Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Юл йөрү кагыйдәләренә – уен аша

Бакчада белем бирүнең төп формасы булып – белем бирү эшчәнлеге тора.

                    Белемнең төпле, нигезле булуы эшчәнлекләрне сыйфатлы итеп уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтеп, тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Безнең балалар бакчасында юл йөрү 
кагыйдәләрен өйрәнү, юлда хәвеф-хәтәр булуны кисәтү максатыннан, уку елы башында ук программа нигезендә еллык эш планы төзелә. Шуның нигезендә эшчәнлекләр планлаштырыла, балага аңлашырлык итеп җиткерү алмаксат итеп куела. Эшчәнлекләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү” дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә. Педагогларыбыз эшчәнлек барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын аңлатырга тырыша, шулай ук балаларга юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбияли. Катнаш (комплекслы) эшчәнлекләрнең нәтиҗәлелеге аеруча зур. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята. Тиз ориентлашуга, күзаллауны үстерүгә тизлек һәм ераклыкка дөрес бәя бирүгә юнәлдерелгән хәрәкәтле уеннар оештыру, логик фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән дидактик уеннар да бик мөһим. 
                    Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү – бүгенге көн таләбе. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үзебез генә өйрәтеп бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә турыдан-туры гаилә белән дә эш итәбез. Менә шулай бергәләп, көч куеп эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый.  
Шушы көннәрдә, район балалар бакчалары һәм анда эшләүче тәрбиячеләр арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча республикакүләм «Яшел ут – 2022» бәйгесенең район этабы узды. Тәрбиячеләр арасында узган бәйге берничә этаптан торды.
Өченче этапта мин бәйге комиссиясенә «Светофорның ярдәмчеләре» дип аталган ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәттем. Шөгыль вакытында балалар уйный-уйный юл кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, бөтен биремнәрне дә яхшы үтәделәр. Алар светофорга юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны табарга ярдәм иттеләр, «Ярый, ярамый» дидактик уены, «Светофор» хәрәкәтле уенын уйнадылар, светофорның төсләрен дөрес итеп табып буядылар. Кайберәүләре үзләрен автомобиль йөртүче буларак та сынап карады. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары белән үрелеп барды. 
                     Төп хөкемдарлар ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева һәм район мәгариф идарәсенең  мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Лилия Хисмәтуллина бәйгенең һәр этабын төгәл бәяләде. “Яшел ут – 2022” бәйгесе балалар өчен генә түгел, тәрбиячеләр өчен дә зур һәм файдалы чара, дип саныйм мин. Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә балалар – тирән белемле һәм һәр нәрсәне тиз отып алучан. Бер генә эшчәнлек тә нәтиҗәсез узмый. Һәр сүз бала күңелендә, хәтерендә сеңеп кала. Биредә әти-әниләрнең дә эшчәнлеге зур. Мин алга таба да төркемебезнең әти-әниләре белән тыгыз бәйләнештә эшләрбез һәм ирешкән уңышларыбызга да бергә сөенербез дип ышанып калам.
            Эльмира ГАБДРАХМАНОВА,
            Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче 4 нче балалар бакчасының 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев