Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Сайлый беләсезме? Белмәсәгез, өйрәтәбез!

Кара күзлек кияр вакыт җитте.

Кара күзлекләр кояштан гына түгел, яман шеш авыруларыннан да саклый. Кызганычка каршы, яман шеш авыруы тиредә генә түгел, күзнең мөгез катлавында да булырга мөмкин. Әлеге куркыныч авыру сәбәпчеләренең берсе — ультрафиолет нурлары тәэсире. Шуңа күрә аны дөрес итеп сайлау зарур. 

Күзлекләрнең бердәнбер һәм иң мөһим сыйфаты: UVA һәм UVB нурлар тәэсиреннән саклау. Сатып алганчы этикетканы яхшылап карагыз: блокировка проценты күбрәк булган саен, күзлек яхшырак дип санала. Ә бәясе мөһим түгел. 

Пыяласы кечерәк булган саен, саклау да азрак. Эш шунда: кара күзлек кигәч, күз карасы зурая. Күзлек кысасы тар икән, ультрафиолет күзгә җиңел үтеп керә. Шуңа күрә зур кысалы күзлек сайлагыз. 

Кояш күзлекләрендә линзаның нинди төстә булуы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме — куркыныч нурлардан саклау мөмкинлеге югары булсын. 

Полярлашкан линзалар гына куркыныч нурлардан саклый ала. Бу хактагы мәгълүмат, кагыйдә буларак, күзлек линзасының бер почмагында языла. 

Пыялада тырналган эз һәм башка дефектлар юк икән, күзлекнең куллану вакыты чикләнмәгән. Алар элеккечә үк саклаячак. Шуңа күрә җәй саен күзлек алу хаҗәте юк. 

Ультрафиолеттан саклану дәрәҗәсе линза төсенең караңгылыгына карап билгеләнми. Мөһим булган төп факторлар — линза ясалган материал һәм аны эшкәртү төре. Бигүк караңгы булмаган күзлекләр дә нәтиҗәле сакларга мөмкиннәр. 

Җәен, язын, шулай ук кышын да, бигрәк тә салкын кояшлы көннәрдә, күзләрне сакларга кирәк. Моннан кала, кара күзлек киеп йөрү гадәте күз тирәсендә җыерчык чыгудан да саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев