Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Юлия Мансурова “Татмедиа” АҖ уздырган бәйгедә катнашып, җиңү яулады

Конкурс “Татмедиа”гә караган газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелә.

Такталачык авылында яшәүче Юлия Мансурова “Татмедиа” АҖ уздырган бәйгедә катнашып, җиңү яулады. Ул мондый бүләккә инде берничә ел рәттән лаек була.

Әлеге конкурс “Татмедиа”гә караган газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелә. Конкурс турындагы хәбәр районыбызның мәгълүмат чараларында да бәян ителә. Ә язылу турындагы квитанцияләрне  “Татмедиа” җәмгыятенә, Казанга юлларга кирәк. Төп бүләкләрнең берсен алган, Такталачык коррекцион мәктәбе укытучысы, логопед Юлия Мансурова да барлык райондашларны шушы бәйгедә катнашырга чакыра. Үзе ул газета-журнал укымыйча яшәүне күз алдына да китерә алмый.  

– “Актаныш таңнары”н, “Татарстан яшьләре”н, “Ирек мәйданы”н, “Сөембикә”не яратам. Эшем буенча “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналларына өстенлек бирәм. Яңарак чыга башлаган басмаларны ярты ел алдырып карыйм, ошамаса, яңадан язылмыйм, – ди.

“Татмедиа” АҖ үзенең абунәчеләре арасында мондый акцияләрне даими уздыра. Иң күп газета-журналларга язылучылар арасында соңгы тапкыр бүләкләр уйнату 12 февральдә булган иде. 800гә якын кеше катнашкан. Юлия Мансурова анда катнашуны инде күңелле бер гадәткә әверелдергән. “Татмедиа” АҖнә рәхмәтле. 

– Бик матур бәйге бу. Баштагы елларда катнашырга кыенсынып тордым, ләкин бүләк алгач, күңел үсенеп китте. Җиденчеме-сигезенчеме тапкыр инде “Татмедиа”ның бүләгенә лаек булдым. 
– Газета ул – җан азыгы. “Актаныш таңнары” шушы миссияне үти дип саныйсызмы?
– Үземне белә-белгәннән бирле газета-журналларга язылмый калмыйм. Гаиләбез белән яратып укыйбыз. Ә “Актаныш таңнары” – иң яратып укый торган газетабыз ул. Иң беренче кулга алабыз аны. Район сулышы белән һәрдаим танышып барабыз. Ничектер күнегелгән инде, иң башта “Актаныш таңнары”н укып чыгасы килә.
– Сезнең өйдә “Актаныш таңнары” газетасын иң беренче кем укый? 
– Безнең гаиләдә иң беренче әни укый. Аңа хөрмәтебезне шулай белдерәбез. Тормыш иптәшем дә укырга ярата. Яшьләр, бәлки, интернетны өстен күрәдер, ә безнең буын кешеләре газета-журналны кулга тотып укуның рәхәтен күбрәк тоя. 

Юлия Мансурова заманадан калышмый, интернет белән дә кызыксына. Әмма газетада укыган мәгълүмат интернеттагыга караганда ныграк истә кала, дип, үз сүзендә нык тора. Юлия Мансуровага әлеге бүләкне “Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Регина Сәлахова алып кайтып, тантаналы төстә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев