Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Төп атрибуты кызыл галстук иде

Пионерлар сафына керү өчен укуда тырыш, төрле чараларда актив булырга кирәк иде.

Узган гасырның 80 нче елларына кадәр туганнарга кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы тавышына сборга җыелып, җәмгыять эшендә актив катнашып, өлкәннәргә ярдәмләшеп, кечеләрне шефлыкка алып, учак янында хәрби-патриотик җырлар җырлап, бик кызыклы чорда яшәргә туры килде. Әлеге оешма туган илне яратырга, ѳлкәннәрне хѳрмәт итәргә, дус һәм бердәм булырга, хезмәткә ѳйрәтте. 
Ул чорларның ялкыны турында үзе октябрят та, пионер да, комсомол да, 13 ел мәктәптә өлкән пионервожатый да булган, 45 ел гомерен мәктәптә балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә Мосаллия Кадимулла кызы белән сөйләштек.
Мосаллия Закирова 1977 елда Актаныш урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли. Эше бик ошый аңа һәм җиңел бирелә. Өстәвенә, янәшәдә рухландырып, ярдәм итеп торучы остазы – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рим Мостафин да була. Пионер тормышында кайнаган еллар турында бик яратып, җылы итеп искә ала Мосаллия Кадимулла кызы.

Реклама

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 17 июнь саныннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев