Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Укучыларны сөендереп...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районның ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Такталачык интернат-мәктәбенә икенче тапкыр килде. Беренчесендә ул укучыларга Чаллы шәһәренең “Калейдоскоп” театрының юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чыгышларын күчтәнәч итеп алып барган булса, бу юлы укучылар аны үзләре кунакка дәште. 



Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык интернат-мәктәбендә 44 укучы белем һәм тәрбия ала. Шуларның 15 е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр. Алар район җитәкчелегенең һәм районның социаль яклау бүлегенең даими игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшиләр. Укучылар даими рәвештә сәламәтләндерү лагерьларында, тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыта. 

–Декада барышында башка олы җанлы, киң күңелле кешеләрнең дә игътибарын тоябыз. Быел “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе, авылдашыбыз Рамил Вәлиев өч функцияле принтер бүләк итте. “Айяр” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Габдуллин өч мең сумга сертификат бирде. Ә Актаныш авылында яшәүче бер ханымның  күңел җылысын салып бәйләгән оекбашлары балаларыбызның аякларын җылыта. Лена апалары Фазлиеваны да балалар һәрчак көтеп ала. Ул беркайчан да буш кул белән килми. Бу юлы да бик күп бүләкләр белән сөендерде, –ди интернат-мәктәп директоры Наилә Хаҗиева. 

Балалар үзләре дә бик тырышып әзерләнгәннәр. Юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрен күрсәтү максатыннан “Светофор” һәм “Зебра” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча көчләр тигез булды. Катнашучыларның барысына да Лена апалары букчалар бүләк итте. 

–Мәктәптә юл йөрү кагыйдәләрен даими өйрәнәбез. Аеруча шушындый бәйгеләрне көтеп алабыз. Бүләкләр алгач, тагын да ныграк сөендек. Лена апага рәхмәт. Киләчәктә дә юл йөрү кагыйдәләрен сакларга сүз бирәбез, –ди Рузилә Камалова. 

Әлеге чара уңаеннан укучылар “Куркыныч юл. Куркынычсыз юл” дигән рәсем бәйгесендә дә актив катнашканнар. Барысы да матур итеп рәсемнәр ясаган. Лена Фазлиева аларга да нәтиҗәләр ясап, укучыларга рәхмәт әйтте. Юлларда сак йөрергә чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев