Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Шәҗәрә төзү – кирәкле гамәл

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты уздырган “Минем шәҗәрәм” һәм “Гаилә архивын тапшыр” бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчеләрен тәбрикләү оештырылды.

Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова әлеге бәйгеләрнең 
республикада бик популяр булуын, шулай ук районыбыздан да елдан-ел катнашучыларның арта баруын билгеләп үтте:
– Кайбер гаилә шәҗәрәләренең уникенче буынына кадәр ачыклаучылар бар. Шәҗәрә төзү шактый катлаулы һәм күп вакыт сарыф итә торган эш. Әби-бабайлардан сораштырып язудан тыш, республика, Уфа, Оренбург өлкә архивларына, ЗАГС бүлекләренә мөрәҗәгать  итеп, тирәнтен эшләнгән шәҗәрәләрне күрү соклану хисләре генә уята. Балаларны, аларның әти-әниләрен гаилә тарихлары турында күбрәк белүләрен телибез, бу уңайдан район архивына чакырып калабыз. Бәйгеләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. 
Быелгы конкурсның муниципаль этабында 48 укучы катнашкан. Яңа Богады авылында яшәүче Айбулат 
Гаяновның шәҗәрәсе тулы һәм матур эшләнеше белән башкаларныкыннан күпкә аерылып торган:
– Шәҗәрәне гаилә белән озак төзедек. Эш барышында бик күп кызыклы фактларга тап булдык. Ерак бабайның Бөек Ватан сугышы чорында Украинаны үтеп Берлинга кадәр барып җитүен, аның батырлыклары турында белдек.
Айбулатның  әнисе Илфира Гаянова шәҗәрә төзүгә күптәннән тотынасы калган ди:
– Ерак бабам Гыймазов Гыйззетдин Башкортстанның Татыш авылында туган.  Ефрейтор дәрәҗәсендә сугышка алына. “Подвиг народа” –“Халык батырлыгы” сайтына кереп бабабызны яңадан ачтык. Аның нинди сугыш юлы үткәнен, батырлыклары турында белдек. Элек үзе исән чагында сораштырмаганбыз, вакыт җиткермәгәнбез. Шәҗәрә төзү бик саваплы гамәл дип саныйм. Балаларга ата-бабалары, нәсел җепләре турында без өлкәннәр аңлатып калдырырга тиешбез. 
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән ҢГаилә архивын тапшырң республика бәйгесенең муниципаль этабында Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гаянова Әминә җиңүче дип табылды. ҢМинем шәҗәрәмң генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесенең муниципаль этабында Актанышның 2нче мәктәбеннән Әһлетдинова Зилә, Хөснуллин Данияз, Актанышның 1нче мәктәбе укучылары Хәбибуллина Гүзәл, Галимҗанов Әмир, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Гаянов Айбулат, Яңа Әлем мәктәбе укучысы Гыйниятов Азиз, Аккүз мәктәбеннән Шәйдуллин Рәсимән, Шәйдуллина Назлыгөл, Актаныштан Хәбибуллина Альбина, Мадиярова Гөлназ җиңүгә лаек булдылар. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, башка катнашучылар белән беррәттән истәлек бүләкләре тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X