Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Урман хәзинәсен бакчага күчергәннәр

Фикус һәм Халидә Гомәровлар урманда үсә торган шифалы үләннәрне, кыргый агачларны бакчаларына алып кайтып утыртканнар. “Олыгайган көндә урманга барып йөрмәбез”, – дигән уй белән.


Аяк асты тулы витамин


Юк, олыгаерга иртәрәк әле аларга. Урман-кырдан кайтып кермиләр. Игем урманына тикле баралар. Ике авылның кайсы чокырында нәрсә үскәнен яхшы беләләр. Күҗәкә – аларның яшәгән җире, ә Яңа Кормаш – Халидә апаның туган ягы. Тормыш иптәше Фикус абый исә, кармак саплап, 
балыкка йөрергә ярата.


Шифалы дару үләннәре җыю остасы Халидә Гомәрова: “Аяк асты тулы витамин”, – ди. Зирәк кешене халык телендә гади генә итеп “башлы кеше” дип йөртәләр. Башлы кеше, чыннан да башлы була инде ул. Озак еллар Күҗәкә мәктәбендә балалар укытып, лаеклы ялга чыккан Фикус һәм Халидә Гомәровлар да әнә шундый зиһенгә ия: урман аланлыгын бакчага күчереп куйсыннар әле!  
Җиләк-җимеш, яшелчә утырталар, суган, кишер, чөгендер орлыгын үзләре җитештерә. Сортлы җимеш бирүче агач-куаклар һәркайсы үз урынын тапкан. Һәм... болар өстенә, кыргый үсемлекләр, шифалы үләннәр үсеп утыра. Гөлҗимеш, камырлык, нарат, балан, миләшне урманнан алып кайтып, бакчаларында 
үрчеткәннәр 


– Халидә Гомәрова – укымышлы нәселдән. Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаган. География, тарих фәненнән укытты. Мәгариф ветераны. Күп укырга ярата. Төрле темага аның белән әңгәмә алып барырга була. Кызыклы чаралар оештырганда актив катнаша, – ди авыл китапханәчесе Ләйсән Акмалова уңган хуҗабикә турында.

 

Филиза СӘЛАХОВАның бу язмасы тулысы белән "Актаныш таңнары" газетасының 2 сентябрь санында басылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев