Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Тормыш дулкыннары борма-борма...

Айгөл Әхмәтгалиеваның “Дулкыннар” исемле өр-яңа китабы “табадан төште”. Ул “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Идел-пресс” басмаханәсендә, “Яз” нәшриятында басылган.

Әдәби-документаль бәян жанрында язылган әлеге китапта якташыбыз, күренекле галим Фарсель Зыятдиновның тормыш юлы тасвирланган. “Тормыш дулкыннары ничек кенә аяусыз булмасын, кешелекле һәм көчле булып калган шәхесләр бар”, - ди автор. 
Айгөл Әхмәтгалиева – үзе дә безнең як кызы. Аның “Туташ”, “Хәния” кебек китапларын йотлыгып укучыларның берсе буларак, Фарсель Зыятдинов турындагы басманы аеруча рәхәтлек белән кулыма алдым. 
Ялгышмаганмын, беренче юллары ук үзенә җәлеп итеп алды. 
“...һәркемнең үз сукмагы. Кемнедер колач җәеп көтеп тора, икенче берәү, чәнечкеле чытырманлыкка кереп юлыкса, җитәкләп чыгарырдай һичкем юклыгын анык белгән хәлдә, үз юлын үзе яра”.
Күпме бүген шундый затлар. Тырышып-тырмашып, бөтен гомерен хезмәткә багышлап, беркемнән ярдәм көтмичә, максатына ирешүчеләр? Бихисап... Чит-ятларга беленер-беленмәс үзәнлектә урнашкан Качкын авылында туып, биштәрен җилкәсенә асып, еракка юл тоткан Фарсель Зыятдиновны Татарстанда белмәгән кеше сирәктер. Берәүләргә ул шагыйрь, икенчеләргә – укытучы, өченчеләргә – галим, дүртенчеләргә – бакчачы, бишенчеләргә гап-гади бер шәхес, кызыклы әңгәмәдәшче буларак танылды.
Автор үзенең әлеге яңа китабында күренекле якташыбызның туган авылы белән элемтәсен өзелмәс дулкыннар белән бәйләп сурәтли. Туган якта очрашу – ул һәрбер язучының иң олы бәхетедер. 
Фәлсәфи уйлар белән чорналган әлеге әдәби-документаль әсәрдә Фарсель Зыятдиновның тормышы, иҗаты турында күп мәгълүмат бирелгән. 
Якташларның яратып укып торган кесә китабына әверелер кебек бу китап. Чөнки, автор әйткәнчә, авылның һәр йортында, һәр тыкрыгында шушындый олы язмыш ята. Дулкыннарда сынатмас, мәңге бирешмәс язмышлар. Аларның һәрберсен Фарсель ага кебек шәхесләрнең тормышы белән чагыштырып карыйсың да, нәтиҗә ясыйсың. Бәргәләнәсең, бер мәлгә тынып торасың һәм янәдән кыяларга җитәрлек дулкын булып канат кагасың. Күренекле шәхесләр турында уку дөньяңны яңа хисләр белән баета, үзең дә сизмәстән, тормыш якасына ныграк ябышасың.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев