Сугышчыларны үлемнән коткарган
Күҗәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина 96 яшендә дә кешеләрне дәвалый. Хәзер инде тәмле сүзе, кайгыртучан киңәшләре белән.
Нурфика Абдуллина дәһшәтле сугыш чорында госпитальдә эшләгән. Яралыларны күп күргән, каты җәрәхәтләнеп, үлем белән тартышкан япь-яшь солдатларны аякка бастыру өчен көчен дә, вакытын да җәлләмәгән. Сугыштан соң авыл җирендә фельдшер-акушерка хезмәтен башкарганда да аңа төрлесен күрергә, тәвәккәл адымнар ясарга туры килә. Нурфика апаның әле үзенең дә яшь вакыты. Күҗәкә медпунктында эшли башлавының беренче көннәре. Җирлеккә караган Урьяды авылына ашыгыч чакыртып алалар аны. – Яшь кенә бер ир-атның хәле начарланган, үлем белән тартыша. Суслонгер сазлыкларында булып, өшеп-агуланып, ярым үлем хәленә калган бу яралыны дәваларга керештем. Хәле әйбәтләнә башлаган кебек иде инде. Тик беркөнне, кул-аяклары каты шешенеп, тизентен төстә тагын чакыртып алдылар, – дип искә төшерде ул бер вакыйганы. Хастаның бармакларында гангрена башланган. Ашыгыч чара күрү кирәклегенә инанган Нурфика Абдуллина куркып-каушап калмый: авыруның бармакларын кисә, шулай итеп аны үлемнән алып кала.
– Нурфика апа, сугыш башланганда кайда идегез?
– Минзәлә медучилищесының икенче курсында укыган чак иде. Илебезгә немец фашистлары бәреп керде. Сөлектәй ир-егетләр бер-бер артлы фронтка
китә торды. Канкойгыч сугыш көчәйгәннән-көчәя барып, яшь гомерләрне өзде. Яралы солдатларга ярдәм итәр өчен безне, медицина юлын сайлаган
япь-яшь кызларны госпитальгә эшкә җибәрделәр.
– Үзегез дә япь-яшь кыз бала булгансыз, иң беренче авыр сынауны кайчан кичердегез?
– Мәскәүдән 55 нче балалар йорты балаларын Минзәлә шәһәренә китерделәр. Аларда кызамык чире таралган. Шушы каты авырудан интегүче балаларга ярдәм итәргә туры килде. Бик зәгыйфьләр иде алар, күзгә карап, хәлләрен аңлатырлык көчләре дә юк. Нык тырыштык, кулдан килгәнчә дәваладык.
Нурфика Абдуллинаның ак халатлы хезмәт юлы әнә шулай иң авыр чорда иң куркыныч чирләрнең берсен дәвалаудан башланып китә. Ә 1943 елның 5 сентябрендә ак халатлы шәфкать туташы хәрби хезмәткә чакыру ала. Казанның 5868 нче эвакуация госпиталенә килеп эләгә ул. Фронтта яраланучыларны дәвалауга бар тырышлыгын, яшьлек көч-куәтен багышлый. Медицинаның мөмкинлекләре хәзерге шикеллемени ул чакта; даруы да, җиһазы да чамалы. Әмма, моңа карамастан, авыр яралы солдатларны госпитальгә китерү туктап тормый. Шәфкать туташы Нурфика апага, башка хезмәттәшләре кебек үк, өстендәге ак халатын элгечкә элеп куярга, ял итеп алырга вакыт та, мөмкинлек тә калмый. Күзгә карап, сыкранып ятучы солдатларның
җәрәхәтләрен бәйләргә, укол ясарга, тән температурасын үлчәп, даруларын вакытында бирергә, кизү торырга кирәк. Азнакай районы Мәндәй авылында туып-үскән кызның Күҗәкәгә килеп эләгүе, шунда яшәп калуы да һөнәри бурычыбеләнбәйле.УлвакыттаКалинин районына караган Күҗәкә медпунктында фельдшер-акушерка булып эшкә билгеләнә ул. Монда килгәндә анда фельдшер булмый. Халыкның хәле мактанырлык түгел. Ачлыктан, ялангачлыктан чирләүчеләр күп. Бет, кызамык, тимгелле тиф кебек йогышлы чирләр таралган. Эш шартлары турында сөйлисе дә түгел, кечкенә бер бүлмә, ягарга утын юк. Бәләкәй арба белән Бикчәнтәйдән утын ташып, мичкә ягып, салкын медпунктны җылытканны гомердә дә онытасы түгел.
– Сугыштан соңгы тормышның авырлыгын сөйләп кенә аңлатып бетерерлекмени? Авылларның хәле мөшкел, ачлы-туклы халыкны әле бер чир аяктан ега, әле – икенчесе. Кайсысын төн уртасында район хастаханәсенә алып барырга кирәк. Нурфика апа уяулыгы, кыюлыгы, тәвәккәллеге аркасында бик күп авылдашының гомерен саклап кала, хатын-кызларга бала тудырырга ярдәм итә, дөньяга килгән сабыйларның сәламәтлеген саклау өчен аяк ялын кызганмый. Тәүлекнең кайсы вакыты дип тормый, ярдәмгә ашыга, төн уртасында да, таң йокысы вакытында да ишеген шакучылар өзелеп тормый.
Тормыш иптәше Әбүбәк абый Шәехов сугыштан исән-имин кайткач, бар гомерен мәгарифкә багышлый. Озак еллар Күҗәкә мәктәбендә укытучы булып
эшләде ул. Аның вафатына инде 26 ел. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Илсөяр, Дилбәр, Диләрә, уллары Искәндәр, Әхмир исемле. Шушы 5 баланың 4есе укытучы һөнәрен сайлый. Ә Илсөярләренең кызы Лилия Ахунова дәү әнисенең юлыннан китә
– табибә. Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалиды Нурфика Абдуллина яшәгән өйдә телефон тавышы беркайчан да тынып тормый. Хәлен беләләр, киңәш сорыйлар.
– Балаларым, оныкларым, Мәскәүдән, Казаннан, Чаллыдан, Свердлаудан танышларым, туганнарым шалтырата. Авылдашларым, күршеләрем дә хәлемне белеп кенә торалар, – ди ул үзе дә. Улы Әхмир Шәехов тәрбиясендә яшәве белән дә Нурфика апаның картлыгы бик бәхетле. Олы яшьтәге әниләрне тәрбияләү буенча Әхмир абый башкаларга үрнәк. Балалары читтә яшәп, авылда берүзе генә торып калса, өлкән кешегә бик авыр булыр иде. Әхмир абый, шушы бушлыкны тутырып, олы йөрәкле, мәрхәмәтле икәнен инде бик озак еллар раслап яши. Аның кебекләр булганда, туган нигезләрен саклап калучы яшьләр барында авыллар да яшәр. 1941-1945 елда сугышта, 1949 елга кадәр хәрби хезмәттә булган Нурфика Абдулла кызы Абдуллинаның “Германияне җиңгән өчен” һәм башка бик күп медальләре бар. Тыныч чордагы хезмәтләре дә хөрмәткә лаек. Нурфика апа күңелен әрнеткән хатирәләрен кузгатты: – Сугыш чорында Суслонгерны барып күргән кеше мин, хәзер дә чирканып китәм, берүк шундый хәлләр кабатлана күрмәсен, дим. Солдатны армиягә, фронтка сәламәтләндереп җибәрергә тиешләр бит. Ә ул вакытта Суслонгерда кешене үтереп бетереп сугышка керттеләр. Кесәсендәге дисбесен чыгарып, белгән догаларын укып, изге теләкләрен дә җиткерде: – Аллаһы Тәгалә дөньяга иминлек бирсен, сугышлар чыкмасын. Җитәкчеләргә, илне алып баручыларга көч-куәт, акылзиһен бирсен. Бар кеше дә сәламәт булсын. Акыллы-зиһенле балалар тәрбияләсеннәр. Картайган көндә һәркемгә үз баласыннан игелек күреп, тәрбиядә яшәргә язсын. Нурфика Абдуллина әле дә һөнәренә тугрылыклы: ул, телефоннан шалтыратып, кешеләрнең хәлен сораша, киңәшләре белән уртаклаша. Бигрәк тә, авырлык күргән кешегә шалтырата ул, ничек тә ярдәм итәргә тырыша, Тәмле сүзе белән юатып булса да...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев