Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Хезмәтләре хөрмәтләнде

Мәдәният тармагында озак еллар куйган тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш үзәкләштерелгән китапханәнең методик үзәк җитәкчесе Тәэминә Дәрвин кызы Шадрина, Уразай авыл мәдәният йорты директоры Римма Дамир кызы Шәрипова ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

 Куян авыл клубы мөдире Роза Дөлфәт кызы Хәбетдиновага, Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйлә Ренарт кызы Галимовага, Чөгәнә авыл клубы мөдире Алсу Илфар кызы Арслановага, Киров авылы китапханәчесе Энҗе Фасил кызы Сибгатуллинага, Актаныш мәдәният йорты тавыш режиссеры Рөстәм Альберт улы Гарифҗановка, район мәдәният йорты “Ак фильм” киностудиясе җитәкчесе Алмазия Индус кызы Хаҗиевага, Иске Кормаш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзил Әлхәт улы Шәяхмәтовка ТР Мәдәният министрлыгының  Мактау кәгазе тапшырылды.

 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  һәм мәдәният өлкәсендәге инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге“ дәүләт бюджет учреждениесенең  һәм Татар конгрессының  Мактау грамотасы белән “Баламишкин” гармунчылар  ансамбле коллективы бүләкләнде. Коллектив составында: Иске Сәфәр мәдәният йорты җитәкчесе, “Баламишкин” гармунчылар ансамбле җитәкчесе, Илдус Һади улы Харунов, Иске Кормаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзил Әлхәт улы Шәяхмәтов, Түке мәдәният йорты директоры Фәнзүр Вәдүт улы Гайнетдинов, Зөбәер мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөфәр Ленар улы Габидинов, Чишмәбаш авыл клубы мөдире Илгиз Гыйздулла улы Гыйздәтуллин, Такталачык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе  Әфка Муллаян улы Мәрдәнов, Пучы мәдәният йорты җитәкчесе Регина Ринат кызы Фәтхетдинова, Уръяды  авыл клубы мөдире Фәвәдис Мөбәрәкҗан улы Ахунов, Иске Богады мәдәният йортының халык театры режиссеры Илшат Рәшит улы Әхмәтов.

 Актаныш мәдәният йортының методик  үзәк методисты Айгөл Рәдип улы Шәйхәйдәровага, Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Гүзәлия Фирдәвис кызы Чикалинага, Зөлфия Йосыф кызы Фәттаховага, Сирина Муллаян кызы Исламовага, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле аккомпаниатор-концертмейстеры Салават Рафис улы Фәтхуллинга  район башлыгының Мактау кәгазе тапшырылды.

 “Актаныш мәдәният йортының рәссам бизәүчесе Ландыш Камил кызы Мәгъдәнурова, Актаныш сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйсән Мирзанур кызы Фәрухшина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев