Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Язгы эшләр

Яз – бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың.

         Кар суы файдалы
                        Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк. Беренчедән, кояш ныклап кыздыра башлаганчы, теплицага кар кертергә кирәк. Анда күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.
Көннәр җылыта башлау белән декоратив үсемлекләр өстеннән кышкылыкка капланган әйберләрне алыгыз, ләкин аларны бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. Бакчагызда кар күп булса, зур савытларга тутырып куегыз. Яшелчәләргә сибәргә бик файдалы су җыелып торачак. Теплица өстеннән карны төшереп торыгыз, баз өстен кардан чистартыгыз. Көздән сарымсак, кишер утыртып калдырылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.
         Агачлар дәвалаганны ярата
                        Язгы эшләрнең берсе – агачларны һәм куакларны известь белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарыгыз. Башта агач кәүсәсендәге яраларны, ярык урыннарны тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгарга, аннары бакча сумаласы сөртергә кирәк. Җимеш агачларында чәчкә бөреләре саклансын өчен кәүсәгә известь эремәсе сиптерегез.
Мартның икенче декадасында агачларның һәм куакларның картайган яки артык үскән ботакларын кисеп, аларны формалаштырырга мөмкин. Кар эреп бетүгә, зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен агачларны махсус пояслар белән каплыйлар. Бу вакытта теплица эчендәге кар да эреп беткән була. 
         Теплицаны дезинфекцияләү
                        Кояшлы җылы көнне теплицаның эчке ягын чәй содасы һәм кер сабыны салынган җылымса су белән юыгыз. Янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп чыгыгыз. Кайбер бакчачылар теплицаның тышкы ягын юып тормый. Ләкин үсемлекләр яктылык ярата, шуңа да язын-көзен бу корылмаларны яхшылап юарга һәм чиста тотарга киңәш ителә. Поликарбонаттан корылган теплицаны юганда йомшак губка яки чүпрәк кулланыгыз, чөнки тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.
                        Теплицаның кипкәнен дә көтеп тормыйча, ишекләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (бакчачы кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теплицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла. Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтегез. Бу эшләрне башкаргач, җирне казып чыгарга да була.
         Март – үсентеләр үстерү чоры
                        Февральдә утырткан татлы борыч, баклажан, помидор үсентеләрен күчереп утыртырга вакыт. Шулай ук март уртасында помидор, татлы борыч, төсле кәбестә кебек яшелчә, сальвия, гвоздика, арыслан тамагы (львиный зев) кебек чәчкә үсентеләре алу өчен орлык чәчәргә була.
Мартның соңгы атналарында бегония, гладиолус, георгиннарның бәрәңгеләрен өйдәге савытларга утыртсагыз, җәй башында ук бакчагыз төрле төстәге чәчкәләргә төренер. Кышкылыкка капланган роза, гортензия, азалия кебек чәчкәләрне һәм башка декоратив куакларны ачып җилләтергә онытмагыз.
Нинди генә эшкә тотынсагыз да, һава температурасына карап башкарыгыз. Язның да үз холкы, үз нечкәлекләре була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Бакчачылык Бакча Бакчачы блокноты