Зираттан әйбер алып чыгарга ярыймы?
Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинга да әлеге хатны күрсәттек. Олыбызга-кечебезгә кирәкле фикерләре белән уртаклашты ул. Әңгәмәбез мәңгелек йорт турында башланды. Дини карашлар аркылы тормыш фәлсәфәсе турында сөйләде.
Ахырга таба сүзебез янәдән зиратларга килеп тоташты. Барыбызның да кайтасы урыныбыз ул. Зиратлар мәңгелек турында искә төшереп тора. Монда килергә әзерләнү әрвахлар рухына дога кылудан, каберләрен чистартудан гыйбарәт. Моның өчен күңел халәтен тәртипкә китерү зарур. Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу – беренче чиратта.
Руслан хәзрәт:
– Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәрәкәтүһ. Зиратларга барабыз. Якыннарыбыз ахирәткә күчкәч, аларны озатабыз. Барысыда күренә: чисталыгы да, тәртипсезлеге дә. Исемнәр язуында – кешенең төрле яшьтә ахирәт тормышка күчү ихтималы да. Болар – тәкъдир. Ләкин вазифабызны үтәмичә, битарафлык күрсәтүебез үзебездән тора. Кызганыч, каберлекләрнең дә төрлесе бар. Кемдер чистартып, тәртиптә тота, кемдер чистартмый. Чүпләрне кабер янында калдырып, буяу савытларын, пумалаларын шунда ук ташлап китәләр. Зиратның капкасы янында, эчке яки тышкы якта өелеп тора.
Мөхтәрәм җәмәгать, безгә бик тә игътибарлы булу кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм дә: “Чисталык – иманның яртысы”, – дип әйтте. Урамда йөргәндә берәр чүп күрсәк тә, алып, махсус урынга салырга тиешлебез. Үзебезгә дә чүп ташлап калдыру ярамый.
Зиратларны кайгырту, кабер өсләрен тәртиптә тоту – һәрбер адәм баласының изге бурычы. Кипкән куралардан арындырып торырга кирәк.
– Кабер өстендәге агачларны кисәргә ярыймы?
– Әгәр утыртылган агачлар зыян китермәсә, аларны кисү мәкрух санала. Үскән агачлар мәрхүмнең гөнаһларын җиңеләйтер дип әйтелә. Хаҗга баручылар игътибар иткәндер, Гарәбстанда каберлекләрдә бернәрсә дә үсми. Чөнки анда бик кызу һава торышы саклана. Аллаһка шөкер, без яшеллек өстендә яшибез. Зиратларны никадәр чистартып, тәрбияләп тотсак, шулкадәр үзебезгә хәерлерәк. Безне дә шулай искә алырлар. Шуңа күрә һәрбер кеше үзенең якыннарының, туганнарының каберлекләрен карап торырга тиешле. Дәүләт тарафыннан аңа аерым көн билгеләү кирәкми. Яшәгән йортыбыз, ишегаллары, Актаныш урамнары гына түгел, зиратларыбыз да күркәм, чиста булырга тиеш.
– Фотосурәтләр урнаштыру динебездә рөхсәт ителәме?
– Кайберәүләр бик кыйбатлы мәрмәр таш куялар, фотосурәт беркетәләр.Кабер өстен үлән үсмәслек итеп каплыйлар. Болар хупланмый, исрафлыкка китерә. Фотосурәтләргә дә аеруча игътибар бирик, җәмәгать. Кабергә фотосурәт кую динебездә рөхсәт ителми.
– Мәрмәр ташны чүп үләне үсмәсен өчен җәяләрдер, бәлкем?
– Кеше вафатыннан соң, чардуганны кыйммәтле чималдан ясатып, мәрмәрнең калынын, сыйфатлырагын сайлап куйсак та, аның һич файдасы юк. Никадәр бизәсәң дә, хәтта алтыннан эшләтсәң дә, динебездә хупланмый. Киресенчә, бу исраф итү була. Исем-фамилиясен, әтисенең исемен, туган көнен, үлгән көнен язып куйсак – шул җитә. Олы итеп шигырьләр язуның да үлгән кешегә бернинди дә уңай тәэсире тими. Чыгарасы акчаны, бәлки, мәчет файдасына, мохтаҗ гаиләгә бирсәк, шушы садакалар дога булып барсын, рухы шат булсын дип дога кылсак, мәрхүм өчен бик күпкә хәерлерәк.
– Җомга киче кайчан керә, шушы көнне әрвахларга карата нинди изге гамәл кыла алабыз?
– Дога булып барсын, рухы шатлансын, дип, Аллаһтан сорыйбыз. Чынлап та, бакыйлыкка күчкән якыннарыбыз бездән бары тик дога гына өмет итә. Бигрәк тә, җомга кичендә дога кылуның савабы зур. Җомга киче пәнҗешәмбе көнне кояш баегач, ягъни ахшамнан соң башлана. Динебездә кичәләр алдан килә, җомга киче дә пәнҗешәмбедә кояш баткач башлана, җомга көннең ахшамына кадәр дәвам итә.Мәрхүмнәребезне искә алыйк, дога кылыйк. Укыганнарыбыз кабул булсын. Рухлары шатлансын. Атна саен җомга кичендә әрвахларыбыз рухына дога кыла алабыз икән, бу – бик зур сөенеч.
– Өчесе, җидесе, кырыгы...
– Җирләгәннән соң, өчесе, җидесе, кырыгы дип, туганнар, күршеләр җыела. Коръән укыла, дога кылына. Бер елы үткәрелә. Икенче елы – бик сирәк, өченче елы инде бөтенләй үткәрелми. Әрвахларыбызны онытып бетерәбез, җәмәгать. Догасыз калдырабыз. Мәслесләр үткәреп кенә чикләнмик, көн саен, һич югы атнасына бер мәртәбә Коръән укып, дога кылыйк.
– Туганнар җыелгач, якыннары турында хатирәләре белән уртаклашалар, бу аралашу дога булып ирешәме икән?
– Бәлки туганнар җыелгач, исән вакытындагы яхшылыкларын искә аладыр, әмма хикмәт шунда: дога кылынмый. Менә шуңа күрә безгә Аллаһы Тәгалә җомганы фарыз иткән. Атнасына бер мәртәбә җомга намазына мәчеткә барып (ир-атларга), әрвахларга дога кылып кайтабыз. Хәзрәтләр һәрберсенең исемен искә ала алмый. Әмма имам кеше дога өмет итеп ятучы барлык әрвахларның рухлары шат булса иде дип дога кыла.
– Җомгага йөрүчеләрне нинди хикмәтләр көтә?
– Коръән укып, вәгазь тыңлап, җомга намазында катнашып, дога кылып, үзебезне дә, әрвахларыбызны да сөендереп кайтабыз. Мөселман ир-атка һәр атнада мәчеткә җомга намазына бару фарыз. Аллаһы Тәгалә биш вакыт намазны уку өчен мәчеткә баруны фарыз итмәгән. Әмма мәчеттә укысаң, 27 мәртәбә саваплырак, диелә. Аллаһы Тәгалә мәҗбүр итми, ләкин кызыктыра. Ә җомга турында мәчеткә барырга, хөтбә тыңларга, җәмәгать белән җомга намазын укырга куша (боера). Бу да безгә зур мөмкинчелек.
– Дөнья мәшәкатенә чумып, тыңлаган вәгазьләр онытылса?
– Мәчеттә ишетеп кайткан вәгазьләребезне гаилә әгъзаларына җиткерергә тиешлебез. Мәңгелек тормыш турында онытмаска, искә төшерергә бер сәбәп. Һәрберебезнең үз мәшәкате, үз эше бар, ләкин җомгага гына барып килергә вакыт табыла.Эшкә бирелгәч, вәгазьдә сөйләнгән сүзләр онытылырга да мөмкин. Шуңа күрә, кайткач, гаилә әгъзаларыбызга җиткерүне гадәткә кертергә кирәк. Үгет-нәсыйхәт үзебезгә дә, якыннарыбызга да яшәү мәгънәсен аңларга ярдәм итә.Имам сөйләгәннәрнең бөтенесе дә истә калмаска мөмкин, тик Коръәндә әйтелгәннәр, пәйгамбәребез сүзләре, кирәкле хәдисләре онытылмый. Дин галимнәре язып калдырганнарны тыңлап, бу гамәлләрне тормышыбызда куллансак, җомга намазыннан, үгет-нәсыйхәттән тулысынча файда алган булып саналабыз.
– Күңел иләс-миләсләнергә генә тора, начар уйлардан ничек арынырга?
– Калебне чистартып торырга кушылган. Әлхәмдүлилләһ, ислам дине чисталыкка чакыра. Гади генә мисал китерик. Урамнарга пычрак су түгү динебездә тыелган. Пычракка җеннәр җыела. Юынтык суны бакчада билгеле бер урынга чокыр казып, шунда түгәргә кирәк. Урамнарыбыз матур, капка төпләре хуш исле чәчәкләр белән балкып торырга тиеш. Үләне чабылган, тигез булып торса, барыбызга да күңелле бит. Иманыбызны нык, күркәм тотар өчен, биш вакыт намаз фарыз ителгән. Кеше кайда гына булса да, аны укырга кушылган. Ә мәчеткә барып укыса, җомгада катнашса, ир-кеше савабын арттырып ала. Ислам дине күңелне пычраклыктан арынырга булыша. Чөнки аны гыйбәдәт, изге гамәл белән гел чистартып, вәгазьләп торасың.
Күңелләребез, йөрәкләребез төрле пычраклар белән тулганны сизми дә калабыз. Аны мунчада су белән юып төшерә алмыйсың. Күңелдәге харам әйберләрне Аллаһка ышанып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып кына дәваларга мөмкин. Аллаһы Тәгалә биш вакыт намаз белән шушы шакшылыкны юып төшерергә мөмкинлек бирә.
– Күзләрне томалап та яшәмибез. Урамда, ял итү урыннарында, телевизор һәм интернетта төрлесен күрсәтәләр.
– Теләмәсәк тә, күзләребез кайвакыт харамны күрә. Шушы күзләребез белән Коръән укып, күзләребезне чистартабыз. Хәрәкәтләребез белән намазлар кылабыз. Тәнебезгә файда булсын дип кенә түгел, Аллаһ кушканга, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен укыйбыз. Изге Китапны укып күзләребезне пакьлыйбыз. Әлхәмдүлилләһ, мәчетләребез ачык. Октябрь аеннан дәресләребез башланып китте. Рәхим итегез. Һәр чәршәмбе кичке 7дә ястү намазыннан соң, ир-атлар өчен яңа төркем укыту оештырыла. Әле килергә соң түгел. Коръән хәрефләре өйрәнәбез. Апрель аенда инде иҗекләп Коръән укырга өйрәнгән буласыз. Бер ел, дөресрәге 7 ай үтә дә китә, сизелми. Быелдан ук башлый алсагыз, Аллаһы Тәгаләнең биргән сәламәтлегебезне тагын да файдаланып калган булабыз. Күзләребез, кулларыбыз, аякларыбыз бар, Аллага шөкер. Аллаһ Раббыбыз безгә аларны амәнәт итеп биргән. Тормышыбызга тагын да бәрәкәт бирсен дисәк, сәбәп итик, Аллаһы Тәгаләдән сорыйк. Хәерлесен безгә бирер, иншә Аллаһ. Хәерсез, файдасыз гыйлемнәрдән сакласын иде. Балаларыбызның да укулары бара, алар да, тел ачкычлары биреп, хәерле-файдалы гыйлемнәр алсыннар.
– Дини гыйлем кешене мәңгелек тормышка әзерли аламы?
– Динебез кушканча яшәгән кеше йөрәген дәвалый, тормышын яхшырта. Яшәешен тәртипкә китерүчене, әхлагын дөресләүчене ике дөньяда да бәхет көтә, диелә. Мөселманнар, татарлар чисталыкны-паклыкны гомер-гомергә саклап килә. Хәзер дә, киләчәктә дә шуны үрнәк итеп яшик. Үзебезне тәртиптә тотыйк. Артыбыздан чүп калдырмыйк. Зиратларыбыз да, якыннарыбызның каберләре дә чиста булсын. Чүпне махсус савытларга салыйк. Полиэтилен капка салып калдырып китү дә дөрес түгел; җилнең, кошларның, җәнлекләрнең дә тузгытып ташлавы ихтимал.Шуңа күрә махсус савытларга алып чыгып салыйк.
– Зираттан әйбер алып чыгарга ярамый, дигән сүзләр дөрес түгелме?
– Зираттан әйбер алып чыгарга ярамый дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бу дөрес түгел. Мөхтәрәм җәмәгать, чүпне алып чыгарга, махсус урынга салырга кирәк. Бөтен җирдә дә чиста булып калсын. Үзебез үрнәк күрсәтик, башкалар да шушы үрнәкне күрерләр. Игътибар итә башларлар.
– Бүген – җомга, кыска гына бер теләкне Раббыбыздан сорыйк әле!
– Аллаһ Тәгалә һәммәбезгә дә хәерле җомгалар насыйп итсен. Әлхәмдүлилләһ, бик матур көзләр бүләк итте. Тормышыбызның кадерен белеп яшик. Алда торган кышлар да матур килсен. Гомеребезне заяга уздырмыйк. Вә галәйәкүм әссәләм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев