Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Аждаһа елы якынлаша

Аждаһа нинди төсләрне яратмый?

Кытайда йолдызнамә белгечләре Аждаһа елын алтынсу, көмешсыман, аксыл соры төсләрдә каршылау уңышлы, дип ышаналар.
Әлбәттә, яшел агач Аждаһа елында яшел төс — төсләр патшасы. Ләкин үзләре Аждаһа елында туганнарга бу төс киңәш ителми. Ул уңыш китермәскә мөмкин.
Аждаһа кызыл төсне дә бик ярата, онытмагыз!

Тик аның яратмаган төсләре дә бар икән. Алар — зәңгәр һәм коңгырт. Аждаһа елын каршылаганда бу төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз.
Гомумән, мөмкинлеккә карап, Аждаһа елын зәвыклы киенеп каршыларга кирәк. Ул бай күренгәнне, балкыганны ярата.

Әгәр «кычкырып торган», бик чагу киемнәрне бөтенләй дә яратмыйсыз икән, тыныч, классик күлмәк-костюмнарга өстенлек бирегез. Ләкин ул сыйфатлы тукмадан тегелгән, өстегездә килешле итеп матур утырган һәм уңайлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев