Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Сусыз Актаныш” дигән сүздән котылачакбызмы? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Яңа Әлемнең электән район сабантуе үткәрелә торган урынында эчәргә яраклы чиста су чыгарыла. Биредә 8 скважина булыр дип планлаштырыла. Дүртесе әзер инде, тагын икесе – бораулап бетерү алдында. Электр линияләре сузылган.

Проект нигезендә эш узган ел ук башланып киткән. Былтыр су трассасы сузуга 8 млн сум акча сарыф ителгән.   
Быел әлеге проектны тормышка ашыру өчен 28 млн сум финанс бүлеп бирелә. Районда иң күләмле объектларның берсе. 
Монда “Сугаз”, “Ремсельбурвод” оешмалары хезмәт куя. Тиздән Актаныш тулысынча су белән тәэмин ителер, район үзәге әлеге проблемадан арыныр, дип ышандыра алар. 
– Күләмле эш башкарыла биредә. Каршылыклар да очрап тора. Скважинаның тирәнлеге – 152 метр. Туфрак катламы казу өчен катлаулырак. Вак ком чыга. Шуны эләктермәс, насосны яндырмас өчен, өстәмә көч түгәргә туры килә, – диләр. 
Нәтиҗәдә, 4 насос янып 
чыккан. Ләкин авырлыкларны җиңеп баралар, җитәкчеләрнең дә, эшчеләрнең дә кәефләре күтәренке рухта.
Бораулау эшенә “Ремсельбурвод” АҖнең Азнакай филиалы җәлеп ителгән. Оешманың төп конторасы Казанда урнашкан.
– 4,5 км су торбалары 57 нче бистәгә кадәр сузылды. Трассаны шушы көннәрдә дезинфикцияләп, озакламый Актанышка шушы суны куша башларга җыенабыз. Быелдан “Сусыз Актаныш” дигән сүздән котылачакбыз, Аллаһ боерса. 
Беренче анализлар күрсәткәнчә, мондагы суның сыйфаты бик яхшы, ГОСТ таләпләренә туры килә, – ди “Сугаз” 
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Әбүгали Шакиров. 
Бер скважина 89 тонна су бирә. Бер секундка 7 куб метр су кудырырга сәләтле. Территория 1200 метр челтәр койма белән әйләндереп алынган.
Бораулаучы егетләр казу эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләргә җыеналар. Бригадада – унлап эшче.
– Июнь аенда башлаган идек. Башта яңгырлар комаучалады. Хәзер эшебез уңай бара. 1 сентябрьгә бораулауны төгәлләргә иде. 2 казу техникасы, манипулятор, кран-манипулятор эшли, – ди Казан “Ремсельбурвод” АҖнең Азнакай филиалы җитәкчесе Наил Зарипов.
– Без эшне тулысынча 1 октябрьгә төгәлләргә исәплибез. Аңа кадәр юлны күтәртеп ныгытасы була. Киләсе елда 90 киловаттлы генератор кайтарасы кала. Аны ТП янына урнаштырачакбыз. ТПда ут сүнә икән, автомат рәвештә генераторга кушылачак. Ә электр уты кабынуга, генератор автомат рәвештә аерыла торган була. Ут юк, су юк дигән борчулар юкка чыгар дип ышанабыз. 


Филиза СӘЛАХОВАның әлеге язмасының тулы вариантын "Актаныш таңнары" газетасының 12 август саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев