Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Хәл-хисләремне белим дисәң... аягыма кара

Аяк киеме белән бәйле күп сынамышлар бар икән ул! Ә сез аларны беләсезме?

Аяк киеменең үкчәсе сынса — акча югалтуга, ди.

Үз аяк киемеңне кешенеке белән бутасаң, көтелмәгән шатлык килер.

Аяк киемегез шыгырдый башладымы? Димәк, сез кемнедер үпкәләткәнсез. Аны хәтерегезгә төшерегез һәм дуслашыгыз. Очрашуга шыгырдаган туфлиегезне киеп барыгыз.

Көз көне онытып калдырган итегегезне бөҗәкләр өй иткән икән, яңа өйгә күчәргә әзерләнегез.

Өйдә тузган, ертык аяк киеме саклау — чир-сырхауларга.
Тузган аяк киемен яндыру хәерле икән. Ташласагыз, аның аша бозым салырга мөмкиннәр, имеш.

Ишек төбендә аяк киеме тәртип белән, дөрес торырга тиеш. Югыйсә, гаиләдә ызгышлар булыр.

Реклама

Ботинкаларның шнуры ертылса, җиңел акчалар килеп керер.

Носкисыз итек кимәгез, югалтулар булыр.

Кияү кәләшнең туфлиеннән эчемлекне төбенә кадәр эчсә, аны гомер буе бик яратачак икән...

Уң аяк белән абынсагыз — бәхет килер, сул аяк белән абыну яңа танышу вәгъдә итә.

Сәяхәттә аяк киемегезне югалтсагыз, кайгырмагыз, ә тормышыгыздагы яхшы үзгәрешләргә әзер булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев