Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

“Мәхәббәт эликсиры” эчәбезме?!

Борын-борын заманнардан ук кайсыбер ризык һәм эчемлекләр дәртне арттыручы дип саналган.

Борын-борын заманнардан ук кайсыбер ризык һәм эчемлекләр дәртне арттыручы дип саналган.

   Сөйгән кешегезне үзегезгә “бәйләп” куясыгыз килсә, никадәр генә матур булмагыз, мәхәббәт эликсирыннан башка эш барып чыкмаячак, дуслар. Бу шифалы эчемлекне дәрт белән, чын күңелегезне салып ясау сорала.

   Эликсирны әзерли башлаганда кәефегез күтәренке булсын, башыгызда бер генә кара уй да булмасын. Шулай итеп, алга!

   Кирәкле ризыклар: 5 өлгергән абрикос, 2 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы бал, бер стакан коры ак шәраб, кабыксыз кыздырылган 5 урман чиклавеге.

   Абрикосларның төшләрен алып, әрчергә һәм чикләвек төше белән изәргә кирәк. Шуннан инде башка компонентларны да кушып, миксерда тугларга һәм суыткычка куярга кирәк. Парлашып эчәр алдыннан селкеп болгатырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Юлай Низаев Мәхәббәт Эликсир