Актаныш

Сугыш чоры баласының күргәннәре

Илгә афәт килгәндә Балкыйсә исемле бик чибәр, тере кызга нибары11 яшь булган. Шул елның җәендә эшкә чыга, басуда чүп утауда катнаша. Бер үк вакытта мәктәптә укый, хуҗалыкта хезмәт куя.

 

Балачактан колхозчыга әверелеп, нәзек иңнәренә тормыш йөге салган, гап-гади бер авыл баласы ул. Сугыш чоры баласы...

Гомере буе ятимлек ачысын татый. Әтисен кулак дип читкә сөргәндә анасының карынында калган.

Әтисе Мирһадине колхозга атын һәм сыерын бирмәгән өчен, репрессияләп, Ташкентка җибәрәләр. Атарга алып китәләр, әмма ул таудан таш чыгарганда вафат була.

– 1930 елның 28 июн(л)ендә Табанлыкүл авылында туганмын. Әткәччәемне бер тапкыр да күрергә насыйп булмады. Әни тәрбиясендә ятимлектә үстем. Ярый әле әнкәйнең туганнары күп иде, алар ташламады, ярдәм иттеләр. Әнкәйне бертуганы Казанга чакырткан чакта мине апада калдырып торды. Бер генә бала идем. Тормышның ачысын-төчесен күп күрдем. Менә хәзер күзләрем начар күрә, аякларым йөрми, кан басымым күтәрелә. Ләкин зарланмыйм, гомер буе тырышып эшләдем. Иптәшем дә бик яхшы кеше иде, әйбәт яшәдек, – ди Бәлкыйсә апа.

Кулак баласы дигән кимсетүләрне дә кечкенә йөрәге аша үткәргән кызчык кечкенәдән бик чырыш, шат күңелле булып үсә. Чит күзләрнең яман карашыннан, усал теллеләрнең явызлыгыннан сакланып яшәрлек көчне әнисеннән, әнисенең туганнарыннан ала. Репрессия корбаннарының кичерешләрен йөрәкнең кан саркыган сызланулары белән чагыштырсак, ай-һай, бер дә кызыгырлык түгел. Язмышларның да була төрлесе. 

Сугыш чорында күргән ачлык-ялангачлык үзенекен итә: картлык көненә әллә ничә төрле чир баш калкыта. Әмма авыртынып-сызланып яшәүләр дә Бәлкыйсә апа кебек көр күңелле, оптимист кешене сындыра алмый. Буыннар авыруы аны инвалид калдырса да, ул тырышып-тырмашып дөньясын алып бара.

Балкыйса апа буын чиреннән интегә.

– Идәнгә басмакчы булсам, аякларым шылт итеп “өзелеп китә”. Ярый әле шушы “мотоциклым” бар, – дип, урындык сыман ясалган махсус җайланмага күрсәтте.

Буыннар чиреннән интегүче Бәлкыйсә апаның аякларына әверелгән ул. Шуңа ике куллап таянып, өй эчендә хәрәкәтләнә. Телевизоры пультлы, радиосы янында Телефоны караваты янында. Дарулары да кул белән генә үрелеп алына трган итеп өеп куелган.

– Күп авырлыклар кичердем, аларны искә төшерергә дә теләмим. Аякларым авырта башлагач, лаеклы ялга да бер елга иртәрәк чыктым. Бу “мотоцикл”ны оныклар алып кайтып бирде. Ярый әле алар бар, хәлемне белеп торалар. Яшьлек бер генә вакыт, күңелле чак, ләкин безгә җиңел түгел иде, елый-елый нервлар какшаган, хәзер менә кан басымым гел күтәрелә. Үлчәп, дарулар эчеп торырга кирәк,– ди сугыш чоры баласы.

8 яшьтә укырга кергәнен, 2 нче сыйныфны тәмамлаганда сугыш башланганын яхшы хәтерли.

– Онытырлыкмы соң инде ул елларны. Безне, бала-чаганы басуга чүп утауга алып чыгып киттеләр. Сугыш барганда да мәктәптә укыту туктатылмады әле. Безнең авылда 4 сыйныфлы гына иде, шуңа күрә Мәчти авылына ТБУга укырга бардым.5 сыйныфны укыдым. Илдә сугыш бара, тормыш авырлашканнан-авырлаша гына. 6 сыйныфта укыганда безнең дә мәктәпне ябып, балалар йорты ачтылар. Укучыларны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Менә шуннан соң бертуктаусыз эш башланды. Соңрак бу балалар йорты бетерелеп, анда хастаханә ачтылар.

– Бәлкыйсә апа, әтиегезне колхога кермәгән өчен гаиләсеннән аерганнар, өеннән куганнар. Ә сез үзеннән-үзе колхозчыга әйләнгәнсез. Үкенечле түгелме?

– Ил өстенә килгән кайгы, нуҗа адәм баласына нинди генә сынаулар бирмәде! Бала дип тормадылар, урман кисәргә чыгарып җибәрделәр. 1947 ел булса кирәк, Иштирәк һәм Кушай дигән керәшен авылларындаколхоз фатир сөйләшеп, безне урманга йөрттеләр. Агач кистек, бирешмәдек. Борчу-ачлыкка, авырлыкка түздек. Балалык белән күп нәрсәне үткәреп җибәргәнбездер. Керәшен егетләре гармуннар белән киләләр, безне җырлатырга. Кич белән эштән кайткач җыелышып җырлашып утыра идек. “...Иштирәктән Кушайга, бәрәңгегә риза булсаң, алып кайтам шушы айда”, – дип җыр сузалар, ә без чырык-чырык көлешәбез.

6 кыз йөрдек урманга, хәзер берүзем исән калдым. Ул чагында Чаллы шәһәре юк, авылы гына бар иде. Чаллының теге ягындагы авыллар бу. Бер машина килә. Утыртмас микән дип, беребез аксаклап, икебез аны култыкладык. Машина Калинин районыныкы булган, урманчыларны илтә барган. Безне утыртты. Юлда җырлап кайттык.

Чәчүлек орлык ташу башланды. Без – колхозчылар, илдә сугыш бара, ир-атлар фронтка китеп беткән. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм без, балалар гына. Эшкә чыгарга кирәк. Әҗәкүлдән биштәрләп симәнә ташыйбыз. Язгы көн. Ни арба, ни чана белән йөри торган түгел. Табанлыкүл белән Әҗәкүл арасы – 45 км. Калинин районы иде ул чакта.

Куян авылы аша кайтсак, 5 км ны якынайтабыз, дип уйлаштык та, шунда юнәлдек. Кеше күп, сабантуй кебек, Мөслим, Калинин районнары. Су буе тулы халык. Бабайлар көймә белән чыгара. Өч Адай кызы утырды, көймә ярылып, кызлар су төбенә китте. Актанышның бер егете шуларның берсен йөзеп алып чыкты. Боз агып, суның күтәрелгән чагы иде. Караңгы төште. Капчыктагы симәнәне баш очына куеп, Куян зиратына кереп йокладык. Иртән юлга чыгып, кайтып киттек.

Бу вакыйга гел күз алдымда тора, бер дә онытылмый.Гомерләр үтте, телевизор, радио керде. Кызларның исән калганы үзен коткарган бу егетне юбилеена чакырды. Телефоннан сөйләштек без аның белән. Чаллыда балаларым бар, ике арада йөрим, диде. Су төбенә китүләре әле дә күз алдында тора, бичаракайлар.

– Әниегезгә дә яшәве авыр булгандыр?

– Әнкәй белән очны-очка ялгап яшәдек. Кулак хатыны иде бит ул. Кырын кактылар. Әткәйне 1930 елның 2 февралендә Ташкентка җибәргән. Әнкәйне үзе янына чакырып язган. Ләкин ул тормышын үзе көйләп алып бара алды, бертуганнары булышты.

Әткәйнең әнкәйгә язган өчпочмаклы өч хаты бар иде. Әнкәччәем шуларны елый-елый укый иде. Шуңа күрә ул хатларны утка яктым. Хәзер үкенәм, ягасы калмаган икән.

“Тимер караватым булса,

Алга буятыр идем.

Син яннарымда булсаң,

Сөеп йоклатыр идем,

Үбеп уятыр идем”.

“Алмазлар белән кисәләр

Тәрәзә пыяласын.

Көнчеллек белән ашыйлар

Ир-егетнең башларын”.

“Минем илем кай якта диеп,

Кыр казыннан сорадым.

Ул кычкырды, мин моңайдым,

Утырдым да еладым.”

Хатларын җыр сүзләре белән язган, мин дә ятлап бетердем. Әткәйнең каберен Архангельскига барып, оныгым (кызымның улы) эзләп тапты.Ташкенттан Архангельскига җибәргәннәр икән. Шунда таудан таш чыгарганда, бик күп кешенең гомере өзелгән.

– Сугыштан соңгы тормышыгыз ничек барды?

– Колхоз мине тракторчылар курсына укырга җибәрде. Чаллыда 6 ай укып кайтып, тракторда эшләдем. 20 яшьтә идем. Иске Сәфәргә килен булып төшкәч, Байсар МТСына механизатор итеп чакырдылар, иптәшем ризалык бирмәде.

Әхтәм Гыйздуллин белән 57 елга якын бергә яшәдек без. 1931 елгы, бригадир иде. Кукуруз уңып, уңышлары Мәскәүгә күргәзмәгә җибәрделәр. 9 тәңкә акча белән китте. Акча юк заман. Шуннан кайтып, бераз вакыт үткәч, терлекчелеккә күчте. Тагын Мәскәүгә күргәзмәгә җибәрделәр. Бик тырыш иде шул ул.

– Ничек танышкан идегез?

– Димләп таныштырдылар безне. Аңа кадәрбер егет белән өйләнешмәкче идек. Насыйп булмады. Мәчтидә бергә укыдык, гармунчы. ФЗОга җибәрделәр. Шахтада эшләде. Хатлар алыштык. Свердловскида эшкә урнашып кайтты. Мине чакырды. Дус кызларым аркасында каршы килдем. Шуннан бу егет Әлмәткә барып, бер кыз белән язылышып кайтты. “Таһир-Зөһрә” җырын җырлап хушлаштык. Алар Свердловскига киттеләр.Ә мине Әхтәм белән таныштырдылар. Ул Иске Сәфәрдәге туганнарыбызга килгән, мине чакырттылар. Бармыйм дип карышкан идем, әнкәйнең туганы: “Берсүзсез барасың, каеш бууына чаклы ошады”, – дип кырт кисте.

1955 елның ноябрендә килен булып төштем. Бик әйбәт каршы алдылар. Ике бала үстердек. Иптәшем бик әйбәт булды, бик тату, әйбәт яшәдек.

Вафатына 9 нчы ел, 81 яшендә китте. Гомер буе колхозда эшләдек. 12 елыбыз фермада үтте. Сәламәтлеге начарлану сәбәпле, төрле эшкә күчте. Мин дә аш пешерүгә күчтем. Өйдә пешереп, басуга ашарга илтү бар иде бит. Үз көчебез белән өй салып кердек.

Кызым Әлфия 60 яшендә онкологиядән үлде. Гаиләле иде. 2 баласы бар. Улы һәм кызы хәзерге көндә Чаллыда яшиләр. Улым Алмаз Гыйздуллин да вафат. Авырды. Киленем Гөлфая – укытучы, әле дә укыта. Ике ул, бер кызлары бар. 5 оныгым бар, хәзер шулар ярдәм итә, рәхмәтләр яусын аларга.

– Ялгыз яшәүләре җиңел түгелдер, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, көннәрегез имин үтсен, Бәлкыйсә апа!

– Радио – миңа зур иптәш, шуны тыңлап йоклап китәм. Телевизорны кушып куям. Китапларны яратып укый идем, күзләрем күрми шул хәзер. Телефоннан Рҗүдә, Фәнүзә белән сөйләшеп, хәл-әхвәл белешәм.Социаль хезмәткәр килеп йөри, кан басымын үлчи. Еллар имин булсын! Мин инде 91 яшьне тутырып киләм. Яшьләргә теләгем шул: сәламәтлектә, гаилә бәхетендә, бер-берсенең кадерен белеп яшәсеннәр.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: