Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Снегоход” операциясе башланды

2020 елның 7 декабреннән 26 декабренә кадәрге чорда «Снегоход» операциясе игълан ителде.

Төрле юллардан җилдерүче моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуны булдырмау һәм профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең боерыгы нигезендә 2020 елның 7 декабреннән 26 декабренә кадәрге чорда «Снегоход» операциясе игълан ителде. Районның дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов белән шул хакта сөйләштек.

-Кар бураннарын туздырып, басу-кырлардан, боз өсләреннән җилдерүче мондый төр техника безнең районда күпме?

-Районда 30 берәмлек шундый техника теркәлгән. Шуларның 21е техник карау үткән. Теркәлмәгәннәре дә барлыгын беләбез. Әмма аларның барысына да таләпләр бер төрле.

-Кар чанасы белән идарә итү өчен махсус таләпләр бармы?

-Кар чанасы белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия булырга кирәк.

-“Снегоход” операциясенең төп максаты нидән гыйбарәт?

- Операциянең максаты: аларны эксплуатацияләү белән бәйле кар машиналары хуҗаларының травматизмын булдырмау. «Снегоход» профилактик операциясе барышында иң беренче чиратта моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник караулар үткәрүгә, номер агрегатларының теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, моточаралар белән идарә итү өчен А І категориясендәге таныклыкның булу-булмауга игътибар биреләчәк.

Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә дә, шулай ук гамәлдәге хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм моточараларны эксплуатацияләү техникасы турында гражданнарга хәбәр итүгә дә юнәлдерелгән.

-Техникасы теркәлмәгәннәрне нәрсә көтә?

-Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән кар чаналары хуҗаларына, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә мәҗбүри теркәлергә тиешле башка транспорт чараларының хуҗалары кебек үк, РФ Административ хокук бозулар турында кодексның «Барлык төр транспорт чараларын, механизмнарны һәм җайланмаларны теркәү кагыйдәләрен бозу» турындагы 19.22.1 маддәсе нигезендә административ штраф салыну куркынычы яный:

- гражданнарга 1500 сумнан башлап, 2 мең сумга кадәр;

- вазифаи затларга - 2 мең сумнан башлап, 3500 сумга кадәр;

- юридик затларга – 5 мең сумнан башлап, 20 мең сумга кадәр.

Техниканы аек булмаган хәлдә йөртү фактлары ачыкланганда, аны йөртүче әлеге төрдәге барлык автотранспорт чараларын һәм үзйөрешле машиналарны йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Мототранспорт чараларын теркәтү, аларга еллык техник карау уздыру, аларны йөртү хокукын бирә торган таныклыкны бирү яки алмаштыру мәсьәләләре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев