Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Заводта сәяхәттә булдык

Сыйныф җитәкчебез Рәмилә Хуҗина белән Актаныш агрегат заводына экскурсиягә бардык.

Сәяхәтебезнең максаты  завод тарихы, үсеше, анда эшләгән данлыклы кешеләр, хезмәт династияләре белән танышу иде. 
Безне мастер Зөлфәт Әхмәтҗанов каршы алды, төрле бүлекләрдә йөртте, эш тәртибе, бурычлары белән таныштырды, биредә җитештерелә торган продукциянең әһәмияте турында 
кызыклы итеп сөйләде. Шулай ук ул материаллар турында, предприятиенең башлангыч чоры, яңа җитештерүләр турында аңлатты. Мәктәптә укыган чорда математика, сызым фәннәрен ныклап үзләштерергә чакырды, үсеп җитеп, зур кешеләр булуыбызны теләп, ихлас теләкләрен җиткерде. 
Без илнең төрле ихтыяҗларына йөз тоткан хәзерге заман җитештерүен күрдек, конвейерларны карадык, анда машиналарга запас частьлар чыгарылуын белдек, техника эшләре белән таныштык. 
Эчтәлекле һәм мавыктыргыч сәяхәтебез һәрберебезнең күңеленә хуш килде. Киләчәктә яхшы билгеләргә укып, үзебезне дә җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп күрү теләге уянды. 


Актанышның икенче санлы мәктәбенең 7 «В» сыйныф укучылары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев