Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Урмансыз яшәеш юк

Бу якшәмбедә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан безнең иҗат төркеме Минзәлә урманчылыгының Актаныш бүлекчәсенә караган Югары Богады авылындагы питомник эшчәнлеге белән танышып кайтты.


Питомник белән 2004 елдан бирле җитәкчелек итүче Альберт Гардиханов безне эшчәнлекләре белән якыннанрак таныштырды.
Урман янына терәлеп урнашкан әлеге питомник-бакча 3.5 гектар мәйданны били. Биредә нарат, чыршы, каен, каргай, тирәк үсентеләре үстерелә. 
–Актаныш урманнарының бер өлеше Байсар урманнарыннан башлап, Дербышка урманнарына кадәр бара. Бер ягы Башкортстан, икенче ягы Удмуртия белән чиктәш. Барысы 6853 гектар җир мәйданыбыз бар. Бездә ел әйләнәсе эш тынып тормый, – ди ул. 
Бу, чыннан да шулай. Читтәгеләргә әллә ни сизелмәсә дә, урманчыларның хезмәте бик зур. Урмандагы агачлар әллә ничә метрлы, мәһабәт агачларга әйләнгәнче бик зур тырышлык һәм хезмәт таләп итә. Күзгә бик күренмәгән орлыклар җыюдан башлана аларның эше.                       
–1 центнер каен орлыгы җыелды. Ул саклауда тора. Хәзер имән чикләвеге җыю бара. Кырпак төшкәч, нарат, чыршы күркәләре җыя башлыйбыз, – ди ул.
Әлеге агач күркәләрен җыйгач, аны Минзәлә урманчылыгының махсус киптергечендә киптереп,  орлыкларын чыгаралар. Аннан аларны Казандагы лабораториягә тикшерүгә җибәрәләр. Язга таба алып кайткан орлыкларны кар астына күмеп саклыйлар. Соңыннан кирәк кадәресен махсус урыннарга чәчәләр. 
Заманында 16 кеше хезмәт куйган питомникта хәзер нибары ике кеше эшли. Техникалары да әллә ни мактанырлык түгел. Бер генә тракторлары бар. Ә питомникта эш җитәрлек. Орлыкларны утырту өчен җирне эшкәрткән вакытта “Тамыр” хуҗалыгыннан ярдәм сорарга мәҗбүр булалар. Быел да шактый мәйданны пар җире өчен хуҗалык ярдәме белән эшкәртеп куйганнар. Киләсе елга анда орлыклар чәчеләчәк.  
Эшкәртелгән җиргә аерым түтәлләр ясалып, орлыклар җир куенына иңдерелә. Алар борын төртеп чыккач, сабый баланы тәрбияләгән кебек кадерләп үстерәләр. Түтәлләрне чүп-чардан арындырып торырга, вакытында суын да сибәргә кирәк. 
Үсемлекләр питомникта нигездә ике ел үстерелә. Ә менә чыршы нәзберек үсемлек. Аны өч ел биредә тоталар икән. 2007 елдан мамыксыз тирәк үстерә башлаганнар. Яфраклары әрекмәннеке кебек булып үсүче әлеге агач үсентесенә сорау зур икән. Бик тиз таралып бетә, ди урманчы. 
–Бүгенге көндә питомникта 10 сотый җирдә узган ел утыртылган нарат, 12 сотый шулай ук узган ел чәчкән имән, 5 сотый каен үсентеләре бар. Киләсе елга утырту өчен материал җитәчәк. Быел чәчкән имәннәр чыга алмады,  – ди Альберт Гардиханов. 
Түтәлләрдәге нәзек кенә үсентеләрне күргәч, күңелгә  болар кайчан агач булып җитә икән, дигән уй йөгерде. 
–Бу кадәр кечкенә үсентеләрне саклау бик җиңел түгелдер?
–Чыннан да, җиңел түгел. Язын аларны кояш нурларыннан саклау өчен өсләрен каплап куябыз. Үсемлек бераз калыккач, коймалары авыштырып куела. Тагын бераз үскәч, аларны гел алабыз. 
–Кайларга утыртасыз? Быел күпме эш башкарылды инде?
–Быел районда  30 гектарда урман куенына, Актаныштагы 57 нче кварталга чыкканда яр буена 10 гектар мәйданда үсентеләр утырттык. Җәй буе шушы утырткан үсентеләрне үләннәр каплап китмәсен дип, чистарту эшләре алып бардык. 
–Быелгы корылык үсентеләргә дә тәэсир иттеме?
–Чыннан да, корылыкның тәэсире сизелә. Барлык утырткан үсентеләр дә үсеп китә алмады. Алар урынына яңаларын утыртасы булачак.
–Мондый күләмле эшне кемнәр ярдәме белән башкарасыз?
– Коллективта 8 генә кеше эшлибез. Агач утырту айлыгы вакытында оешмалар булыша. Ә мондый вакытта мәктәп укучыларының ярдәме зур.  Аеруча кадет мәктәбе, Байсар, Әлем мәктәбе укучыларын аерым әйтеп узасы килә.  Алар кечкенәдән үсентеләрне чәчкәннән алып, зур агач булганга кадәрге процессны күзәтәләр. Табигать белән бәйләнештә булгач, аңа сак караш та тәрбияләнә.
–Урманчыларны борчыган проблемалар да юк түгелдер... 
–Бар, әлбәттә. Чисталык буенча авыррак. Кешеләр кайда утырып ял итәләр, чүпләрен шунда калдырып китәләр. Табигатьне болай пычрату матур күренеш түгел. Җирлекләрдә легаль чүплекләр бетерелгәч, хәзер чүпләрен урманга ташлый башладылар. Моны белә торып, эшлиләр. Шулай чүп түккән берничә кеше табылды. Аларга административ чара да күрелде. Экологлар безнең белән һәрдаим элемтәдә. Алга таба да чүп түккән кешеләр билгеле була икән, чара күреләчәк. Кеше моны куркыту дип түгел, кисәтү дип кабул итсен иде. Чөнки урман – безнең икенче үпкәбез. Аннан башка яшәп булмый. 
–Безнең район республикада урманлы зонага керәме?
–Әйе, керә. Без нигездә каен, имән үстерәбез. Чыршы, нарат, усак та бар. Ел саен урман кисү эшләре башкарыла. Аларны Алабугага озатабыз. Киселгән агачлар урынына яңаларын утыртабыз. Ел да 30-35 гектарда үсентеләр утыртыла. Быел да моның өчен җир әзерләнә. 25 гектар мәйданда эшчеләр һәм укучылар ярдәме белән үсентеләр утыртачакбыз. 
–Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез...
– Барлык урманчыларны һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тәбрик итәм. Барыбызга да исән-сау эшләргә язсын. Үсентеләребез үссен, урманнарыбыз шаулап торсын. Урман булса, яшәеш тә булыр.  
Без сөйләшкән арада автобус белән кадет-интернат мәктәбе укучылары да килеп җитте. Алар ел саен шулай бирегә килеп, питомниктагы үсентеләрне чүп үләннәреннән, корыган үсентеләрдән арындырырга ярдәм итәләр икән. 
Укучылар тиз генә түтәлләр арасына сибелеп, эшкә кереште. 
Виталий Яковлев, 8 нче сыйныф укучысы:
-Ел саен бирегә килеп, үсентеләр арасындагы чүпләрне утарга, яисә үсентеләрне утыртырга булышабыз. Монда инде агачларның үсүе өчен нинди көч һәм вакыт кирәклеген үз күзебез белән күрәбез. Мәктәптә дә табигатьне сакларга кирәклеге хакында гел аңлатып торалар.Урманнарны сакларга кирәк. Ул безнең өебез шикелле булырга тиеш.
Данил Фазылов, 8 сыйныф укучысы:
-Бирегә килү безгә ошый. Саф һава, урман да янәшә генә. Үсентеләрне чүпләрдән арындырабыз. Яшьтәшләремә дә табигатьне саклагыз, пычратмагыз, диясем килә. 
Эшләрен тәмамлагач, саф һавада тәмле итеп чәйләр эчеп, сыйланып кайтып китте алар. 

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев