреләме? Болар хакында районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Габдрахманов белән сөйләштек.
 

– Кош гриппы, яисә кош-корт чумасы  кискен йогышлы авыру. Ул кошларның ашкайнату һәм сулыш органнарын зарарлый, һәм аларны 100 процент үлемгә китерә. 

– Әлеге авыру кошларга нинди юллар белән күчә?

– Күчмә кошлар, аеруча, кыргый үрдәкләр әлеге чирне йөртүчеләр булып торалар. Аларның иммунитетлары югары булу сәбәпле, үзләре аннан зыян күрмиләр. Авыру йорт кошларына азык яки су аркылы, шулай ук авыру кошлар белән турыдан-туры контактта булганда һава-тамчы юлы белән күчә. Әгәр йорт кошлары табигый сулыкларда йөри икән, аларның бу чирне эләктерәсе бәхәссез. 

– Авыруның билгеләренә дә тукталсагыз иде.

– Кош-кортларның тән температуралары күтәрелә, хәрәкәтләре авырлаша, башларын артка ташлый, башларын селкетеп әйләндерә, муены кәкерәя, тышкы тавышларга реакцияләре югала, азыктан һәм судан баш тарта, синусит, борын тишекләреннән сыекча ага, конъюктивит, күзләре томалана һәм сукырая, диарея була. Кикрикләре кабарып чыга, карала, алкалары күгәрә, баш һәм муен тирәләре шешенә. 

– Республикада ничә районда кош гриппы ачыкланды инде?

–  Хәзерге көндә Буа, Чүпрәле, Мөслим, Яшел Үзән районнарында әлеге чир булуы ачыкланды. Әлеге чирдән кошчылык белән шөгыльләнүчеләр аеруча нык зыян күрә. Алда телгә алган  районнарда дүртәр, бишәр, сигезәр миллион сум зыян күрүчеләр бар. 

– Әлеге гриппның куркынычлыгы хакында халыкка аңлату эшләре алып барылдымы?

– Октябрь башларында кош гриппы чыгуы билгеле булу белән райондагы кошчылык белән шөгыльләнүчеләргә җиткердек. Авылларда яшәүчеләр дә аның куркынычлыгы хакында аңласыннар иде. Мөслим районында беренче көнне 150, икенче көнне 450 каз үлгән. Бу аз сан түгел. Шуннан күренгәнчә дә, чир бер җирдә барлыкка килсә, барлык кошларны үтерә.  

– Аның кешеләргә дә күчү ихтималы бармы?

– Әйе, бар. Ул кешеләргә вирус белән зарарланган кош йомыркалары алып кергәндә, тавык, каз итләрен ашаганда күчәргә мөмкин. Вирус туңдырылган иттә бер елга тикле сакланырга сәләтле. Шуның өчен йомыркаларны 100 градуслы суда унар минут кайнатып кына ашарга, итләрне дә ярты сәгатьтән дә ким итмичә пешереп ашарга киңәш ителә. Гадәттә, балалар кошларны нык ярата. Әмма аларны кошлар янына җибәрмәскә кирәк. 

– Районга читтән кош-корт кертү тыелдымы?

– Мөслим белән янәшә генә булганлыктан, район карантин зонасына эләгә. Кышкы чорга читтән кош-корт алу күзәтелмәсә дә, яз көне документсыз кошларны сатып алырга ярамый. 

– Кош гриппы булган торакларга күпме вакыттан соң, кабат кош-корт кертергә ярый?

– Аның карантин вакыты бар. Авыру кошлардан бушаган торакларга 3 процентлы кайнар каустик сода эремәсе һәм 3 процентлы хлорлы известь эремәсе белән берничә тапкыр  дезинфекция ясарга кирәк.

– Кош гриппын эләктермәү өчен ниләр киңәш итәсез?

– Иң беренче, йорт кошларын ишек алдыннан чыгармаска, кыргый кошлар, аеруча, су кошлары белән контакт булдырмаска. Терлекләр һәм кошлар асрый торган территорияне һәм корылмаларны чиста тоту зарур. Кош абзарына һәм азык саклау биналарына кыргый кошлар үтеп кермәсен өчен тәрәзәләргә, ишекләргә челтәрләр куярга, азыкны кыргый кошлар кермәслек, су үткәрмәүчән савытларда саклау таләп ителә. Ашатыр алдыннан калган азыкны кайнатып чыгарырга кирәк. 

Шулай ук кош гриппы профилактикасы һәм аңа каршы көрәшү буенча ветеринарларның күрсәтмәләрен үтәргә, кошларның кинәт үлүе яки берьюлы күпләп авырулары булган очракта, яисә кошларның үз-үзләрен тотышларында үзгәрешләр сизелсә, кичекмәстән, дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә, белгечләр килгәнче авыру булган шикле кошларны изоляцияләргә кирәк.

Хөрмәтле райондашлар, белгечнең киңәшләрен һәркем истә тотсын иде. Хәләл акчагызга сатып алып, кадерләп үстергән кош-кортларыгызны үзегезгә исән-сау ашарга язсын.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: