Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Өй эчендәге энергияне ничек яхшыртырга?

Моның өчен берничә кагыйдәне генә үтәргә кирәк.

Өеңнең энергиясе артсын дисәң...

  •  Тишек, ертык, ямалып беткән тапочкалардан котылыгыз. Аларны яңартып торырга тырышыгыз.
  •  Киелмәгән иске кием тотмагыз. Начар энергетика җыеп ятмасын өчен аларны кызганмый чыгарып ташлагыз йә киердәй кешегә бирегез.
  • Кителгән, чатнаган, ярык савыт-саба булган йортта татулык булмый, диләр. Бер-берегезгә нәрсә бүләк итәргә белмәсәгез, савыт-саба бүләк итегез. Ул беркайчан да артык булмый.
  • Кипкән камыш йә кылган авыру, бәхетсезлек, ялгызлык китерә йортка дигән ырым борынгыдан яшәп килә. Кипкән үлән урынына матур-матур гөлләр үстерегез.
  • Ылыслы агач йә аның ботаклары өй эченә елына бер тапкыр гына кертелә. Яңа ел бәйрәмнәре үтү белән аларны чыгарырга кирәк.
  • Бозык техника: эшләмәгән телевизор, тузан суыргыч, компьютер, телефон күпләрнең йортында бардыр. Ремонтларлык дәрәҗәдә булмасалар, алардан тиз арада котылу юлын эзләргә кирәк.Өегезгә керәсе килеп торсын! Уңай энергетиканы хәтта бүлмә гөлләре дә сизә, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев