Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Төзелешкә рөхсәтне өйдән чыкмыйча да соратып була

Төзелешкә рөхсәтне яки үзгәртеп кору эшләре буенча гаризаны өйдән чыкмыйча гына, электрон рәвештә алырга мөмкин. Моның өчен компьютер, ноутбук яисә кәрәзле телефон ярдәмгә килә.

Соңгы вакытта район башкарма комитетына караган бүлекләр тулысынча диярлек электрон хезмәт күрсәтүгә күчә. Төзелеш бүлеге, җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре палатасы  дәүләт хезмәтләре порталы аша актив эшчәнлек алып бара. 
“Төзелешкә рөхсәт алу өчен дә каядыр барырга кирәкми”, – дип искәртте район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы Айнур Галиәхмәтов.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булганда бу эш бик җиңел башкарыла. Шул хакта, рөхсәтне алу тәртибе, җир эшләренә файдалануга хокук турында Айнур Галиәхмәтов тәфсилләп аңлатты:
– Инфраструктур үсеш бүлеге аша күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалану өчен өйдән чыкмыйча гына заявка бирергә мөмкин. Гаризаны электрон рәвештә җибәреп була. 
Электрон хезмәт төрләре шундыйлар: 
Объектлар төзүгә һәм төзекләндерүгә рөхсәт бирү, торак урынны торак булмаган урынга күчерү, урынны үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыру, проект документациясе экспертизасы һәм инженер-тикшеренүләр нәтиҗәләре, капиталь төзелеш объекты төзелешенә рөхсәт, планлаштыру һәм төзелеш турында хәбәр, объектны куллануга кертү рөхсәте, индивидуаль торак төзү яисә бакча йорты төзү, төзелгән яисә реконструкцияләнгән объектларның шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры китерү турында хәбәрнамә җибәрү, күпфатирлы йортта яңадан урнаштыруны яисә яңадан планлаштыруны килештерү, яшел утыртмаларны кисү хокукына рөхсәт бирү, бакча йортын бакча йорты дип тану, җир эшләрен гамәлгә ашыруга рөхсәт, капиталь төзелеш объектын архитектур шәһәр төзелеше йөзенә килештерү турында карар, капиталь төзелеш объектына рөхсәт ителгән төзелешнең иң чит параметрларының читкә тайпылуы реконструкцияләүгә рөхсәт бирү, торак бинаны торак булмаган бинага күчерү, территорияне планлаштыру, документларны әзерләү һәм раслау. 
Дәүләт хезмәтенә гаризаларны электрон рәвештә бирү тәртибе: 
РТ Дәүләт хезмәтләре порталына (Госуслуги РТ) шәхси кабинетка логин һәм пароль язып керәбез. Хезмәт төрләренең төзелеш (строительство) дигәнен сайлыйбыз. Үзебезгә кирәк хезмәтне табабыз. Мәсәлән, объект төзелешенә рөхсәт (разрешение на строительство объекта) дигәнгә басабыз. Гариза бирергә (подать заявление) дигән бүлеккә кереп, гаризаны тутырабыз. Шул ук логин-пароль белән Госуслуги РФ сайтына керәбез, Актаныш районын, башкарма комитетны сайлыйбыз. Төзелешкә рөхсәт бирү (выдача разрешение на строительство) бланкы тутырыла, участок турында мәгълүмат языла, документлар теркәлә. 
Өстәмә бирелә торган документлар: инженерлык эзләнүләре (инженерные изыскания), эш проекты, аңлатма язулары,  төзелешне оештыру проекты. 
Раслыйм (подверждаю) һәм җибәрергә (отправить) дигәнгә басып, заявканы җибәрәсең. 
Шулай итеп электрон заявка әзер. Сезнең заявкагыз иң күбе бер ай дәвамында кабул ителә, документларыгыз тикшерелә. Барысы да тәртиптә булган очракта, сезгә ике көн эчендә электрон хат килеп төшә. Документлар тулысынча булмаганда, кире кагыла һәм электрон почта аша соратып алына.    

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев