Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ – 2021”

Актанышыбыз – туган телебез булган татар телен саклау, аны үстерү максатыннан даими эш алып бара.

                2021 нче ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәннән соң мәдәни чаралар күләме тагын да артты, ел дәвамында төрле очрашулар, бәйге-ярышлар үткәрелде. 9, 10 декабрь көннәрендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, районкүләм “Татар егете, Татар кызы – 2021” бәйгесе үтте. Ике көн дәвамында Балалар иҗат үзәге татар моңына, татар җырына күмелде. Бәйгенең төп максаты – яшь буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксынуларын арттыру, яшьләрдә гаилә һәм милли кыйммәтләргә карата хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Милли йолаларның, гореф-гадәтләрнең үзенчәлеген ассызыклау, хәзерге мәдәни тирәлектәге урынын билгеләү, милләтара мөнәсәбәтләрне формалаштыруда аларның әһәмиятен ачыклау.
Әлеге бәйге 29 ноябрьдә башланып китте. Балалар башта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сынау уздылар. Иң яхшы дип табылган “алтын бөртекләр” генә район күләмендә катнашу хокукына ия булды. Катнашырга теләк белдерүчеләр район мәгариф идарәсенә гариза юллады. Алар арасында 42 балалар бакчалары нәниләре булса, 63 гариза мәктәп укучыларыныкы иде. Нигезләмәдән чыгып, катнашырга теләк белдерүчеләр 4 төркемдә көч сынашты:   балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары, 5-8 нче һәм 9-11 нче сыйныф укучылары. 
Бәйгенең беренче өлешендә “Мин бит татар баласы...” темасы астында егетләр-кызлар үзләре белән таныштырды. Ярдәм төркеме буларак килгән төркемдәшләре, сыйныфташлары да конкурсантларга көч, дәрт биреп, җан атып тордылар. Милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып, сәнгатьле итеп саф татар телебездә чыгыш ясаган балаларны күреп татар халкының киләчәк тормышы нәкъ әлеге яшьләр кулында булуына күңел сөенеп утырды.
Бәйгенең икенче өлеше “Иҗади конкурс” булып, биредә конкурсантларыбыз үзләренең сәләтләрен ачтылар. Моңлы җырлар, дәртле биюләр белән беррәттән танылган татар язучылары, шагыйрьләренең әсәрләрен ишетү, сәхнәләштерелгән өзекләр карау – татар телебез белән горурлану хисе уятып, җанга ниндидер әйтеп бетергесез рәхәтлек өстәде.
Өченче бәйге “Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс” шигаре астында үтте. Кызларыбызның бер өлеше үзләре әзерләгән милли ризыкны тәкъдим итте, икенчеләре исә тегү, чигү, бәйләү кебек халкыбызның борынгыдан килгән кул эшләренә өстенлек бирде. Алар арасында заманча алымнар кулланып итек басучылар, кәләпүш-түбәтәй чигүчеләр, алка-муенса, беләзек-якалык ясаучыларның эшләре жюрины шаккаттырды. Егетләребез дә бәйгенең бу өлешенә ныклап әзерләнгәннәр. Кемнәрдер үзләренең чын балта остасы икәнен ассызыклап агач эшләнмәләр тәкъдим итсә, кемдер өй шартларында ясалган инкубатор белән шаккатырды. 
Соңгы – дүртенче бирем “Гыйлем – кояш, акыл – канат” интеллектуаль викторинада балалар Татарстан һәм татарлар тарихы, милли йола-бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрнең килеп чыгышы, татар теле, шигърияте, мәдәнияте белән бәйле сораулар, биремнәр чиштеләр. Биремнәр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән иде.
Мәртәбәле жюри беренче чиратта балаларның татар телен, татар тарихын һәм милли гореф-гадәтләрне белү дәрәҗәсенә игътибар итте. Әлбәттә, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, җыр-моңга сәләт тә бик мөһим роль уйнавын онытмады алар. Нәтиҗәдә асыл татар кызларыбыз янында батыр йөрәкле татар егетләребез дә булуга инанып түбәндәгечә нәтиҗәләр чыгардылар.
Гөлнара МУСИНА, район  мәгариф идәрәсе җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары. 
Лилия ХИСМӘТУЛЛИНА,
район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия методисты. 

Балалар бакчалары арасында:
Гран При – Илзия Шакирова, «Тылсым» балалар бакчасы; Рамазан Солтанов, 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасы.
I урын – Рияна Булатова, 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасы; Әмин Әмирҗнов, 2 нче санлы «Ромашка» балалар бакчасы.        
II урын –  Зәринә Исламова, 2 нче санлы «Ромашка» балалар бакчасы; Мәрьям Сираева, 1 нче санлы «Умырзая» балалар бакчасы; Илназ Шәгъзәмов, Яңа Әлем балалар бакчасы; Солтан Гайнанов, 
1 нче санлы «Умырзая» балалар бакчасы.
III урын – Азалия Минһаҗева, 7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасы; Алинә Шәйморзина, 4 нче санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасы; Әминә Идрисова, Богады балалар бакчасы; Алмаз Заһертдинов, Пучы балалар бакчасы; Гаяз Галиев,  4 нче санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасы; Эмиль Гагаркин, 7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасы.
«Иң тыйнак Татар кызы» – Закирова Алинә, 5 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы; «Иң оста Татар кызы» – Вәлиева Миләүшә, Киров балалар бакчасы; «Иң сөйкемле Татар кызы» –Салихова Зәлинә, Әтәс балалар бакчасы; «Иң нәфис Татар кызы» – Заһертдинова Айзилә, Пучы балалар бакчасы; «Иң кечкенә Татар кызы» – Хуҗина Айзилә, Татар Суыксуы балалар бакчасы; «Иң мөлаем Татар кызы» – Ганиева Гайшә, Байсар балалар бакчасы; «Иң тырыш Татар кызы» – Вәлиева Алия, Аккүз балалар бакчасы; «Иң милли Татар кызы» – Сахаутдинова Азалия, Меңнәр балалар бакчасы; «Иң уңган Татар кызы» – Фазлыева Мәрьям, Күҗәкә балалар бакчасы; «Иң кечкенә Татар малае» – Хәйруллин Нияз, Татар Суыксуы балалар бакчасы; «Иң милли Татар малае» – Галиев Нурлан, «Тылсым» балалар бакчасы.

1-4 нче сыйныф укучылары арасында:
Гран При – Шәйхразыева Айзилә, 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе; Мөхәммәтов Билал, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат.
I урын – Гыйләҗева Айзәдә, 2нче санлы Актаныш урта мәктәбе; Галләмов Камил, Киров урта белем бирү мәктәбе.        
II урын – Нурлыева Динә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат; Шәйдуллина Назлыгөл, Аккүз төп белем бирү мәктәбе; Салихов Рамзан, Әтәс төп белем бирү мәктәбе; Исламов Азамат, Аккүз төп белем бирү мәктәбе.        
III урын – Закирова Гөлинә, 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе; Камалова Нурия, Киров урта белем бирү мәктәбе; Муллахмәтова Әминә, Яңа Әлем төп белем бирү мәктәбе; Сафиуллин Гомәр, Байсар төп белем бирү мәктәбе; Гаянов Адель, 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе.
«Иң милли Татар кызы» – Әмирҗанова Зәлия, Байсар төп белем бирү мәктәбе; «Иң тыйнак Татар малае» – Йосыпов Радион, Күҗәкә төп белем бирү мәктәбе.

5-8 нче сыйныф укучылары арасында:
Гран При – Сәлахова Таңсылу, Чуракай төп белем бирү мәктәбе.
I урын – Әхмәтҗанова Әдилә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат; Шәйдуллин Гамил, Аккүз төп белем бирү мәктәбе.        
II урын – Ибраһимова Инзилә,    Татар Суыксуы урта белем бирү мәктәбе; Фәрдиева Ленара, 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе; Гайнетдинова Луиза, Татар Ямалы төп белем бирү мәктәбе; Локманов Ильвир, Яңа Әлем төп белем бирү мәктәбе; Кашапов Камил, Татар Ямалы төп белем бирү мәктәбе.
III урын – Кашапова Айзирә, Меңнәр төп белем бирү мәктәбе; Тимерова Гөлнур, Сәфәр урта белем бирү мәктәбе; Фазлыева Аделина, 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе; Хөрмәтуллин Радик, Меңнәр төп белем бирү мәктәбе; Вәлиев Данис, Сәфәр  урта белем бирү мәктәбе; Гайнанов Хәйдәр, 2нче санлы Актаныш урта мәктәбе.
«Иң чая Татар кызы» – Мурзина Зәлия, Байсар төп белем бирү мәктәбе; «Иң мөлаем Татар кызы» – Миргалимова Таңсылу, Киров урта белем бирү мәктәбе; «Иң юмарт Татар кызы» – Гайсина Зәлинә, Аккүз төп белем бирү мәктәбе; «Иң сөйкемле Татар кызы»  – Ямалиева Азалия, Күҗәкә төп белем бирү мәктәбе; «Иң тыйнак Татар кызы» – Вәлиева Энҗе, Чалманарат төп белем бирү мәктәбе; «Иң уңган Татар кызы» – Әхмәтова Румия, Яңа Әлем төп белем бирү мәктәбе; «Иң тырыш Татар кызы» – Нуретдинова Гөлия, Иске Кормаш төп белем бирү мәктәбе; «Иң  гүзәл Татар кызы» – Джурабекова Динара, Уразай төп белем бирү мәктәбе; «Иң сылу Татар кызы» – Миргалимова Зәлия, Теләкәй төп белем бирү мәктәбе; «Иң оста зәрканчы Татар кызы» – Насыйрова Ильвина, 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе, «Иң нәфис Татар кызы» – Яппарова Эвелина, 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе; «Иң көчле Татар егете» – Сираев Әмир, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат; «Иң оста Татар егете» – Габдуллин Алмаз, Богады төп белем бирү мәктәбе; «Иң уңган Татар егете» – Арсланов Илнур, Такталачык төп белем бирү мәктәбе; «Иң иҗади Татар егете» – Мәрдәнов Сәйдәш, Иске Кормаш төп белем бирү мәктәбе; «Иң сәләтле Татар егете» – Кадыйров Илназ, Байсар төп белем бирү мәктәбе; «Иң милли Татар егете» – Булатов Нәфкать, Чалманарат төп белем бирү мәктәбе; «Иң  тыйнак Татар егете» – Исмәгыйлов Илмир, Теләкәй төп белем бирү мәктәбе.

9-11 нче сыйныф укучылары 
арасында:
Гран При – Сәлимгәрәева Камилә, 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе; Заһертдинов Илмир,  1нче санлы Актаныш урта мәктәбе.    
I урын – Гыйльмеразыева Алия, Актаныш технология техникумы; Гаянов Айбулат, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат.
II урын – Хуҗина Азилә, Киров урта белем бирү мәктәбе; Харисова Сөмбел, 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе; Шәяхмәтов Фирзәр, Чуракай төп белем бирү мәктәбе; Гыйльфанов Динар, Татар Суыксуы урта белем бирү мәктәбе.    
III урын – Хафизова Таңсылу, Богады төп белем бирү мәктәбе; Зыязетдинова Әдилә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат; Хисамов Булат, Әтәс төп белем бирү мәктәбе; Исхаков Гадел, 2нче санлы Актаныш урта мәктәбе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев