Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Без күпме пластик ашыйбыз?

Ул безне чолгап алды

Микропластик — XXI гасыр бәласенә әверелде. Галимнәрнең күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләре күрсәтүенчә, безнең ризыкка һәр көнне эләгүче микрокисәкчәләрчыганагының хуҗабикәләр турау өчен кулланган пластик такта булуы ачыклаган. Галимнәр раславынча, 5 миллиметран кечерәк булган кисәкчәләр безне чолгап һәм алар организмыбызга куркыныч белән яный. Мәсәлән, без юынганда һәм кер юганда меңнәрчә кисәкчә микропластик түгәбез икән. Чөнки алар шампунь, гель, скраб, теш тазарту пасталары, тазарту һәм кер юу чаралары эченә керә. Машина белән юганда, микроскопик кисәкчәләр синтетик тукымалардан аерылып, канализациягә төшеп китә. Алар үтә кечкенә булганлыктан, су тазарту фильтрлары аларны тотып кала алмый, нәтиҗәдә, микрокисәкчәләр — елгаларга, алардан дөнья океанына эләгә.


Диңгез, елга һәм күлләрдә икенчел пластик — пакет, шешәләр кояш һәм тозлы су тәэсирендә ваклана, алардан микрокисәкчәләр пәйда була.


Микропластикның дөньянын бөтен сулыкларында таралуы сәбәпле галимнәр хәвефле нәтиҗә ясаган: хәзер алар бөтен җирдә! Аларны Арктика бозларында да, Антарктидада яңа яуган карда да табалар.


Бәс шулай булгач, пластик без эчкән суларга да эләкми калмый. Моннан тыш, алар без ашаган балык аша да организмнарыбызга эләгә. Галимнәр аның безгә нинди тәэсир ясавын әлегә төгәл итеп әйтә алмыйлар. Бу — тикшеренүләрнең өр-яңа өлкәсе һәм күп нәрсә ачылып бетмәгән, өйрәнәсе эшләр байтак әле, ди алар. Шулай да тычканнарда үткәрелгән тикшеренүләр шуны күрсәткән: микропластик нанокисәкчәләргә таркалып, ашаганнан соң ике сәгатьтән баш миенә эләгә. Тәҗрибә авторлары фаразлавынча, баш миенә эләккән нанопластик төрле ялкынсыну куркынычын тудыра. Шулай ук Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары килеп чыгуына булышлык итә ала.
АКШ, Канада һәм Дания галимнәреннән торган халыкара эш төркеме төрле турау такталарынннан кеше ризыгына эләгүче микропластик кисәкчәләре санын бәяләргә булган. Теләсә кайсы хуҗабикә турау тактасында ерымнар, чыелган һәм киселгән урыннар буразналары барлыкка килүен белә. Үткен пычак астыннан чыккан пластик кисәкчәләре кая була? Күрәсең, ризык белән безнең организмга — ашказаны-эчәк трактына эләгә.


Тәҗрибә барышында 6 кеше төрле ысул белән төрле тактада кишер тураган. Галимнәр микрокисәкчәләрне җыеп санаганнар һәм ел дәвамында аларның күпме барлыкка килүен исәпләгәннәр. Баксаң, полиэтиленнан ясалган такта ел эчендә 14тән алып 27 миллионга кадәр микрокисәкчә «җитештерә». Пропиленнан ясалганы исә — 79 миллион. Боларны граммнарга күчергәндә, бер турау тактасы безне 7,4тән алып 50,7 граммга кадәр пластик белән «туендыра».


Иң күп кисәкчәләр агач такталарда барлыкка килә икән. Пластик такталарга караганда, кимендә 4 тапкырга күбрәк. Әмма биредә агач кисәкчәләре, галимнәрне исә синтетик материаллар кызыксындыра. Алда безне аларның кызыклы тикшеренү нәтиҗәләре көтә. Бик куркыныч булмаса ярый иде инде....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев