Актаныш

Терлекчелек белән дөрес идарә итү мөһим

24 ноябрь көнне терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның октябрь ае һәм ун айлык нәтиҗәләргә багышланган 24нче форма киңәшмә видеоформатта узды. Биредә терлекчелек өлкәсендәге уңышлар барланды, хәл итәсе мәсьәләләр каралды. Сөйләшүне район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

Терлекчелек тармагындагы ай нәтиҗәләренә анализ ясый башлаганчы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыруның барышы белән таныштырды. Райондагы 9 хуҗалык моның буенча эш башлаган. Калган хуҗалыкларга да 
цифрлаштыруны кертергә кирәк булачак. Бу хуҗалыктагы исәпне дөрес итеп алып барырга ярдәм итәчәк. Игенчелектә   җир мәйданнарын базага кертеп, кайда, кайчан, ничек чәчеп эшкәртелгәнен, культураларның ничек тәрбияләнгәнен анализлап барырга булышса, терлекчелектә көтү белән, терлекләрне ашату белән идарә итүгә мөмкинлек бирә. 
Нәфис Сәлимгәрәев Татарстан 
Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган 24 форма киңәшмә белән дә таныштырды. Ун айлык күрсәткечләр буенча безнең район хуҗалыкларының кайберләре тәнкыйть утына эләккән. Баш саннары, сөт җитештерү, ит җитештерү буенча да безнең район хуҗалыкларының кайберләре киметүчеләр исемлегендә бар иде. Ел ахырына әлеге минусларны бетереп, арттыручылар исемлегенә керергә кирәк дигән бурыч куелды район җитәкчелеге тарафыннан. 
Кем күбрәк акча керткән
Октябрь аендагы һәм ел башыннан булган финанс-икътисад торышы белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов таныштырды. 1ноябрьгә   хуҗалыклар буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 2 миллиард 761 миллион 129  мең сум акча кергән. Бу, 2020 елның шул чоры белән  чагыштырганда 219 миллион 988  мең сумга күбрәк булып, 109 процент үсеш бирә.  
Терлекчелек продукциясе сатудан 1 ноябрьгә барысы 2 миллиард 18 миллион 581 мең сум акча кергән. Узган елның шул чоры белән чагыштырып караганда, “Тамыр”, “Чиялек” хуҗалыкларында акча кереме 91-82 процент кына. Калган хуҗалыкларның кереме 100  проценттан күбрәкне тәшкил итә. 
1 ноябрьгә  бер шартлы терлеккә район буенча 82698 сум акча кергән. Иң күп акчаны “Әнәк”, “Чишмә”  агрофирмалары, “Чишмә”, “Башак”  хуҗалыклары керткән.  Әлеге акчаларны сөт һәм ит сатудан кергән буенча карасак, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, “Саф” һәм “Тамыр” хуҗалыклары сөт сатудан, “Эконом”, “Наратлы”, “Чиялек” хуҗалыклары ит сатудан акчаны алып бетерә алмаган. 
1 ноябрьгә  хуҗалыкларда уртача 
30 мең 295 сум күләмендә хезмәт хакы түләнгән.  
– Хезмәт хакы түләү буенча уртача күрсәткеч беренче тапкыр 30 мең чиген узды. Хәзер инде шушы күләмне сакларлык итеп эшне оештырырга кирәк, – диде Дилүс Мөхәммәтдинов. 
Хезмәт хакы буенча килешүне “Нур”, Нур Баян исемендәге, “Алга”  хуҗалыклары үти алмаган.

Баш саннарын 
киметмәү зарур
Мөгезле эре терлекләрнең баш саннарына килгәндә, октябрь аен хуҗалыклар 33203 баш мөгезле терлек белән тәмамлады. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 170, ел башы белән чагыштырганда 113 башка ким. Ел башыннан ”Әнәк” агрофирмасы, “Башак”,  “Наратлы”, ”Нигез”, “Чишмә” хуҗалыклары терлек саннарын 200-43 башка  арттыра алсалар, “Чиялек” хуҗалыгында, “Чишмә” агрофирмасында,  “Ташкын”, “Нур”, “Эконом”, “Тамыр”,  “Саф”хуҗалыкларында мал саны 6-164  башка кимегән. Ай эчендә район буенча 318 баш терлек арткан. Бу, әлбәттә, сөендерә. “Әнәк” агрофирмасында, “Башак”, “Тамыр” хуҗалыкларында, “Чишмә” агрофирмасында терлек саны ай эчендә 450-16 башка кадәр артса да, “Эконом”, “Саф”, “Ташкын” хуҗалыкларында  терлекләр 11-71 башка кимегән. 
Баш саннары буенча килешүне “Башак”, “Наратлы”, “Нигез”, “Чишмә” хуҗалыклары үтәгән. 
Октябрь  аенда хуҗалыкларда 1048, ел башыннан 10980  баш бозау алынган. Ел башыннан бозау алу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 275 башка ким. “Эконом”, “Ташкын”, “Нур”, “Саф”, “Башак”, “Тамыр” хуҗалыклары узган елның шул чорына караганда  43-121 башка бозауны кимрәк алганнар. 
Ел башыннан – 549, ай  эчендә 48 баш терлек үлеменә юл куелган.  Октябрь аенда “Чишмә”, “Тамыр”, “Чиялек” хуҗалыкларында бер терлек тә үлмәгән. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Габдрахманов терлекләр арасында еш очрый торган авыруларга да тукталды. 
– Әгәр терлек утарларында тимер кисәкләре, ташлар булмаса, тояк авырулары азрак булыр иде, – диде. Ул шулай ук лейкоз авыруын ачыклау буенча алынган анализлар белән дә таныштырды. 

Кем күпме җитештерә?
Ел башыннан барысы 560258 центнер сөт җитештерелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 21281 центнерга артыграк. “Әнәк” агрофирмасы, “Чишмә” хуҗалыгы, “Чишмә” агрофирмасы,  “Башак”, “Таң”,  “Ташкын” хуҗалыклары узган елга караганда сөт җитештерүне 126 -104  процентка арттырганнар. Ә калган хуҗалыкларда кимегән. 
Октябрь аенда сөт җитештерү буенча “Актаныш” агрофирмасы, “Чишмә”, “Нигез” хуҗалыклары, “Әнәк”, “Чишмә” агрофирмалары, “Таң” хуҗалыгы яшел зонада. Алар бер сыерга савылган сөт буенча да башкаларга үрнәк булып торалар. 
Ел башыннан район хуҗалыкларында 46570  центнер ит җитештерелеп, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2497 центнерга күбрәк.  “Актаныш”, “Әнәк”, “Чишмә” агрофирмалары, “Саф”, “Чишмә”, “Наратлы” хуҗалыклары алдынгылар сафында.

Октябрь  аенда  4571 центнер ит җитештерелгән. Бу айда ит җитештерү буенча  “Саф”, “Эконом”, “Наратлы”, “Нигез”, “Тамыр” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы  арткы позициядә.

 

Терлек үсеше

Терлекләрнең үсеше буенча октябрь  аенда алдынгылык “Башак” хуҗалыгында. Аларның маллары тәүлегенә 1036 грамм үсеш биргән. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта – 985, “Чишмә” агрофирмасында – 911, “Чиялек”тә – 892, “Чишмә” хуҗалыгында – 854 граммны тәшкил итә.

Район буенча октябрь  аенда уртача күрсәткеч 828 грамм.

Мал саннарын арттырыйм дисәң, ел саен тиешле күләмдә тана кертү зарур. Моның өчен исә тешеләрне тиешенчә тәрбияләү шарт.

Районда 18 айга кадәр 8684 баш теше мал булып, аларның тәүлеклек үсеше 821 граммны тәшкил итә.

– Бүгенге көндә терлекчелек белән сукырларча гына идарә итеп булмый. Барысын да алдан уйлап, ныклы эш оештырырга кирәк, – диде Энгель Фәттахов, киңәшмәне йомгаклап.

Октябрь ае нәтиҗәләре буенча “Ат” сыны “Әнәк” агрофирмасына тапшырылды. Һәм алар 40 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнделәр. Икенче урынга ия булган “Чишмә” хуҗалыгы  30 мең сум күләмендәге премиягә ия булды. Өченче урынга ия булган   “Башак” хуҗалыгына бер сыерга җитештергән сөт күләме узган елдан ким булу сәбәпле, премия бирелмәде.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: