Тик торырга яратмыйлар, күп сыер асрыйлар
Өлкәннәр күпләп мал асраудан курыкмый. “Тик торырга яратмыйбыз, безгә бер шөгыль кирәк”, – диләр.
Иске Байсарда яшәүче Камил һәм Клара Авзалетдиновлар – актив тормыш алып баручы пенсионерлар. Гаилә башлыгына – 77, хуҗабикәгә – 66 яшь.
Авзалетдиновлар 2012 елда 4 баш сыер асрый башлыйлар. Шуннан соң, шәхси
хуҗалыкларны үстерү программалары гамәлгә керә. Терлек санын арттыручыларга дәүләт субсидия бирә дигәнне ишетеп, аларда кызыксыну барлыкка килә. 8 сыер асраучыларга 200 мең сум акча бирү буенча дәүләт программасы, чыннан да, күпләргә шәхси хуҗалыгын ныгытырга мөмкинлек бирде.
– Без дә кызыктык. Картаябыз дип тормадык. Сыер торагы төзергә уйладык. 2015 елда төзи башлап, 2015 елда төгәлләдек. “5 баш сыерыгыз булса, 8гә җиткерәсез. 200 мең сум бирәбез”, – диделәр. Документлар тутырдык. Озак та үтми, кайтты бу акча безгә. 2016 елда сыер санын 8 башка җиткердек. Тора-бара 12гә кадәр арттырдык. Эре малыбыз, бөтенесе бергә, 27 баш иде, – ди Клара Сабирҗан кызы.
Ашатырга азык җитәрлек. Печәнне, икмәкне сатып алалар. Сөт сатканга 15 көн саен табыш кереп тора, файдасы бар. “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗановка рәхмәтле булып яшиләр, чөнки кайгыртучанлыгы зур.
– Нәрсә сорап керсәң дә, кире какканы юк. Хуҗалык ярдәм итә. Эшләп чыккан пенсионерларга булышып тора, – диләр.
Район җитәкчелеге ярдәме белән сыер саву аппаратына да ия булалар. Балалары да ярдәмчел. Алар булышмаса, ике ихатаны бер итеп, төзек тотып булыр идемени?
Яшәгән йорт яны чәчәкләргә күмелгән. Бакчалары тәртиптә. Кош-кортка да урын шактый. Ә каршы яктагы тагын бер ихатаны алар эре маллар өчен тота. Лапас, печән сарае төзек. Чөгендер турау җайланмасы өчен аерым бүлмә дә бүленгән. Ишегалды яшел чирәм. Балалар өчен таганнар ясап куелган.
Камил Хәләфетдин улы Шәймәрдәнов исемендәге (хәзерге “Ташкын”) хуҗалыкта 50 ел механизатор булып хезмәт куйган. 1964 елдан бирле тракторда эшләп, 50 ел стажны тутырып, пенсиягә чыга. Чылбырлы тракторлар гына йөртергә туры килә аңа. Мактаулы механизатор. Ел саен диярлек хуҗалыкта, районда бүләкләнеп торган.
– Авылны яратам. Шәһәр тормышы ошамый. Бәләкәйдән авылда калгач, мондагы рәхәтлекне бернигә дә алыштырмас идем. Тик торырга яратмыйбыз без. Шуңа күрә мал асрау ниятенә алындык, – ди гаилә башлыгы.
"Тик торырга яратмыйлар, күп сыер асрыйлар" мәкаләсен тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 30 сентябрь саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев