Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ураза ае якынлаша

2022 ел Россия мөселманнары өчен истәлекле ел: Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100, мөселман җәмгыятенең 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә – 1400 ел.

                                                   ***
                   2022 елда Ураза гаете – 2 майда, Корбан бәйрәме 
9 июльдә була, Рамазан ае 2 апрельдә башлана.
                                                  ***
                   Һиҗри ел исәбе Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күченгән датадан алып барыла. 
                                                  ***
                   Шәгъбан – Пәйгамбәребез галәйһиссәләм ае. Шул сәбәптән мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтү, истигъфар кылу, “әл-Ихлас” сүрәсен уку тәкъдим ителә. 
Тәһәҗҗүд һәм тәсбих намазларын да торгызу бик мөһим.

                   Шәгъбан ае уразасы турында хәдисләр

Реклама

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.): “Кем дә булса 
шәгъбан аенда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның җәсәден җәһәннәмгә хәрам кылыр. Аллаһы Тәгалә аңа Әюб һәм Дауд г.с.нең савапларын бирер”, – дип әйткән.
в Шулай ук хәдис-шәрифтә: “Шәгъбан – җәһәннәмнән котылу өчен бер калкандыр. Моңа ирешергә теләгән кеше өч көн булса да шәгъбан аенда ураза тотсын”, – диелә.
в “Аллаһы Тәгаләнең колы шәгъбан аенда өч көн ураза тотса, һәм авыз ачканчы күп тапкырлар салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, аның гөнаһларын ярлыкар. Җәбраил миңа белдерде ки: Аллаһы Тәгалә бу айда 300 рәхмәт капкасын ачар”, – ди 
Рәсүүлүллааһ г.с.в.
в “Кем дә булса шәгъбан аеның беренче һәм соңгы пәнҗешәмбесен ураза тотып үткәрсә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән җәннәткә керер”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев