Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Цифрлаштыру елына аяк бастык

Район башлыгы Энгель Фәттахов районның рәсми матбугат чаралары журналистлары белән очрашты. Сөйләшү сорау-җавап рәвешендә үтте.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 2021 елга нәтиҗә ясаудан башланды.
 

– Җиңел ел булмады. Беренчедән, коронавирус зыян китерде. 2021 елда шушы афәттән 85 райондашыбызны югалттык. Чир соңгы вакытта артка чигенде кебек, ләкин әле сөенергә иртәрәк. Ләкин төшенкелеккә бирелмик, 2022 елда бу чир бетәр дип ышаныйк. Икенчедән, авыл хуҗалыгы өчен корылыклы ел булды. Шуңа карамастан, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә начар эшләдек дип әйтеп булмый. Сөт-ит җитештерү 2020 елгыдан артыграк. Халыкка икмәк бирелде, игенчелекне – чәчүлек орлык, терлекчелекне  җитәрлек күләмдә сусыл азык белән тәэмин итә алдык. Берничә хуҗалыкның хәле авыррак, әмма аларга да кыенлыктан чыгу юлы күрсәтелде.
2021 ел – күп төзелешләр елы. 1 млрд 800 млн сумнан артыграк капиталь салым үзләштерелде. Иң зур вакыйга – полилингваль мәктәп салынды. Анда шартлар заманча. Нәтиҗәсе дә уңай. Юллар төзелешенә зур суммалар сарыф ителде. Федераль, республика программалары нигезендә яңа объектлар, спорт мәйданчыклары төзелеп, файдалануга тапшырылды, капиталь ремонт үткәрелде. Күп кенә инвестицияләр җәлеп ителде. Урта һәм кече бизнес, үзмәшгульлек уңай якка эшләде. Торак төзелеше буенча куелган максатка ирешелде. 
Гомумән алганда, ел начар төгәлләнмәде. Хуҗалыкларның финанс хәле 
тотрыклы саклана. Иң мөһиме – алга таба дөньялар, илләр тыныч булсын. Республика җитәкчелегенә ышанычыбыз зур. Стабильлелек кирәк. Сугышлар килеп чыкмасын. Дөньякүләм хәлнең кискен торуын да белеп торабыз. Районыбыз халкы – эшчән. Алдагы көннәрдә дә хезмәт куеп, җимешләрен күреп матур итеп яшәргә язсын.

 

– Энгель Нәвапович, 2021 ел 
район тарихында ниндидер тирән эз 
калдырдымы?

 

– Covid-19 дәвам итте, оныта торган вакыйга түгел. Яңа мәктәп салынды. Бу – тарихи вакыйга. Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. 
 

– Авыл хуҗалыгында иң төп бурычлар?
 

– Терлекләрнең баш санын саклап калырга, малларның продукция җитештерүчәнлеген арттырырга иде. “Әнәк” агрофирмасы “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсен алды. Алар 100 тонна тәүлеклек сөт җитештерүне бурыч итеп куялар. 
 

– “Адымнар”ның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
 

– Балаларга сыйфатлы белем бирергә тырышабыз. Россия күләмендә алдынгы мәктәп итеп күрергә телим. Кайчандыр Әгерҗедә булган Иж Бубый мәдрәсәсе кебек, Актанышта да Татарстанда гына түгел, Россиядә танылган мәгърифәт үзәге эшләп торырга тиеш дип саныйм. 

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүне "Актаныш таңнары" газетасының бүгенге 14 гыйнвар саныннан укый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев