Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Көн кадагындагы тема: Термометр ничә градус күрсәтә?

Кышның зәмһәрир салкыннары безнең төбәккә дә килеп җитте. Сезгә районыбыз табибларының киңәшләрен җиткерәбез.

  • Салкында шарфка уралмаска кирәк, чөнки анда сулап чыгарылган һава сеңә. Металл бизәнү әйберләре һәм металл рамкалы күзлекләр кулланмаска, шулай ук юеш чәч белән урамга чыкмаска киңәш ителә.
  • Салкында авыз белән түгел, борын белән суларга кирәк. Шул вакытта һава үпкәгә җылынып барып җитә.
  • Урамга чыгар алдыннан эчкән кайнар чәй һәм кәһва кан әйләнешен тизләтә һәм тамырларны киңәйтә, ә бу организмда җылылык югалуга китерә. Шуңа күрә чәйне урамга чыгар алдыннан ярты сәгатьт алдан эчәргә кирәк. Салкында тәмәке тарту кан циркуляциясен начарлата. Алкоголь кулланганда кеше җылысын югалтуын тоймый, дип белдерә табиб.
  • Салкыннарда, организмга энергия җитсен өчен, үз рационыңда аксым һәм майлар өлешен арттыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев