Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Сезгә әйтер сүзем бар: Укытучым Зоя Авзалова турында

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй... Иңнәренә сарылы – яшелле шәл – яулыкларын салган агач – куаклар, кызгылт алкаларын таккан миләш – баланнар, сары нурларын бар җиһанга сузган җылы кояш озата барды мине ул көнне мәктәпкә. Иңнәремә үзем кадәр сумка аскан, кулыма чәчәк бәйләме тоткан, түземсезлек белән көтеп алган 1 нче сентябрь иртәсе иде.


Нәни генә кулларымдагы чәчәк бәйләмен сузу белән, үзенең ягымлы карашын миңа һәм сыйныфташларыма төбәгән, үз итеп, яратып каршы алган, кулларыбыздан җитәкләп, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кертүче УЛ иде. Ничәмә дистә еллар узса да, бүгенгесе көнгә кадәр хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алам мин аны. Беренче укытучымны.

Язмам герое, өч дистә елдан артык гомерен укучыларына багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы мөгаллим - Авзалова Зоя Әхмәтсалих кызы.

Табигатьнең искиткеч гүзәл бер почмагында урнашкан Җиде Утрау авылларының берсендә, Яңа Симестрау (Чиялек) авылында, 1949 нчы елның 19 июнендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Гаиләләрендә алар әти – әнисенә алтау булалар. Башлангыч белемне үз авылларында ала.

5 – 8 нчы сыйныфларны Иске Симестрау (Өшәр) авылында, 9,10 нчы сыйныфларны Актаныш урта мәктәбендә укый. Урта мәктәпне 1966 елда тәмамлап, шул ук елны укытучылык хезмәтен үз туган авылында башлангыч мәктәптә башлый. 1967 нче елда Риф Сираҗетдин улы белән тормыш коралар. 1978 нче елда гаилә Татар Ямалы авылына күченә. Чөнки Җиде Утрау авыллары су басу зонасына кертелгән авыллар исемлегендә була. Татар Ямалы авылына күчү белән үз эшен дәвам итә Зоя Әхмәтсалих кызы.

1979 нчы елны Яр Чаллы педагогия институтының башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләүче факультетка читтән торып укырга керә . Уку йотрын 1984 нче елда тәмамлый.

Укытучымның кулларында никадәр шәхес язмышы. Дистә еллар укыту дәверендә һәрбер укучысының шатлык – борчуларын бүлешеп яшәүче, олы тормыш юлына аяк басканда акыллы киңәшләрен бирүче, икенче әнисе, дусты, ярдәмчесе булган ул.

Сыйныф бүлмәсенә үзенә бик тә килешле костюмын кигән, кулларына бер кочак дәфтәрләр күтәргән укытучым килеп керә иде. Без, ничәмә – ничә күз, аңа төбәлә идек. Һәм безнең күзләр, укытучым дәресләренә кунак итеп алып килгән Белмәмештә. Укый да, яза да белмәүче укучыларын белем серләренә төшендерү өчен күпме көч, түземлек кирәк булгандыр. Ә укытучымның зур осталык белән, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, күңел җылысын биреп үткәргән дәресләре сизелми дә үтеп китә иделәр. Мәктәп тормышы белән кайнап яшәгәндә, без укучыларына күренмәгән шатлык – борчулары да булмый калмагандыр укытучымның. Ә ул барысын да сабыр гына үткәреп җибәрә алган. Без укучыларына бервакытта да ару чаткыларын күрсәтмәгән укытучым.

Риф абый белән Зоя апа алты кызга тормыш бүләк иткән затлар. Кызлары Зәлия, Флюра,Әлфидә, Гөлфидә, Лилия, Фәйрүзә. Шушы алты кызларының

өчесе әниләре юлыннан китәләр. Флюра, Лилия, Фәйрүзә – өчесе дә Алабуга Дәүләт педагогия институтын тәмамлаган укытучылар, әниләренең дәвамчылары.

Тормыш гел шатлыклардан гына тормый. 49 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше, Риф абыйны югалту ачысы да читләтеп үтми Зоя апаны. Тигез гомер иткәндә, 26 ел алар белән бергә яшәгән кайнанасын тәрбияләп соңгы юлга озата алар. Соңыннан кайнанасының сеңлесен тәрбиялиләр.

1999 нчы елны Татар Ямалы урта мәктәбеннән лаеклы ялга чыга Зоя Әхмәтсалих кызы. Бүгенгесе көнне аның янәшәсендә алты кыз – кияүләре, ун оныгы, 3 оныкчыгы. Алар аның куанычлары, шатлыгы.

Вакыт арбасы үз агымы белән бара да бара. Ничәмә дистә еллар үткән. Минем мәктәп бусагасын атлап чыгуыма да 25 ел. Ә шулай да минем кебек ул чактагы нәниләрнең күңеленә матурлык өстәүче, тәрбияләүче, белем орлыкларын иңдерүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы тәүге укытучымны мин бүгенгесе көнне дә җылы хисләр белән искә алам. Сыйныф булмәсендәге авыш парталар, сыйныфташларымның шат авазы, укытучымның ягымлы карашы.... Болар барысы да мине бүгенгесе көнне дә озата баралар сыман.

Мәктәбемә киләм. Юл буйлап саргылт – кызыл яфраклар сибелгән. Табигатьнең нәкъ мин ярата торган мәле. Тирә – ягымны күзәтә – күзәтә мәктәп ишегенә юнәләм. Эчтә шау – шу, укучылар тавышы. Мәктәп тормышы кайный. Мәктәп тормышы белән мин дә кайныйм. Көндәлек тормыш сукмагы мине дә шул чоңгылга ияртә... Әйе, мин укытучы. Әле беренче сыйныфта укыганда ук “Үскәч кем буласын?” – дигән сорауга да, уйлап та тормыйча, укытучы дигәнмен. Иптәшләрем белән бергәләп “укытучылы” уйнаганмын. Минем бу һөнәрне сайлавымда, әлбәттә, беренче укытучым, Зоя Әхмәтсалих кызының өлеше зурдан. Мин дә бит аның кебек башлангыч сыйныфлар мөгаллиме.

Кулымда акбур,

Хыяллар еракта.

Канатланып оча,

Күңелем еракка.

Нәни генә куллар,

Сыза, яза, боза.

Киләчәккә

Матур юллар суза.

Әйе, киләчәккә матур юллар суза. Ә минем киләчәгем ерактагы балачакта ук сузылган.

Зур ихтирамга, олы хөрмәткә лаек укытучым! Язмам аша Сезгә чиксез рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Сез чын мөгаллим! Көзнең күркәм бәйрәме Укытучылар көне белән тәбрик итәм Сезне. Якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле мизгелләр кичереп яшәргә насыйп булсен Сезгә.

 

Сезнең укучыгыз, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, Варина Тәзкирә Рифкать кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев