Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

«Диван-аккордеон» яки «диван-книжка»?

17 август — Яраткан диван көне. Көн туса, көн дә бәйрәм, көн дә туй... Хәтта ки шундый сәер билгеләнешле көн дисәк тә, диванны сайлап ала белү, үз хокукларыңны бу мебельгә ия булганда белү зыянлы булмас!

  • Бер карасаң шундый гади, ә практикада — шактый катлаулы. Моның турында «дүртаяклы дусны» төрле сәбәп буенча уңышсыз сатып алган кулланучыларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре дә раслый.

 

  • Мебель кибетләрендәге диван ассортиментларына шаккатырсың. Форма, төс, функцияләрен күз алдыңа китермәсәң, сатып алганда ялгышырга бик җиңел. Сатучылар да товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирмичә, ә кайчак аны белмичә, ялгыш сайлау ясарга еш «булышалар».

  • Ә диван бит ул — мебель һәм интерьерның өлеше генә түгел, ул бит ял итәргә һәм эш көненнән соң көч җыярга булыша торган әйбер. Шуңа күрә диванның тышкы матурлыгы мөһим булса да, ләкин сатып алу өчен төп аргумент түгел. Бу җиһаз әйберенең функциональ һәм сыйфатлы булуы бик кирәк.

 

  • Шулай итеп, диван сайлаганда, нәрсәдән башларга кирәк? Иң мөһиме — сатып алуның максаты. Мебель салонына барганда, сезнең йомшак дустыгыз нинди булырга тиеш икәнен хәл итәргә кирәк: җәелмәле һәм уңайлымы, яки, киресенчә, зур түгел, оригиналь, йокы өчен уйланмаганмы? Ул кайсы җирдә урнашыр: почмактамы, стенка янындамы әллә бүлмә уртасындамы? Сез нинди тышлык материалын яхшырак күрәсез: күннеме, велюрнымы, жаккарднымы яисә флокнымы, ул кайсы төстә булырга тиеш? Тәгәрмәчләр кирәкме яисә диван бер урында гына торырга тиешме? Диван сайлаганда, файдалану вакытын, тышлык һәм тутыру материалларының саклану үзенчәлекләрен, трансформация механизмының чыдам һәм күп тапкыр куллану мөмкинлеген игътибарга алырга кирәк. Һәм, әлбәттә, зурлыгы һәм формасы белән билгеләнергә кирәк. Йомшак җиһаз җитештерүчесе турында мәгълүмат белергә мөһим: нинди фирма, сату өлкәсендә озактан бирлеме, кулланучылар канәгатьсезлеге бармы.

 
Сораулар бик күп, ләкин сезнең бүлмәгезнең яме һәм комфорты өчен нәкъ алар җавап бирәләр. Әгәр дә сез бирелгән сорауларга җавап бирсәгез, үзегезнең сайлавыгызда үкенмәссез.


Әгәр дә булачак диваныгызның функциональ максаты билгеләнсә, җиһаз салонына шикләнмичә бара аласыз.


Трансформация механизмын киләчәк йөкләнешен искә алып сайлыйлар. Төрле модификацияләр яраклы вариантны сайларга ярдәм итәләр.
Берничә трансформация механизмы бар: «книжка», «клик-клак» («клик-кляк»), «еврокнижка», «раскладушка», «аккордеон», «дельфин», «выкатной диван» һ.б. Трансформация механизмының эшләү сыйфатын тикшерегез: диванны җәеп һәм җыеп карагыз. Киләчәктә механизм эшләп китәр дип ышанмагыз, ул шул ук вакытта җиңел, тавышсыз һәм шыгырдамыйча җәелергә һәм җыелырга тиеш.


Алга таба каркас һәм тутыру кайсы материалдан ясалганын кызыксынырга кирәк. Һәр тутыру материалының үзенчәлеге бар, аның турында белергә кирәк. Тутыру материалының характеристикасы эшләнмәнең озак вакыт файдалануы һәм бәясе белән бәйле. Диваннар өчен табигый тутыру материалы буларак, киез, ватин, каурый, мамык кулланалар.


Күпләп җитештерүдә ясалма тутыру материалы итеп синтепон, полиуретан, поролон һ.б., пружиналы блоклар кулланалар.
Куллану вакытында төп йөкләнешен үзенә ала һәм шул ук вакытта аның «йөзе» булып тора торган, һәр йомшак җиһазның мөһим элементы,- әлбәттә, аның тышлыгы. Төрле җитештерүчеләр йомшак җиһазны эшкәртү өчен берничә типтагы һәм төстәге материаллар кулланалар. Бу кыйбат табигый материаллар, уртача бәяле һәм эконом-класс тукымалар була. Шул ук вакытта бер ук җиһаз моделе төрле материал белән эшкәртелергә тиеш, бу төрле катлам кешеләренә сатып алырга мөмкинлек бирә. 


Эшләгән эшнең чисталыгына игътибар итегез: җепләре чыгып тормасын, җөйләре тигез, тышлык материалы бөтен булсын (кайбер дизайнер модельләренә соңгы таләп кагылмый).


Диван сайлап алганда, сатып алучыга белемле сатучы-консультант ярдәмгә килергә тиеш. Билгеле товарны сатып алганда, ятып карарга һәм утырып карарга оялмагыз. Уңайлылыгын үзегездә хис итегез.

Кулланучылар үз хокукларын ныклап белсеннәр өчен


Диван сайлап алганда, кайтарып кую һәм җыю мәсьәләләре бәягә керүен кызыксыныгыз. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 нче елның 19 гыйнварында расланган 55 номерлы(16.05.2020 елда ред.) Карары нигезендә аерым төр товарларның сатып алу Кагыйдәләренең 118 пунктында, килешүдә күрсәтелмәсә, кайтарып кую һәм җыю аерым бәягә керә дип каралган. Диванны куллану һәм аның артыннан карау кагыйдәләре белән танышырга кирәк. Тукыма составы турында иң мөһим мәгълүмат диван яки йомшак җиһаз сыйфаты паспортында, шунда ук карау символлары, чистарту кодлары һәм җитештерүче тәкъдимнәре була.


Россия Федерациясе норматив актлары нигезендә диван яки диван-караватка җитештерүче файдалану срогын куярга тиеш. Моннан тыш, ГОСТ 16371-93 һәм ГОСТ 19917-93 буенча җитештерүче белән куелган гарантия срогы 1, 5 елдан ким булырга тиеш түгел.


Уңышсыз сатып алган очракта, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы буенча 18, 19 маддә нигезендә сыйфатсыз товарны алмаштыру һәм кире кайтару мөмкинлеген исегездә тотыгыз. Диван җитештерү эшләрен башкару турындагы килешү төзегәндә, 29 маддәнең 1 пункты белән билгеләнгән Законында кулланучы үтәүчегә, кимчелек тапкан очракта дүрт таләпнең берсен күрсәтергә хокуклы. Сатып алучы мөһим кимчелекләрне генә тапкан очракта төзегән килешүнетаркатырга һәм күрелгән зыянны түләтергә хокуклы.


Законның 25 маддәсе буенча, әгәр дә диван аңа бирелгән урынга кермәсә, яисә сез төсе белән ялгышсагыз, 14 көн эчендә, сатып алган көнне санамыйча, аны алмаштырырга мөмкин, әгәр дә мөрәҗәгать иткән көнне тиешле диванны алыштырып булмаса, акча кайтаруны таләп итәргә була. Монда ике «ләкин» бар. Беренчедән, диван бер көн дә файдаланылмаска тиеш, икенчедән, ул тулы комплектта, мәсәлән, кәнәфи белән, булмаска тиеш, югыйсә сатучының сездән товарны алмаска тулы хокукы бар. 
Уңышлы сатып алыгыз да, рәхәтләнеп кулланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев