Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Зөһрә Закирова: “Нишләсәк тә, Аллаһы Тәгалә күреп тора”

2008-2012 елда Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. 2011-2021 елда – район мөслимәләр берлеге җитәкчесе. Җәмигъ мәчетендә дини дәресләр алып бара, Коръән хәтем итү төркемен җитәкли. Әңгәмәдәшебез – Зөһрә Закирова.

Зөһрә апа, ни өчен районның мөслимәләр берлеге җитәкчелегеннән китәргә уйладыгыз?

Актаныш районының ул чагындагы имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмов чакыруы буенча, 2011 елда алындым мин бу вазифага. Аның белән авыл Советында да бергә эшләргә туры килгән иде. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә сәламәтлекне бирде, кулымнан килгәнчә, иренмичә алып барырга тырыштым. Шул арада 11 ел үтеп тә киткән.

Һәрбер кеше уйларга тиеш: башкаларга миннән нинди файда бар? Олы кешенең фикере – олыларча, яшьләрнеке – яшьләрчә. Без, өлкән буын, заманга ияреп бара алмыйбыз. Һәр буын үзенчә яши. Проблемалары, чишелешләре белән бергә яши. Шуңа күрә бу эшне яшьләргә тапшырасым килде.

– Сезгә кадәр кемнәр бу вазифаны башкарды? Мөслимәләр берлеге
республиканың башка районнарында да оешканмы?

– Актаныш районы мөслимәләр берлеген башта Рәйсәлә ханым Шәвәлиева, аннары Миңния ханым Вәлиева җитәкләде. Әйе, республиканың барлык районында да эшли. ТР Диния нәзарәте оештырган чараларда алар белән аралашырга туры килде.

– Нәрсәдән башладыгыз?

– Мин эшли башлаганда әле Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый идем, Актаныштан берьюлы 8 кеше белем алдык. Ә Ләес хәзрәт бу уку йортын тагын да алданрак тәмамлаган. Мәдрәсәдә укыган кеше гыйлем алуның фазыйләтен яхшырак аңлый, шуңа күрә тагын да күбрәк белергә, тырышыбрак укырга омтыла. Без дә Җәмигъ мәчетендә укучы шәкертләребезгә “Мөхәммәдия” яки Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсенә барырга киңәш иттек. Киңәшебезне тотып, дини уку йорты ишеген кагучылар шактый булды. Хәзер инде авылларда да, Актаныш мәчетләрендә дә дини дәресләр алып баручы мөгаллимәләребезнең зур күпчелеге – мәдрәсә белеме алган кешеләр.

– Авыл мәчетләрендә дә укытулар оешкан төстә узамы?

– Мөслимәләр эшчәнлеге авылларда җәелмәгән иде әле. Күбрәк район үзәгендә кайнаштык. Ләкин тора-бара авыл мөслимәләре дә активлашып китте. Бүген 23 авылда мәчет алды укулары үткәрелә. Дәресләр ТР Диния нәзарәте таләп иткән программа буенча алып барыла. Бу эшкә мәдрәсә тәмамлаган мөгаллимәләр, мәчет каршында укыган шәкертләр билгеләнде.

– Мәчеттә дини дәрес алып бару өчен мәдрәсә дипломы шартмы?

– Моны ТР Мөселманнары Диния нәзарәте дә таләп итә. Безнең район үзәгендә
4 мәчет, аларның барысында да бары тик мәдрәсә тәмамлаган мөгаллимәләр генә укыта. Шуны максат итеп куйдык, шуңа ирешергә тырыштык. Чөнки дин читтән караганда гына җиңел тоела. Ул бик тирәндә, чөнки – Аллаһ фәне!

Аны өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Гыйлеме булмаган кешегә, аеруча, авыр. Төрле агымга ияреп китмәс, адашмас өчен төпле белем кирәк.

– Сез вәгазь кичәләренә җитди карыйсыз, хуплыйлармы?

– Динне аңлау өчен вәгазь тыңлау бик кирәк. Хак сүз кешенең йөрәгенә үтеп керергә тиеш. Бик күп кенә оешма җитәкчеләре белән фикерләребез килеште. Китапханәләр, ЗАГС, мәдәният учреждениеләре, мәктәпләр, техникум, гимназия дини чараларны, вәгазь кичәләрен шундук хуплап алды. Дәресләргә керә алмасак та, очрашу җаен табарга тырыштык, вәгазьне техникум тулай торагына барып сөйләдек. Кызлар да, малайлар да Аллаһ Раббыбызга, Аның хак диненә битараф түгел. Мондый чаралар мәктәпләрдә дә булды. Гимназиягә Ләйсән Кадыйрова йөрде. Вәгазьләр яшьләрне дингә тартуга этәргеч ясый.

– Кайбер авылларыбыз вәгазьгә сусап яшидер кебек?

– Әйе, авылларга йөреп, вәгазьләр сөйләдек. Пучы картлар йортына бардык. Тыңламас, Теләкәй, Яңа Кормашта булдык. Кайда кызыксыналар, шунда йөрергә, кая чакырсалар, шунда барырга тырыштык. Әлхәмдүлилләһ, техникабыз юк дип тормадык, үзләре килеп ала, китереп куялар. Мөслимәләребезнең тормыш иптәшләре дә үз машиналары белән йөртте, рәхмәт барысына да. Һәммәсенә дә әҗер-савап булсын.

Мәчет эчендә утырып кына, кешеләрне дингә тарту кыенрак. Безнең халык аралашырга ярата. Клубта, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә уздырылган дини кичәләргә дә активрак җыела. Мондый чарага күп кеше тартыла, дингә карата кызыксыну арта. Киләләр, күрәләр, тыңлыйлар, аралашалар, күңелләренә рәхәтлек табалар.

– ЗАГС каршында эшләүче Гаилә мәктәбе дә дини күзлектән оештымы?

– ЗАГС каршында Гаилә мәктәбе минем тәкъдим белән барлыкка килде. Әмма аны киңрәк итеп күз алдына китергән идем. Гаилә мәктәбе гаиләне саклау үзәге булырга тиеш дип саныйм. Аерылырга теләгән кешеләрне чакырып, ирләре белән хәзрәтләребез, хатыннары белән мөгаллимә-мөслимәләребез сөйләшеп, яңа өйләнешүчеләргә вәгазь сөйләп, дәрес үткәреп, гаилә мәсьәләсе белән күзгә-күз очрашкан кешеләр өчен оештырырга кирәк дигән теләк белән башланды. Ләкин фикерләр туры килеп бетмәде, без теләгәнчә барып чыкмады. Гаилә мәктәбе 9-11 нче сыйныф укучыларына вәгазь сөйләү тәртибендә үтә. Бу да – бик яхшы гамәл. Чөнки бала-чага күңеленә кергән сүз, яшьли салынган тәрбия тиз генә чыкмый.

Бервакыт техникумга вәгазь сөйләргә барган идем, шунда бер кыз бала яныма килеп сорады: “И апа, минем абый үз-
үзенә кул салды, мин аңа ничек дога кыла алам?” Яшьләр арасында да бар шундый кешеләр, алар тыштан битараф күренсә дә, күңеле белән битараф түгел. Әлбәттә, төрлесе бардыр, Шуңа күрә балалар белән эшләргә кирәк, аларга нык керә бит ул.

– Мәктәптә әхлак дәресе укыту проблемасын күтәрдегез, нәтиҗәсе ничегрәк?

– Эшли башлаганнан бирле, әхлак дәресләре турында сөйли башлаган идем, ләкин ул да чынга ашып бетә алмады. Яңа Әлемдә уңышлы гына эшли. Сәфәрдә, Такталачыкта оешып алды. Ләкин
мәктәпләрдә әхлак дәресе бар дисәк тә, ул дингә бәйләп үткәрелми.

Балаларның күбесе динне аңлап кабул итә. Яшьли өйрәтсәк, битараф калмаслар иде. Аллаһы Тәгалә күреп тора дигән фикер күңелгә бәләкәйдән кереп урнашса, гомергә онытылмас иде. Аллаһ күреп торганда бөтен гамәлне дә кылып булмый.

– Их, менә шуны эшлисе иде әле дигән теләкләр дә калдымы?

– Калды, чөнки һәрвакыт үсештә торабыз. Иң күңелгә үткәне – зират мәсьәләсе. Андагы пычраклык, тәртипсезлек, чүп үләне, каберләрне теләсә-кайда казу... Мәет юу мәсьәләсе дә борчый. Дөрес юабызмы, ахирәткә дөрес итеп озатабызмы? Ул кеше госел белән китәме? Мәет юучы үзе госеллеме? Менә шушы сораулар еш туа. Төрле сүзләр, бәхәсләр ишетергә туры килә. Менә шушы эшләрне җиренә җиткереп, оештырып бетерә алмадым. Алмашка килүче яшьләргә дә әйттем бу хакта, үзем дә бу мәсьәләне җайга салу өчен тырышачакмын, Аллаһ боерса.

– Мәетне юганнан соң карарга ярыймы-юкмы?

– Ислам динендә шундый әйбер бар: госелләндерелгән, юылган мәетне ачып карарга киңәш ителми. Әгәр караучы үзе госелле булса, мәет өстендә елап тормаса, бик якын кешесе булса гына рөхсәт ителә. Ә без белмибез: кем госелле, кем госелсез, кем тәхарәтле, кем тәхарәтсез. Нигә мәетне күрсәтмисез, дип ачуланучылар да, үпкәләүчеләр дә бар. Үзенең якыны Аллаһы Тәгалә хозурына госелсез китмәсен дип борчыласы урында. Менә шуны аңлап бетерми халык. Кешеләр арасында аңлашылмаучанлык чыга. Карамаска ярамый дигән сүз түгел, караган кеше госелле булсын. Хатын-кызны – ир-ат, ир-атны хатын-кыз карамасын, менә шундый нечкәлекләрне белергә кирәк.

– Ковидтан үлде дип, кайбер мәетне өендә ачып юарга рөхсәт бирмиләр, бу дөрес микән?

– Ковид белән үлгән кешене юып кайтаралар, монда ачарга, юарга рөхсәт бирмиләр. Юылган дип, юмыйча кайтарып җибәрәләр икән, бу аларның өстендә гөнаһ булып кала. Мөселман кешесе мөселманча юылып җирләнергә тиеш. Чир тарала дигән куркыныч булгач, алар кушканны үтәмичә дә ярамый.

– Актанышта ритуаль үзәк булдыру кирәкме?

– Ритуаль үзәк булдыру турында сораулар еш керә, ләкин бу мәсьәлә финанска бәйле. Керемле булмау сәбәпле, Актанышта аны эшләтеп җибәрү авыррак. Ләкин керемгә генә карап тору мөселманга килешми. Хәлле генә берәр мөселман кешесе, өстәмә эш итеп, үзенең шөгыленә кертсә, бик әйбәт булыр иде. Кеше үлгәч тә кадерсез булмасын иде.

– Мәчеттә нинди дәрес алып барырга җыенасыз?

– Мәчет каршында иске имля буенча дәрес алып барырга күптәннән хыялланган идем, быел шуңа ниятләдем. Искечә язулар, гарәп хәрефләре белән язылган документларны укырга Габдулла хәзрәтттән, аннары мәдрәсәдә өйрәндем. Актаныш һәм Минзәләнең ЗАГС бүлегенең архивын эшләп, шул акчага икенче мәртәбә хаҗга бардым.

– Мөселманнар бердәмме?

– Мәчетләр күбәйде, бик сөенечле. Ләкин мәхәлләдә мөселманнар арасында бердәмлек, татулык җитми, таркаулык сизелә. Һәр кеше “үзенең” мәчете өчен тырыша башлады кебек. Җәмигъ мәчете – бөтен кеше җыела торган, Актанышның иң зур мәчете. Аның турында кайгыртучанлык кимемәсен, мөселманнар изге йортны ташламасыннар иде. Җаваплылык бөтен мәхәллә өстендә тора.

Алдагы составка теләкләрем дә шундый: бердәмлекне булдырырга кирәк. Ковид чире дә аралашуны күпмедер тыйды, дәресләрне туктатып торырга туры килде. Соңыннан җыю кыен булды, бу да
таркаулыкка китерә. Мөселманннар арасында таркаулык – начар нәрсә. Бер-береңне гыйлем, дәрәҗә, социаль хәл, яшь буенча аермаска кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: ”Мөселман ул – бер тән”. Бер мөселман начарлык эшли, яки авырый икән, син бу начарлыкны, авыруны үзеңнеке кебек кабул итәргә тиешсең. Шатлык-кайгыны бүлешеп яшәү кирәк.

– Беренче тапкыр мәчеткә килүче кешене ничек каршы алалар?

– Мәчеткә килгән кешегә карата мөнәсәбәт – бик нечкә мәсьәлә. Кеше мәчеткә килгән икән, ул яулык бәйләгәнме-юкмы, чалбарданмы-итәктәнме, кисәтү ясап, аңа ташланырга кирәкми. Ул килгән, мәчет ишеген ачып кергән бит! Аны тәрбияләү, күлмәк кигерү, яулык бәйләтү – безнең өстә. Һәрбер кешене ачык йөз, якты чырай белән каршы алыйк.

Ахырзаманда Коръән укучы күп, дин тотучы аз булыр, дигән сүз бар. Чынлап та, мәчет каршындагы курсларга  күпчелегебез Коръән укырга теләп килә. Намаз укырга өйрәнергә дип түгел. Әхлак турында да уйланмый. “Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен килдем”, – дигән пәйгамбәребез с.г.в.

Әгәр безнең әхлак юк икән, намаз, Коръән укуыбызда да, хаҗ кылуыбызда да, ураза тотуыбызда да файда юк. Кешене, иң беренче, әхлакка өйрәтергә кирәк. Белем алырга теләгән кешене, иң башта, мәчеттә үз-үзен тотышына өйрәтәләр икән, ул әкренләп намазга баса, Коръән укый. Әлхәмдүлилләһ, мәчеттә укыган кешенең Коръән укымыйча киткәне юк әле.

– Дингә килгән кешенең беренче ялгышы нәрсәдә?

– Кайбер мөслимәләр арасында тәкәбберләнү дигән нәрсә бар. “Мин намаз укыйм, яулык бәйлим, мин бүтәннәрдән өстен”, – дигән фикер булмасын берәүдә дә. Чөнки һәркем үз гамәле өчен үзе җавап бирә. Кешенең гайрәтен
чигерергә ярамый, һәрнәрсәнең чамасы була. Күбрәккә китсә, кире якка эшли башлый.

Пәйгамбәребез с.г.в. шәхси үрнәк күрсәтте. Мөслимәләр киеме, сөйләшүе, үз-үзен тотышы, пөхтәлеге белән үрнәк күрсәтсен. Аңа карап, “Минем дә мөслимә буласым килә”, – дигән фикер туарга тиеш кешедә. Бер-беребезнең хәлен белеп, авыруларга, мохтаҗларга, авыр хәлдә калучыларга ярдәм итеп, бердәмләшеп яшик. Минем иң зур теләгем бу.

– Ялгыш юлдан китмәс өчен нишләргә?

– Төрле агымнар күп, башкалар әйткәнгә ияреп йөрүдән саклану мөһим. Мин үзем тикшереп кенә тордым: кем кайда йөри, кем белән аралаша, нинди мәзһәбтә? Үз агымына китә икән, ахыры начар. Шуңа күрә белемне гыйлемле мөгаллим-мөгаллимәләрдән алырга кирәк. Интернетта төрле әйбер бар, кая кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Бервакыт Коръәнне тәҗвид белән укырга өйрәнергә теләп, мин дә бер төркемгә язылдым. Сурәне укыйбыз, алар безнең хатаны төзәтәләр. Беркөнне ялгыш кына бер почмагына
бастым, карасам, кап-кара киемле, йөзләрен каплаган кешеләр. Башта гарәп телен, тәҗвидне өйрәтә, аннары әкренләп гакыйдәңә, иманыңа керә башлый инде алар. Шуңа күрә бик сак булырга кирәк. Укытканда да мөгаллимәләргә, шәкертләргә гел әйтеп киләм бу хакта.

– Ислам динен таратуда җитәкчелекнең ярдәме бармы?

– Район җитәкчелеге безнең эшебезне һәрвакыт хуплап торды. Район башлыгы кайчан килеп керсәк тә, яхшы итеп каршы алды. Аңа, урынбасарларына, бүлек җитәкчеләренә рәхмәт, безне хуплап, үткәргән чараларыбызда катнашып, килешеп эшләдек. Имам-мөхтәсибебез Руслан хәзрәткә дә рәхмәт, уртак тел таптык, олы кеше буларак, фикерем белән гел кызыксынып, киңәшләшеп торды. Аллаһның рәхмәтендә булсын.  

Матбугат үзәге белән тыгыз элемтәдә, тату эшләдек. Аларга мин бик зур рәхмәтле. Нинди чара үткәрсәк тә, телевидение, радио, газета, сайт хезмәткәрләре бердәм булып, хуплап, яктыртып тора. Динне таратуда аларның өлеше бик күпкә зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев