Актаныш

Үзмәшгульләр дәүләт программасында катнаша

Үзмәшгульләр дәүләт программасында катнашуны һәм “Актаныш таңнары” газетасы белән хезмәттәшлек итүне кулай күрә. Филиза ГОМӘРОВА.

Үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме 2020 елда гамәлгә керде. Баштагы елларда 75 мең сум иде, күп кенә райондашларыбыз үзмәшгуль буларак теркәлеп, шәхси эшчәнлекләрен торгыздылар. Быел ул 150 мең сум тәшкил итә.  
150 мең сум акчаны алу өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзмәшгуль булып теркәлгәннән соң, комиссия алдында бизнес-план яклана. Беренче өч айда эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге тикшерелә. Тугыз ай дәвамында керем турында хәбәр ителә, ә бер елдан соң килешү өзелә.
Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасында Искәндәр Галиев тә бар. Яңа Әлем авылында яши. Ул да дәүләт программасында катнашуның өстенлеге бар дип саный.
Үзмәшгульләр өчен махсус дәүләт ярдәме турында аңа Татарстан Республикасы Эшмәкәрлекне яклау фондының Актаныштагы вәкиле Алмаз Нурлыев хәбәр иткән.
– Үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме барлыгын әйтте. Остаханәм юк иде, минем өчен яхшы тәкъдим булды. Алмаз Нурлыев бизнес-план төзергә булышты. Ике атна дигәндә, социаль яклау бүлеге аркылы, 150 мең сум акча кайтып та җитте. Инструментлар алдым. Нык файдасы тиде, – ди Искәндәр Галиев.
Тиешле документларын булдырган, мөһер эшләткән, керемнәре турында хисап тапшырып, салым түләп бара.
Искәндәр Галиев Яңа Әлем авылында туып-үсә. Армиядән кайткач, 25 ел 
хуҗалыкта хезмәт куя. Электрчы була, соңгы сигез елын фермада эшли. Аннары читкә чыгып китә, 7 ел тирәсе ерак шәһәргә барып эшләп йөри. 
Гаиләсе, яшәгән йорты авылда. Башка җиргә барып эшләгәнче, үз ягыңда яраткан хезмәтеңне табу – кем өчен дә күңелле. 
Бигрәк тә, оста куллы эшчән затлар үзмәшгульлеккә тартыла. Алар – дизайнерлар, аш-су осталары, тегүчеләр, үсемчелеккә өстенлек бирүчеләр, халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итүчеләр. Араларында без моңарчы белмәгән, күз күрмәгән һөнәр ияләре калкып чыга.  
Искәндәр Галиев тә – оста куллы, берничә төр эшне башкарырга сәләтле. “Ниһаять, үз эшемне таптым. Заказларым да арта бара. Эшләгән саен күңел күтәрелә. Кешеләргә булыша алуыма сөенәм”, – ди.   
– Җитештергән товарын сату, хезмәт күрсәтү өчен үзмәшгуль нинди проблеманы беренче чиратта хәл итәргә тиеш? 
– Реклама кирәк, чөнки күпләр баштагы чорда сине, хезмәтеңне белмиләр. Мин үзем “Актаныш таңнары” газетасы белән хезмәттәшлек итәм. Игъланнарымны шунда урнаштырам. Авыл кешесенең күпчелегендә интернет юк, газетага язылалар. 

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары"ның 24 июнь саныннан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: