Актаныш

Телнең ярлылануына буыннар чылбыры өзелү сәбәпче

Соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан туган телгә игътибар артты. Мәктәпләрдә бала туган телдә укырга тиеш дигән фикерләр дә ишетелә. Аңа каршы чыгучылар да бар. Озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Иске Байсар һәм Чуракай мәктәбе директоры Рамил Сәлахов белән туган тел, аның кадере хакында сөйләштек.

 

-Һәр кеше өчен туган теле - Ана теле - кадерле, ул саклау-яклауга мохтаҗ әйбер. Миңа бер вакыт кытай татарлары белән очрашып сөйләшергә насыйп булды. Шулчаклы саф, матур итеп, татар телендә сөйләшәләр: шаккаттым. Каян шулай камил беләсез? - дигән соравыма: “ Безнең әби-бабайлар 19 гасырның 80 елларында сәүдә белән шул якларга барып чыкканнар, шунда танышып-кавышканнар. Тел безгә әби-бабадан килгән әманәт”, - диләр. Ул буыннардан-буынга тапшырылучы изге әйбер, изге төшенчә.

-Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, хәзерге буын укучылар туган телне камил белә, дип исәплисезме?

-Яшермим, белмиләр. Хәзер электрон дәреслекләр, китаплар барлыкка килде. Китап укучылар кимемәде дисәләр дә, татар теле укытучысы буларак, моның белән килешмим. Укучылар элеккеге кебек китап укымыйлар. Дәресләрдә мәкаль, әйтемнәр турында сөйләшә башласаң, алар аның мәгънәсен аңламыйлар, белмиләр. Кайберләре үзара рус телендә аралаша.

-Моңа әти-әнисе гаеплеме?

- Әлбәттә. Яшь кенә гаиләләргә: “Нигә балагызны татарча сөйләшергә өйрәтмисез. Алар татарча мәкальләр, әкиятләрне белмиләр”, - дигәч, яшьләр: “Безнең аңа вакыт юк. Тәгәрмәч эченә кергән тиен кебек чабабыз да, чабабыз. Ипотека, машина кредиты, квартплата түлисе бар бит, акча эшләргә кирәк”, - диләр. Ләкин безнең әти-әниләр дә безне өйдә торып тәрбияләмәде. Әти тракторчы булды. Аны язгы, көзге кыр эшләре вакытында күрмәдек тә. Без йокыдан торганчы, ул инде чыгып китә иде. Алар отпуска дигәнне белмәделәр. Әти-әни алдына утырып, әкият тыңлап үсмәдек. Безне әби-бабайлар тәрбияләде. Бүген җитеш заманда яшибез. Өй саен ике-өч машина, өстәлләр тулы ризык. Яшьләр өйләнешеп, ике-өч көн дә яшәмиләр, башка чыгалар. Нәтиҗәдә буыннар чылбыры өзелә дисәк тә була. Әти-әни эштә. Баланы нәрсә тәрбияли? Кулларындагы заман җиһазлары. Смартфоннар, тик-ток. Аларның йөкләнмәләре рус телендә. Шуннан туган тел, татар теле белән җанлы аралашу бетүгә таба инде.

-Һич югы дәресләрегездә балаларда туган телгән карата мәхәббәт тәрбияләргә омтыласызмы?

-Укучылар белән әдәбият дәресендә мин язучыларның әсәрләренә карата мәхәббәт тәрбиялим. Матур сөйләм теленә игътибарны юнәлтәм. Әгәр Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрендәге ат аягына башка баса алмый үлгәч, күзләрендәге яшьне миңа күрсәтергә кыенсынып, сөртеп алсалар, мин максатыма ирешкән саналам. Иң кызыклы, игътибарны юнәлтәсе урыннарын үзем укыйм. Алымым шул инде. Ә болай, гадәттә, ичмасам әдәбият дәресендә булса да китап укысыннар, йөгерек укырга өйрәнсеннәр, дип, һәр укучыны да укыттырам. Татар телендә узган бәйгеләрдә катнаштырырга тырышам. Аңа әзерлек вакытында алар әдәби әсәрләр укыйлар. Шагыйрьләр иҗаты белән танышалар. Үзем дә андый чаралардан читтә калмаска тырышам.

-Укытучы булу өстенә, Сез әле өч кызыгызның яраткан әтиләре дә. Кызларыгыз әдәбият белән кызыксынамы?

-Аллага шөкер, дип сөенеп әйтәм. Алар кечкенәдән туган телне яратып, әдәбият белән кызыксынып үсәләр. Татар телендә узган бер генә бәйгедән дә калмаска тырышалар. Җәлил укуларында берничә ел рәттән алдынгы урыннар алдылар. Олы кызым минем эздән китте. Филология факультетында белем ала. Әсәрләре “Казан утлары” журналында да басылып чыкты.

-Татар теле белән рәттән, башка телләрне дә белергә кирәк дип саныйсызмы?

-Әлбәттә, башка телләрне дә өйрәнү кирәк. "Үз телең үзең өчен, чит телләр көнең өчен" дигән белемгә омтылган татар халкы. Шулай булгач, телләрне никадәр күбрәк беләсең, шул кадәр яхшы. Тик туган тел күңелгә иң якыны, иң кадерлесе булып кала. Татар теле сүнмәсен, сүрелмәсен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: