Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Праваның срогы чыга дип кайгырасы түгел

Водительләр өчен яхшы хәбәр.

Шофёр таныклыгының срогы чыгып, аны алмаштыру – үзе бер мәшәкать. Бу уңайдан Яңа ел алдыннан водительләр өчен яхшы яңалык пәйда булды.

2024 һәм 2025 елларда вакыты чыккан машина йөртү таныклыкларын өч елга озайтачаклар. Бу эш автомат рәвештә башкарыла. Водитель таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайту идеясе белән Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы чыгыш ясаган.

— Әлеге яңалык шәхси машиналарын йөртүчеләргә дә, эш буенча һәм эшкуар буларак транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә дә кагыла, дип белдерде Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, водитель таныклыклары бирүнең күп өлеше – срогы чыккан праваларны алмаштыру. Шуңа водитель таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайту 5 миллионнан күбрәк машина йөртүчегә алдагы өч елда бер каршылыксыз транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев