Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Сәүдә тарихы эзләре буйлап

22 июль – Сәүдә хезмәткәрләре көне иде. Шул уңайдан әтием Хаҗиәхмәт Галиәхмәтовның сәүдә системасына кагылышлы истәлекләре белән уртаклашырга булдым. Аның һәм бергә эшләгән хезмәттәшләренең зур хезмәтен искә аласым килә.

Әтием Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы яраткан шушы эшенә 1947 елда күчә. Яңа Богады сельпосы рәисе итеп сайлана. Әтинең истәлекләреннән күренгәнчә, 1946-1947 елда Фәтхел Шәвәлиев – райсоюз рәисе, Фатих Кашапов – хәзерләүләр конторасы директоры, Мирзакай Мөхәммәтов Яңа Богады сельпосы рәисе булып хезмәт куя. Югары Богадыдан Мөгаллим Хуҗин – рәис ярдәмчесе, Иске Солтанголдан Галим Хөсәинов – ревкомиссия рәисе. 
Ул чордагы хисапчылар: Гата Хәбибуллин, Мисбахов, Хаккый Низамов (счетовод), Яңа Әлем кызы Наилә Имамова кассир хезмәтен башкара. Дилшат Максутов – сельмаг мөдире. Хәзерләүчеләр: Яңа Богадыда – Муллагали Шагалиев, Иске Богадыда – Әхмәт Галимов. 
Бу вакытта Яңа Богады сельпосы Иске Богады, Иске Солтангол, Сөрәнчәк, Аккүз авыл Советларына хезмәт күрсәтә. Магазиннарда сатучылар: Иске Богадыда – Вәҗи, Яңа Җияштә – Сәрвәртдин Фәрхетдинов, Иске Солтанголда – Рәйсә Нәҗмиева, Ахунда – Хәким Гарданов, Аккүздә – Шәйгәрдан Исламов, Сөрәнчәктә – Мария Генералова. 
Сельпоның үз хуҗалыгында бер аты, ике баш үгезе була. Актаныш райпосыннан товарны шулар белән ташыйлар. Хуҗабаһаутдин бабай 2 үгез җигеп, Актанышка товарга барып, ничек тә кичкә әйләнеп кайткан.
1947 елның мартында Дилшат Максутовны Актаныш райсоюзына склад мөдире итеп куйгач, Дилбәр сеңлесе белән Сабирҗан Шәйгәрдәнов күршесендәге бер кечкенә йортка урнашалар. 
Яңа Богады һәм Яңа Әлем сельполарын бергә кушканчы (25 август, 1949 ел), Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Богады сельпосында эшли. 
Сельполар берләшкәч, Хаҗиәхмәт Галиәхмәтовны Актаныш райпотребсоюзына товар белгече итеп күчерәләр. 1947-1953 елда шушы вазыйфаны башкара. Әһәдулла Сафиуллин сельпо рәисе булып кала.
“Сентябрьнең азаккы ялында Богадының Гыйльмеразый Кәшбразыев (без аны 2 ел мәктәпне тәмамлаганчы, аларда торып карадык) бакчасында утырткан бәрәңгене алып бетереп, үзебез белән Яңа Богадыдан 400 сумга сатып алган 3 яшьлек сыерны да, үгез белән рәттән тәртәгә бәйләдек тә, артыннан куа-куа, Зифа, улыбыз Рифкат белән Актанышта райсоюзның Индустрия урамындагы нык искергән 25 санлы ике йортның берсенә барып урнаштык. Икенчесендә Яңа Җияштән Гали Гыйбадуллин күченеп яши. Гали Гыйбадулла улы 1947-1953 елда райпо рәисе. Шулай итеп мин райсоюзда эшкә керештем. Бу 1949 елның көзе иде”. 
Әтинең истәлекләре шушы урында өзелә. Бу язма 18әр битле 11 дәфтәрдән алынган кыска варианты гына.
Әти үзе эшләгән чорның тарихын язып калдырмакчы иде, өлгерә алмады. Сугыш яралары, җаны-тәне белән, бар тырышлыгын куеп эшләгәнлеге сәламәтлеген нык какшатып, арабыздан иртә китте.
Үзе исән чакта “Игенче даны” газетасының 1975 елның 9 май, 56-57 санында Дилара Ардуанова язмасы чыкты. 1983 елның 31 май – 7 июнь, 67-70 саннарында “Кавказ өчен сугышларның 40 еллыгына карата истәлекләре” басылды: “Урау-урау юллардан”, “Беренче бәрелеш”, “Баласы гына булган”, “Һаман да сыкрый ул яра”, “Кабат сафта”, “Дошманга кадалган хәнҗәр”, “Яшәү белән үлем арасында”.
Бөек Ватан сугышы ветераннары Ә.Шакиров, Вәли Мөхәммәтов, Х.Галиәхмәтов, Ш.Гарифҗанов, Нәҗибә Ялалова, С.Шәйгәрданов, М.Бакиров, Хәмит Нәбиевкә район хәрби комиссары юбилей медальләре тапшырган мизгелне газета фотографы Рифкать Арсланов фотога төшереп, газетада урнаштырдылар. Бу елларда КПСС райкомының беренче секретаре Наил Әхмәтҗанов аларны котлый. 
Хаҗиәхмәт Галиәхмәтовның 70 яшьлек юбилеена “Картаямыни соң йөрәк” дигән котлау язмасы “Игенче даны”ның 1993 елның 3 июнь, 63 нче санында дөнья күрде. 1998 елның 25 апрель, 49 нчы санында халык депутатларының район Советы президиумы, район хакимиятенең әтиебез турында соңгы истәлек язмасы чыкты. Әгәр исән булса, быел 5 июньдә – 99, киләсе елга 100 яшь тулыр иде. 
Район кулланучылар җәмгыяте 1929 елда оештырыла, ә Актаныш районы ВЦИК карары белән 1930 елда төзелә. 1935 елда ул Актаныш һәм Калинин районнарына бүленә. 1959 елда районнар кабаттан кушыла. Райсоюз белән 1954-1963 елда Фатих Кашапов җитәкчелек итә. 
Аскы Актанышта яңа ашханә, магазиннар, авылларда кибетләр төзелә.  Халыкны киендерү, туендыруда барлык көчләрен куялар. “Круглое поле”дан, Камбаркадан яз, җәй, көз айларында су юлыннан баржаларда, самоходкаларда товар алып кайталар. Язгы ташу вакытында олы күпергә, яки Индустрия урамындагы керосин сатыла торган җиргә хәтле Иске Иделдән керә иделәр. Нефтекама шәһәреннән Кәшби Хөсәинов җитәкләгән комбинатка данлыклы “Первоклассница”, 
“Премьера”, помадка, перәннекләр алырга катерлар килә. Алар алмашка җиләк-җимеш китерә.
Актаныш радиосының 12 май көнне эфирга чыккан “Тарихлар кайтавазы” тапшыруында Клара Моталлапова: “Шагали бай йортында 1960-1970 елларда “Уценка” кибете булды”, – диде. Ул сөйләгән бай йорты 1957 елда, капиталь ремонттан соң, “Раймаг” кибете итеп, ә аның артында райпо складлары ачыла. Үз заманы өчен шаккаткыч бай, дүрт бүлектән – өс киеме, аяк киеме, парфюмерия-галантерея һәм тукымалардан тора. 
Яңа Актаныштагы универсамга күчкәнче, раймаг гөрләп эшләде. Без анда музейга кергән кебек хис иттек. Универсамга күчергәндә кибеттә сату вакыты чыккан, яхшы товарларны, бәясен төшереп, “Уценка” кибете итеп үзгәрттеләр. 
Бу чорда Әҗәкүлдә Казан-Уфа пароходларын, Волгоградтан килгән баржаларны кабул итүче пристань эшләде. Аның җитәкчесе – Әмирсалихов. Янәшәдә – көз көне гөрләп торган ашлык кабул итү пункты. 
Тора-бара пароход белән товар ташу туктады, чөнки аларны ракета, метеорлар алыштырды. 
Үзәк урамда иске ашханә урынына, яңа, заманча, таштан, зур пыяла тәрәзәләрдән, верандалы ашханә салдылар. Ул елларда Мәгъдәния Мәрдәнова – ашханә мөдире, Сабира Әбүдәрова, Хәнә Гарипова – буфетчы, Гөлнәфидә Разова хуҗалык мөдире иде дип хәтерлим. 
1963-1965 елда Актаныш һәм Минзәлә районнары кушыла. Минзәләнең Актаныш бүлегендә Сабирҗан Абдуллин җитәкчелек итә. Ул соңыннан 1960-1963 елда раймаг директоры булган Хаҗиәхмәт Галиәхмәтовны алыштыра. Әтине “Татсоюз”ның сәүдә базасы директоры урынбасары итеп күчерәләр. 
1964-1973 елда райпо системасында эшләгән сәүдә хезмәткәрләренең, 1965 елда район үзәге Актанышка кире кайткач, эше тагын да җанлана. Хаҗиәхмәт Галиәхмәтов җитәкчелегендә (ул үзе дә укыта) 3 айлык сатучылар курсы эшли башлый. 
1959 елда Казан кооперация техникумы бик яхшы билгеләренә тәмамлап, товар белгече квалификациясе, ә 1969 елда Мәскәү сәүдә институтын уңышлы тәмамлап, икътисадчы белгечлеге ала. 
Яңа Актаныш төзелеше гөрли. 1970 елда 50 урынга исәпләнгән ашханә, 1971 елда кунакханә сафка баса, ресторан ачыла. 1973 елның 1 апреленнән Хаҗиәхмәт Галиәхмәтов райпо идарәсе рәисе итеп сайлана. Пенсиягә киткәнче, 1979 елның 19 мартына кадәр шул эшне башкарды. Район үзәген төзүдә, төзекләндерүдә күп ярдәм күрсәтә. Күпфатирлы өч торак йорт файдалануга тапшырыла.
1979 елдан рәислек эстафетасын Фидаил Нургалиев ала. Аннан соңгы райпо рәисләре: Наил Шәйхуллин, Дилшат Әмирҗанов, Хәйдәр Нурымов, Фәйрүзә Сәүбәнова, Фарил Нургалиев.
Туксанынчы елларда универсамның икенче катындагы сату бүлекләре таркалгач, бу хакта әтигә кайтып сөйләмәдек, борчылмасын, дидек.1979-1982 елда коопунивермаг директоры булып эшләгән хезмәт җимешенең таркалуын ярый әле үзе күрми дип сөендек.
Әнүдә ГАЛИӘХМӘТОВА.
Актаныш. 
Мәгариф
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев