Уҗымнар ничек кышлаган?
Безнең районда көздән 9 мең 553 гектар көзге бодай, 2 мең 322 гектар арыш культуралары чәчелде. Аларны чәчкән вакытта яңгыр яумау нәтиҗәсендә, уҗымнар тигез тишелмәде. Нәтиҗәдә алар кышка төрлечә керде. Хәзерге көндә уҗымнар нинди халәттә? Уңышка өмет бармы?
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров белән бергәләп, “Актаныш” агрофирмасының “Скипетр” сортлы көзге бодай басуына бардык. Әфка Сәрвәров бер метрга бер метр җирне кардан арындырып, уҗымнарның торышын карады. Җирнең температурасын үлчәде.
– Әлегә кар катламы 35 сантиметрны тәшкил итә. Җирдә минус 3 градус. Кар астында су юк әле. Бу вакытта уҗымнар йоклый. Безгә кар эреп беткәч, уҗымнарның вегетация чорында нормаль температура, яңгырларның булуы мөһим. Көздән туфрак бик нык коры калды. Җирдә туң катламы 35-38 сантиметрны тәшкил итә. Бу, әлегә таләпләргә туры килә. Көзге культуралар өчен хәзерге кар катламының куркынычы юк. Температура әкренләп күтәрелеп, җирдә туң беткәнче кар катламының ачылып бетүе кирәк.
Вегетация башланганчы, кар эреп бетәр-бетмәс вакытта уҗымнардагы шикәр күләмен билгеләү зарур. Бу, уҗымнарны тукландыру юлын билгеләү өчен мөһим. Март уртасында алынган анализдан күренгәнчә, шикәр күләме 15 проценттан кимегән участоклар юк. Кар эреп бетәр алдыннан шикәр күләмен тагын бер тапкыр карау кирәк. Әгәр шикәр күләме 10 процент һәм аннан да түбән була икән, Туман агрегаты белән өстән азотлы ашлама кертү мөһим. Әгәр 15-20 проценттан югары икән, бу очракта Туман агрегаты белән сибү кирәк түгел. Чөнки өстән сипкән очракта азотның күпмедер күләме югала. Шикәр күләме нормада булган участокларга басуга керерлек булгач, чәчкеч белән тукландыру отышлы.
– Бозып кабат чәчә торган участоклар бармы?
– Алдагы еллар белән чагыштырганда быелгы уҗымнар үсү фазасы буенча башка елларга караганда начаррак. Ә шикәр күләме һәм монолитларның торышына караганда башка еллардан начар түгел. Монолитларны алып карагач, бозып чәчәрдәй участоклар күренмәде. Көздән куелыгы, үсү фазасы җитмәгән участоклар бар иде. Әгәр вегетация чорында явымлырак, артык кызу булмаган һава торышы булса, ул участокларда да культуралар тиешенчә куакланыр һәм уңыш бирер дигән өметтә калабыз.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсендәге агрономнар анализга кайткан уҗымнарның торышын тикшерү белән мәшгуль.
– Безгә уҗымнар басудан туң килеш кайта. Аларны җебегәнче салкын суда юабыз. Югач, куелык үзәгеннән 1–1.5 сантиметр гына калдырып, тамырларын кисеп алабыз. Аннан үсемлекнең яшәү сәләтен билгеләү өчен титрозолга салабыз. Әлеге эремәдә 5-6 сәгать торгач, уҗым ал төскә керсә, аның яшәү сәләте бар, ак төстә калса, юк дигән сүз,
– ди Илүзә Мостаева.
Биредә орлыкларда авырулар, корткыч-бөҗәкләр бармы, юкмы икәнлеген дә тикшерәләр. Моның өчен орлыкны башта тамырландыралар, соңыннан шуны микроскоп аша карыйлар. Гади күз белән караганда бер нәрсә дә күренмәсә, микроскоп аша авырулар безнең гади күзгә дә күренде. Биредәге агрономнар аның үзлекләренә карау белән нинди чир икәнен әйтеп бирде. Әнә шул рәвешле, райондагы иген культураларының сәламәтлеген кайгырта алар.
– Орлыклар арасындагы чүп күләмен, бетләрне дә карыйбыз. Анализ нәтиҗәләре хакында хуҗалык агрономнарына вакытында җиткереп торабыз,
– ди Алсу Солтанова.
Аларның үзләренең программалары бар. Шуның нигезендә кайсы хуҗалыкта күпме орлык әзерләнүе, нинди сортлар икәне барысы да компьютерда күренеп тора. Алырга теләгән яңа сорт орлыкларның районлашканмы, юкмы икәнлеген дә әйтәләр. Районлашмаган сортларны алырга киңәш итмиләр. Орлыклар турындагы мәгълүматларны программага Глүсә Насертдинова кертә.
– Безнең база 2012 елдан туплана. Орлыклар хакындагы мәгълүматны барлык хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары күреп тора. Безнең орлык андый түгел, дия алмыйлар, –
ди ул.
Орлык – уңыш нигезе икәнен онытмау зарур. Яз уңай килеп, уҗымнар да үзләренең уңышы белән сөендерсен, дип телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев