Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Зират янында чатыр ясалган

Пучы авылы зираты янында дога кылу өчен махсус урын барлыкка килгән. Мондый яңалыкны башка җирдә күргән юк иде әле.

Чатырның түбәсе, өч яктан стенасы профнастильдән. Алгы өлеше бизәкле, рәшәткәле койма-капка рәвешендә ясалган. Идәне – брусчатка. Шомартылган такта материалдан эшләнгән өстәле, утыргычлары да бар.

“Яңгырлы, буранлы көннәр була. Женаза вакытында дога кылыр өчен өсте каплаулы җәмәгать урыны ясатуны халык сорады. Нур Баян исемендәге хуҗалык булышты”, – ди Пучы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Нияз Нуретдинов.

Эш кораллары саклау бинасы да өр-яңа. Иганәчелек ярдәмендә зиратның хуҗалык кирәк-яраклары саклый торган ышык бина төзелгән. Стенасы керамзит блоктан өелгән, калай белән тышланган, эчендә җирләү өчен кирәкле эш кораллары саклана.

Язын һәм көзен берничә мәртәбә өмәләр оештырылган.

Кабер казыр өчен урын калмаган иде инде, мәйданын зурайтып, коймасын тоттык. Җире 67 сотыйга артты. Зират өен төзетеп куйдык. Инструментларны салып йөртергә арбасы да бар. Чүп контейнеры урнаштырылды, – ди авыл башлыгы

Биш КамАЗ йөге асфальт вагы китереп бушатканнар, аны зират янындагы юлга тигезләп җәйгәннәр. Быел Әнәктә зур эшләр башкарылды бит, һәйкәл яңартылды, шуның элеккеге брусчаткасын әрәм итмичә, Пучы зираты янында ясалган өсте каплаулы дога кылу чатырына бик уңайлы гына идән итеп түшәлгән.

Зиратта язын-көзен өмәләр оештырылган.  Бу нисбәттән, соңгы вакытта авыл картларының активлыгы бик нык сизелә, Рәшит Фазлыев зиратны контрольдә тота. Халыкны өмәләргә тартучы да ул. Нияз Зәйнетдин улы изге эшләрдә катнашучы, ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтен белдереп, бу игелекле гамәлләрнең дәвамлы булуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев